+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Бары тик Җиңү! Башка юл юк”

Махсус хәрби операциядән ялга кайткан “Барс” позывнойлы яугир шулай ди.

“Бары тик Җиңү! Башка юл юк”
“Бары тик Җиңү! Башка юл юк”
– Бүген махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең берсе дә берәр вакыт сугышка эләгермен дип уйламагандыр. Мин дә хәрби операция башланганчы оператор булып эшләдем. Берәр вакыт кулыма корал алырмын дип уема да килмәде. Әмма Ватанны саклау – ир кешенең изге бурычы, моңа һәрвакыт әзер булырга кирәк – мин моңа яхшы төшендем, – ди махсус хәрби операциядән ялга кайткан “Барс” позывнойлы яугир.

Краснокама районының Бачкытау авылында туып-үскән егет, Нефтекама шәһәрендә нефть колледжын тәмамлаганнан соң, биредә төпләнеп кала, нефть чыгару тармагында оператор булып эшли. Ике ел элек, сентябрь аенда ул мобилизацияләнә һәм Саратов шәһәрендә ике атна әзерлек үткәннән соң, Украинага озатыла.
– Ике елдан артык кыр шартларында, блиндажларда, землянкаларда яшибез. Хәрби-кыр торакларын кулдан килгәнчә төзекләндерергә тырышабыз: стеналарны такталар, изолон белән тышлыйбыз, землянканы тимер мичләр белән җылытабыз. Такта стеналарда егетләрнең иң якын кешеләре – гаилә әгъзалары фотолары эленеп тора, – ди “Барс”, яшәү шартлары турындагы сорауга җавап биреп. – Оборона министрлыгы барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итә: азык-төлек, кием-салым, амуниция – барысы да бар. Урыннардан килгән гуманитар ярдәм бик нык ярдәм итә. Былтыр шул кадәр урынлы булып изолон килде, аның белән землянкаларны тышладык. Шуңа да ярдәм җибәргән һәр кешегә рәхмәт әйтәсем килә.

– Ә туклану ничек?

– Туклану белән проблемалар юк, тәэминат яхшы, ризыкны үзебез әзерлибез. Башта ризык әзерләү өчен махсус рота булдыру турында сүз булган иде, әмма без баш тарттык. Үзебез чиратлашып әзерлибез, кайнар килеш ашыйбыз. Шәһәр ерак түгел, анда чыгып, кирәкле әйберләр сатып алабыз. Икмәк, су, тушенка һәм башка ризыклар белән тәэмин итәләр.

– Яныгызда якташларыгыз бармы?

– Безнең ротада күбесенчә Бәләбәй егетләре һәм дистәдән артык үзебезнең шәһәр егетләре хезмәт итә. Бу вакыт эчендә барыбыз да туганнар кебек булып беттек, бер-беребезгә ярдәм итәбез.

– Урындагы халык сезгә нинди мөнәсәбәттә?

– Башта бездән курыккан кебек, бик сак сөйләшәләр иде. Без исә беренче көннәрдән үк урындагы халык белән элемтәгә кердек, окоплар ясау, блиндажлар төзү өчен көрәкләр, башка корал кирәк иде. Хәзер инде алар безгә ияләшкән, безнең басып алырга түгел, ә ярдәмгә килүебезне аңлый.
Монда күбесенчә барыр җире булмаган, яки туган җирләреннән аерыла алмаган картлар торып калган иде. Шунысы сөендерә, соңгы вакытта кешеләр гаиләләре белән кире кайта башлады. Безнең дислокация урыныннан ерак түгел урнашкан торак пункт бар, кайвакыт, азык-төлек алырга чыгып, шәһәрнең җанлана, урамнарда халык күренә башлавын күрәбез.

– Отпускка икенче тапкыр кайттыңмы?

– Әйе, өйгә кайтып килү – һәр солдат өчен мөһим. Взводта жирәбә тотып, кемнең кайчан отпускка кайтачагын ачыкладык. Чөнки һәркемнең кайтасы килә, ә болай – гадел, кемгә бәхет ничек елмая инде.
Гражданкада икенче тормыш, әлбәттә. Махсус хәрби операция зонасында нәрсәләр булганны алар күз алдына да китерми. Күрергә дә язмасын. Үзебез дә мобилизацияләнгәнче телевизордан Украинада, Донбасста сигез ел буе сугыш барганны ишетә идек, әмма ул яңалык безгә әллә ни кагылмый кебек иде.
Ялга кайткач та “тегендәге” гадәтләр тиз генә китми, һәр кискен тавыш шомландыра, сикереп торасың. Махсус хәрби операция зонасында бер ел эчендә шартлы рефлекс барлыкка килә, аннан тиз арада котылып булмый. Аллаһ боерса, бөтенләйгә кайткач, барысы да яхшы булыр дип уйлыйм. Шәһәрне йөреп туеп булмый, ул бик нык үзгәргән кебек.

– Өйдә сине кемнәр көтә?

– Барлык якыннар, туганнар, дуслар. Ә иң беренче чиратта, тормыш иптәшем, улым һәм яңа туган кызым. Миңа балаларны бала тудыру йортыннан үземә алып чыгарга насыйп булмады: улым туганда мин хезмәттә идем. Тынычсыз вакытларда Ингушетия белән Чечня чигендә хезмәт иттем. Ул вакытта улым туды. Менә бу юлы да кызым туарга ике ай кала мобилизациягә эләктем. Шуңа да тормыш иптәшем өчен күңел тыныч түгел иде. Шөкер, улым мин киткәч тә, үсеп, җитдиләнеп киткән, әнисенә ярдәм итәргә кирәклеген яхшы аңлый. Ә кызым үсеп килә, яраттыра...

– Һәркемне бу хәрби операция кайчан тәмамланыр дигән сорау борчый.

– Ил җитәкчелеге кулдан килгәннең барысын да эшли, дип уйлыйм. Без исә Ватаныбызны якларга тиешлегебезне аңлыйбыз, намуслы хезмәт итәргә тырышабыз. Кемнеңдер өлешенә – Әфганстан, кемгәдер Чечня, Кавказ туры килде. Безгә, димәк, илебезне бүген якларга язган, үзебезгә беркетелгән территорияне намус белән саклыйбыз. Бездән алгы сызыкка кадәр берничә километр ара бар, шуңа күрә тынычрак.
– Солдатларның рух күтәренкелеге ничек?

– Махсус хәрби операциянең бары тик безнең җиңү белән генә тәмамланырга тиешлеген яхшы аңлыйбыз, башкача юл юк. Салкыннарда окоп казырга, фашистлар белән сугышырга, тыныч тормышка үз хокукларын якларга туры килгән дәү әтиләребезне еш искә алам. Минем әни ягыннан дәү әтием Бөек Ватан сугышыннан кулсыз кайткан. Әлбәттә, аларга бүгенгегә караганда дистәләгән тапкыр авыррак булган. Әмма алар бирешмәгән, тиңсез батырлык үрнәге күрсәтеп, илебезне яклаган. Алар үз гомерләре бәрабәренә тынычлык яулаган өчен без тыныч тормышта үстек. Сиксән елдан соң оныкларына да шундый ук нацист явызлыгы белән очрашырга туры килер, дип уйламаганнардыр. Туган җирне, Европаны фашистлардан азат иткән бабаларыбыз тарихка мәңгелеккә кереп калган. Берәр вакыт безнең оныкларыбыз да Украинада махсус хәрби операцияне тарих дәреслекләре буенча өйрәнер, дип уйлыйм. Ә менә алар өйрәнәсе тарихны бүген без язабыз.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА әзерләде.
Нефтекама шәһәре.
Фото яугирнең шәхси архивыннан алынды.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: