+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Улы белән әтисе яуда очрашканнар

Әтисе улы сугыш яланында булганда тыныч йоклый алмаган.

Улы белән әтисе яуда очрашканнар
Улы белән әтисе яуда очрашканнар
Махсус хәрби операция уздыру зонасында Дуван районының Каракүл авылыннан әтисе белән улы очрашканнар.

«Сокол» позывнойлы сугышчы 2022 елның 27 сентябрендә өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырыла. Аның әтисе – «Уфа» позывнойлы яугир - март башында үз теләге белән Ватанны якларга китә. Ул улы сугыш кырында бурычларын үтәгәндә өйдә кала алмаган.

"Каенатам, улы сугышканын белеп, тыныч йоклый алмады. Контракт төзергә карар итте һәм үз теләге белән улы янында хезмәт итәргә китте. Узган атнада ирем, ниһаять, әтисе белән очрашкан. Алар - безнең өчен зур горурлык һәм герой. Тизрәк җиңү белән кайтуларын көтәбез", - дигән "Сокол"ның хатыны "Дуванский вестник" басмасына.

Фото: "Дуванский вестник"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: