Гаилә тарихын социаль челтәрләрдә урындагы хакимият башлыгы Дамир Мостафин бастырып чыгарды.
Ире мобилизацияләнгәч, Диана да, контракт төзеп, алгы сызыкка барырга карар итә. «Ди» позывнойлы якташыбыз - медицина ротасының госпиталь бүлеге шәфкать туташы. Хатынның абыйсы да СВОда.
Аның танышлары "Ди"ның махсус операциягә китү ниятен төрлечә кабул иткән. Ләкин иң мөһиме - аны әнисе аңлаган һәм хуплаган. Нәкъ менә ул оныгын карый, ә баланың әти-әнисе хәрби бурычларын алгы сызыкта үти.
"Бу кыю хатынга һәм изге бурычларын үтәүче барлык хәрбиләргә көч һәм уңышлар телим! Без сезгә ышанабыз һәм өйгә исән-сау кайтуыгызны көтәбез", - дип язган Дамир Мостафин.
Фото: Дамир Мустафин/vk.com