+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Көчебез илне ничек яратуда күренә”

Махсус операциядә катнашырга табиблар рөхсәт бирмәгәч, ул республика Хәрби комиссариатына такси яллап киткән.

“Көчебез илне ничек яратуда күренә”
“Көчебез илне ничек яратуда күренә”
Безнең Мәмәдәл авылыннан Гөбелекөчеккә ара турыга басу юлы аша барганда 7-8 чакрымнан артмый торгандыр. V-VI сыйныфларда укыганда мине әти-әниемнәрнең “Туган апаңнарның хәлен белеп кайт”, дип, каникул вакытларында анда үземне генә җибәргәннәрен дә яхшы хәтерлим. Якын туганнарымны да күрәсе килгәндер, әмма мине андагы дусларым ныграк кызыксындыра иде. Үсә төшкәч, билгеле, алай кунакка йөрүләр сирәгәйде. Әмма Гөбелекөчектә ерак үсмер чорларында калган дусларымны онытмаска тырышам. Әлбәттә, барысын да искә төшереп булмый. Ни дисәң дә, 50 елга якын гомер узган.

Озак еллар күрешмәгән малайлар арасында Мөнир исемлесен дә бераз төсмерлим. Ул махсус хәрби операция ветераны икән хәзер. “Якыннан танышыйк әле, кайчан очрашабыз?”, дип сорагач, ул телефон аша: “Син мине белергә тиеш, безнең авылга кунакка килә идең бит, әллә оныттыңмы?” дигән көтелмәгән җавап кайтарды.

Берничә көн элек без аның белән очраштык. Малай чактагы йөзен төсмерли алмасам да, ул миңа күптәнге якын дус кебек тоелды. Хәтта без аның белән бер чорда һәм Хабаровск өлкәсендә күрше частьларда хезмәт иткәнбез икән.

“Старый” позывнойлы ветеран Мөнир Ситдыйков белән әңгәмәбезнең бер өлешен гәзит укучылар игътибарына тәкъдим итәргә булдым.

– Мөнир, син без бергә уйнап йөргән вакытларда бик шук, җитез малай идең. Мәктәптән соң сайлаган һөнәрең дә шушы сыйфатларга якын булгандыр.

– Гөбелекөчектә сигезьеллык мәктәптән соң укуны Дүртөйле шәһәрендә дәвам иттем. Аннары – армия хезмәте. Бәлки, үзең дә хәтерли торгансыңдыр, авылда үзебезнең футбол, хоккей командалары бар иде. Ел әйләнәсенә ихата эшләреннән бушаганда яланда туп тибә идек, ә кышын – бозда.
Бәләкәйдән спортны яратуым эзсез калмады: хәрби училищега укырга керергә иде исәбем. Ничектер, мондый теләгемә өйдә­геләр фатыйхасын ала алмадым. Дүртөйледә училищены тәмамлап, эретеп ябыштыручы һөнәренә ия булдым. Үзебездә технологик транспорт идарәсендә эшләдем. Заманы шундыйрак булды: яхшырак хезмәт хакы артыннан “куып”, тагын берничә оешмада эшләп алдым. Соңгысы, ягъни махсус хәрби операциягә киткәнче – Дүртөйле сөт продуктлары комбинаты булды.
 
– Махсус хәрби операциядә катнашу теләге ничек туды?

– Мин Украинадагы хәлләрне 10 елдан артык күзәтеп барам. Алар Донбассны вәхшиләрчә буйсындырып, урындагы халыкны җәберли, үз җиреннән куа башлаган вакытларда ук күңелдә шом туган иде. Көнбатыш илләренең дә Украина башкисәрләренә сугышка әзерләнергә ярдәм итүен күргәч, ул “шом” тагын да артты һәм илебезгә сугыш куркынычы янавын аңладым.
2022 елның җәй башында ук район хәрби комиссариатына барып, сугышка контрактчы буларак китәргә телә­гем барлыгын әйттем. “Хәзергә яше 55тән артмаганнарны гына алабыз”, дип кайтарып җибәр­деләр.
Нәкъ шул җәйдә Украина хәр­биләре Мәскәүдә, илнең башка шәһәрләрендә берничә теракт оештырды. Ничектер, үземне илнең чын патриоты итеп күрсә­тәсем килде, дип әйтимме, шушы куркыныч хәбәрләрне ишеткәннән соң кулга корал аласы килү теләге көчәйде.
Авылда халыкның бәрәңге алырга әзерләнеп йөргән чагы иде. Безнең дә сабагы чабып ташланган бер бакча бәрәңге казыйсы бар. Республика районнарыннан ир-егетләрне илне сакларга озатулары турында хәбәрләр ишетелде. Бу юлы алар командасына эләк­мәсәм, фронтка тиз генә алмаячакларын аңладым. Менә шулай, бәрәңге бакчасын читкә куеп, военкоматка киттем.
Берничә көн хәрби коммиссариат юлын таптый торгач, комиссия үтәргә рөхсәт бирделәр. Бу юлы да медицина тикшеренүе үткәндә табиб каршы төште: “Сәламәтлегең буенча сине хәрби операциягә җибәреп булмый. Башкача килеп тә йөрмә”, – диде...

– Ил азатлыгы өчен сугышка китәргә ашкынып йөргән кеше табибтан шундый сүз ишеткәч, нинди хис кичергәнен күз алдына китерәм. Шулай да табибларны да күндергәнсең, ышан­дыр­гансың бит...

– Юк шул, хәйләлерәк башка юлны сайладым. Нәкъ бер атнадан хәрби комиссариатка барып, элекке таныш офицерга хәлемне сөйләп бирдем дә: “Миңа хәрби операциягә китәргә ярдәм ит. Мин мондый вакытта тыныч күңел белән бакчада бәрәңге алып ята алмыйм”, – дидем.
“Син 5 сентябрь иртәсенә Башкортстан Хәрби комиссариатына барып җит. Моннан безнең аша китә алмаячаксың. Ул көнне призывникларны җыю пунктыннан үз теләге белән фронтка китәргә теләк белдерүчеләр озатылачак. Өлгер­сәң һәм үзең сөйләшә алсаң – шансың бар”, – диде. Мин шулай эшләдем дә.
 
– Гаиләң ничек кабул итте?

– Хатыным Зөлфирә – бик сабыр, акыллы кеше. Аны җәй башыннан ук әзерләп килгән идем инде. Ул да минем холыкны яхшы белә: әйттем исә – үтим. “Сине туктатып буламы соң? Үзең хәл ит. Иң мөһиме – исән-сау һәм җиңеп кайтыгыз”, – диде. Кайда барасымны икебез дә яхшы аңлый идек. Артык хисләргә бирелергә теләмәдек. Ул да, мин дә бер-беребезгә сиздермәдек.
5 сентябрь таңында өйдән чыгып китәсем билгеле иде. Кичтән гаиләбез белән озак кына утырып чәй эчтек, сөйләштек. 2001 елгы иң өлкән кызым Гүзәл дә, уртанчыбыз Розалия да әтиләренең илне сакларга китәсен белгәч, бераз елап алса да, горурлануларын яшермәде. Кечебез Салават 6нчы сыйныфта укый иде.
 
– Уфага иртән үк барып өлгердеңме соң?

– Әлбәттә. Таң атмаган иде әле. Иртәнге бишләр булыр. Озатуның барыбыз өчен сагышлы булырын аңлап, киткәндә өйдәгеләрнең берсен дә йокыдан уятырга теләмә­дем. Хәтта Зөлфирәмә дә чыгып киткәнемне сиздермәдем. Шулай да әти-әтиләрдән калган элекке гамәлне үтәдем. Чыгып киткәндә икмәк сыныгын тешләп, калган өлешен суыткычка куйдым. Ар­миягә озатканда да, “Ризыгың өзелмәсен, балам”, дип, телемле икмәк каптырганнар иде. Аннары, өлкәннәр өйрәткәнчә, өй ишегеннән дә, капкадан да артым белән атлап чыктым. Бәлки, мине шушы изге гамәлләр сугыш үлеменнән саклагандыр.
Аннары, такси белән Уфага киттем. Барып җиткәндә призывникларны җыю пунктындагы булачак хәрбиләр уянып кына килә иде.
 
– Уфада табиблар кабат тикшермәдемени? Отрядка ничек кушылып киттең?

– Бирегә инде районнарда тиешле комиссия үткәннәрне генә алалар. Дежур офицерга кайдан килүем турында хәбәр иткәч, 30 еллап элек биредән армиягә киткән таныш урыннарны карап йөргәндә бергә җыелып утыручы 4 егет үзләре янына чакырды. Арада берсе үзен “Сәет” позывнойлы яугир дип таныштырды. Аның инде фронтка икенче тапкыр баруы икән. Кыскасы, без, биш ир-егет, үзебез бер “команда”га берләшеп китәргә теләк белдердек.
6 сентябрьдә иртәнге 6да Рос­тов ягына юл тоттык. Тәүлек ярымнан соң палаткалар шәһәр­чегендә тукталдык. Без инде шул вакытта ук ерактан “дары исен” тоя идек. Курку булдымы? Яшермим, барыбызда да булгандыр. Минемчә, ул үлемнән курку түгел, җиңелмәсәк ярар иде, дип борчылу булгандыр. Сугыш бит.
Хәрби күнекмәләр башланды. Командир, арабыздан биш кешене сайлап, үзе белән алып китте. Балтач районыннан “Дед” позывнойлы Финат исемле егетне снайпер һөнәренә өйрәтергә алып киттеләр. Уфа егете Олегның позывное – “Маэстро”. Ул уен коралында яхшы уйнаган булган. Аңа гранатометчы булырсың, диделәр. “Ману”, “Сәет” һәм мин – укчылар идек.

Берничә көннән безнең төркем­не Луганск юнәлешендәге часть­ларның берсенә алып килделәр. Мин “БАРС-7” подраз­делениесенә эләктем.
Украина боевикларының ника­дәр кансыз, шәфкатьсез булуын без Попашный шәһәренә килгәч, үз күзебез белән күрдек. Баш­кисәрләр шәһәргә хуҗа булганчы биредә 20 мең чамасы кеше яшәгән. Без азат иткәндә шәһәрдә нибары 36 кеше калуын хәбәр иттеләр. Бер генә төзек йорт, урам калмаган. Бу хәлләрне үз күзебез белән күрү, билгеле, халкыбызны колга әйләндерергә теләүче фашистлардан тизрәк азат итүгә көч бирде.
Автомат, бронежилетлар алганнан соң, батальон командирының “Татарин” позывнойлы булуын ишетеп калдым. “Әллә Сез Татарстаннанмы?” дип кызыксындым. “Юк, Башкортстаннан, Чакмагыш татары мин”, – дип җавап биргәч, озак күрешми торган якын туганнар кебек кочаклашып алдык.
 
– Дошман белән күзгә-күз очрашканың булдымы?

– Бөек Ватан сугышындагы кебек, кулга корал тотып, окоптан һөҗүмгә күтәрелүне күз уңында тотасыңдыр. Бу сугышта алай түгел. Бу сугышта артиллерия, һава көчләре мөһим роль уйный. Һәлак булучылар да, нигездә, дошман пулясыннан түгел, күбрәк снаряд ярчыгыннан зыян күрә. Мондый корал башкаларыннан куркынычрак.
Син көткән сугыш хәлләрен сөйләргә теләмим. Ул мөһим дә түгел. Ә менә Русия солдат­ларының рухи көче, батырлык үрнәге дошманның барлык коралыннан да көчлерәк икәнен үзем күрдем. Шуңа күрә безнең бу сугышта җиңәчәгебезгә беркемнең дә шиге булмаска тиеш. Без бит яулап алу өчен түгел, ә үзебезнең тарихи җирләребезне, анда яшәү­челәрне дошманнан азат итү өчен сугышабыз.

– Бүген син – махсус хәрби операция ветераны. Утны-суны бергә кичкән яугирләр янына кабат китәсең килгән чаклар буламы?

– Контрактта каралган вакыт үткәннән соң ял итәргә кайтарып җибәрделәр. 12нче декабрьдә өйдә идем инде. Сөйләшкәнчә, бер частьта хезмәт иткән “Ману” кушаматлы яугир дустым, 20 гыйнварда шалтыратып: “Әзерсеңме, китә­без!” – дип сорады. Кызганычка каршы, миңа Яңа ел бәйрәме көннәрендә микроинсульт булды. Ике атналап дәваханәдә ятканнан соң, табиблар китү турында уйламаска да кушты. Луганск өлкә­сендәге Капус­тино шахтасы янында барган сугышта янәшәдә дошманның “Хаймарс” снаряды шартлап, контузия дә алган идем. Ихтимал, ул да сәламәтлектә үз эзен калдырып өлгергәндер.
 
– Әлеге вакытта махсус хәрби операциядә катнашырга теләк белдерүчеләргә нинди киңәш-теләк белдерер идең?

– Электән калган әйтем бар: тынычлык телисең икән – сугышка әзерлән, дигәннәр. Корал, көч кемгәдер каршы сугышу өчен түгел, ә үзебезне саклау өчен кирәк. Илебезнең тыныч-имин, халыкла­рының мул тормышта һәм дустанә яшәве һәрвакыт бердәмлеккә бәйле булган. Әле дә Көнбатыш илләренең Русияне тар-мар итү, аның байлыкларына хуҗа булу теләге сүрелми. Минем әни яклап картәтием Габдрахман Ленинград блокадасында, хезмәт армиясендә була. Әтинең әтисе Закирҗан 1942 елда фронтка китеп, 1945 елның 5 маенда Берлин өчен барган сугышларда һәлак булган. Алар да сигез дистә ел элек дошманны үз өнендә дөмектерү өчен яуга киткән. Без аларның батырлыкларына сокланырга гына түгел, алар үрнәгенә иярергә, алар кебек үк Туган илебезне яратырга һәм аны дошманнан сакларга тиеш. Мин хәрби операциягә киткәндә шул турыда уйландым. Ә аннан алдарак Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәл-обелиск янында булдым.
Кызганычка каршы, сирәк булса да, “сугышка алар зур акча алуга өметләнеп китте” дигән сүзләр дә ишетелә. Мин шундый пычрак сүзләрне әйтүчеләр өчен гарь­ләнәм, аларның илебез язмышына карата битарафлыгын күреп кызганам да...

– Күкрәгеңдә “Украинадагы хәрби хәрәкәтләр ветераны”, “Махсус операциядә катнашкан өчен” дигән билгеләр бар. Син үзеңне бүген ветеран итеп тоясыңмы?
 
– Мин бу билгеләрне синең белән очрашуга килгәндә генә тактым. Күптән түгел хезмәт иткән частьтан шалтыратып: “Орден яисә медаль көт!” дип хәбәр иттеләр. Исән-сау кайткач, мондый бүләк­ләр, бәлки, бик мөһим дә түгелдер. Йөрәк чире чик куймаса, мин күптән хәрби операциядәге яугир дусларым янында булыр идем. Җан тыныч түгел. Солдатларыбызның югалтуларсыз, тизрәк Җиңү белән кайтуын телим.
Ветеран дигәннән, Уфа шифа­ханәсендә ял итеп кайттым. Тагын путевка тәкъдим иттеләр. Авылда эш-мәшәкатьләр күп. Ашыкмыйм. Район җитәкчелеге, комиссариат вәкилләре хәрби операция ветераннары белән даими элемтәдә. Һәр үтенечебезгә игътибарлы.
 
– Мөнир, гадәттә, “кайнар нокта”ларда хезмәт итеп кайткан ир-егетләрнең холык-фигыль­ләре, карашлары үзгәрә, диләр. Син үзеңдә моны тоясыңмы?

– “Кайнар нокта” белән үз илеңне яклап сугышу – икесе ике нәрсәдер ул. Язмыш тәкъдире­дерме инде, мин кабат кулыма корал ала алмадым. Монысы тынгы бирми.
Үзгәреш булдымы, дигәндә, хәзер тыныч тормышның асылын, кадерен ныграк аңлый башладым кебек. Яраткан шөгылем бар. Районның иң алдынгы хуҗалык­ларының берсе – “Еникеев” җәм­гыятендә электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы булып эшлим. Әле фермада бозаулар абзарын реконструкциялибез. Озакка сузмыйча өлгертергә кирәк. Хуҗалык җитәкчесе Азат Хаков – бик кешелекле, төпле һәм акыллы кеше. Нинди мәсьәлә белән кем мөрә­җәгать итсә дә, ярдәмсез калдырмый.
2003 елда хуҗалык үзәге Иванайда үз йортыбызны салып кердек. Үзебезчә бик матур тормышта яшибез. Хатыным озак еллар дәвалау учреждениеләрендә санитарка булып эшләде. Берсеннән-берсе игелекле балаларыбыз үсә. Шушы түгелмени бәхет һәм гаилә иминлеге?!
Минемчә, илгә куркыныч янаганда гына түгел, барыбызга да газиз җиребезне һәрвакыт яратырга, тыныч тормышның кадерен белеп яшәргә кирәк.

Олег Төхвәтуллин әңгәмәләште.
Дүртөйле районы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: