Утырышта катнашучылар, шулай ук, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча ветераннар оешмаларының эшчәнлеге турында фикер алышты.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова, утырышны ачып, ветераннарны һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны сыйфатлы һәм нәтиҗәле диспансерлаштыруны оештыру кирәклеге турында билгеләп үтте.
- Русия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко йөкләмәсе нигезендә махсус хәрби операциядә катнашучыларны бер көндә уңайлы шартларда махсус бүлеп бирелгән вакытта иң яхшы поликлиникаларда диспансерлаштыруны оештырырга кирәк. Ветераннарны диспансерлаштыру барлык кирәкле белгечләр булган поликлиникалар базасында узарга тиеш, - дип ассызыклады Лира Игътисамова.
Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, һәр чәршәмбе профилактик медицина тикшеренүләрен үткәрү, диспансерлаштыру, шул исәптән тирәнтен тикшеренү, СВО катнашучылары һәм аларның гаилә әгъзалары көне итеп расланган. 2022 елның 24 февраленнән 7 меңнән артык гаилә әгъзасы һәм 1200дән артык катнашучы профилактик медицина тикшеренүләре һәм диспансерлаштыру узган.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча ветеран оешмаларының эшчәнлеге турында «Башкортстан Республикасы Диңгезчеләр җыены» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Юлай Моратов хәбәр итте. Ветераннар оешмалары эшендә патриотик юнәлешкә, гуманитар ярдәмне оештыруга, җыюга һәм озатуга, шул исәптән ветераннар белән мәгълүмати эшкә зур игътибар бирелә.
Вице-премьер республиканың ветераннар оешмалары алып барган эшне югары бәяләде, СВОда катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәтүдә актив катнашуларын билгеләп үтте.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте