Ул «Российская газета»ның хәрби фотокорреспонденты Владимир Александрович Аносовның СВО зонасында төшерелгән эшләреннән тора. Проектны университет белән берлектә Русия Федерациясе Хөкүмәтенең рәсми басмасы булган «Российская газета»ның Уфа филиалы гамәлгә ашыра.
Күргәзмәне ачуда катнашырга Башкортстан Башлыгының иҗтимагый-сәяси үсеш идарәсе башлыгы Алексей Дербеко, Дәүләт җыелышы-Корылтайның сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Салават Харасов, «Российская газета»ның Уфа филиалы директоры Альфред Әһлетдинов, СВО ветераннары чакырылган.
Чара 14:00 сәгатьтә университетның икенче корпусында башлачак (Уфа, Октябрь революциясе урамы, 3а).
Фото: bspu.ru сайтыннан.