– Рашат Җәмил улы, Сездә музыкаль коллектив булдыру идеясе ничек барлыкка килде?
– Бала чактан хәрби кеше булырга хыялландым. Тик мәктәпне тәмамлагач, эретеп ябыштыручы һөнәре алдым. Ләкин балачак хыялым әледән-әле үзе турында искә төшерде. Контракт буенча хәрби хезмәткә җыюларын белгәч, үземне сынап карарга булдым. 1993-99 елларда Төньяк Кавказда махсус тәгаенләнештәге “Беркут” отрядында разведка взводы командиры урынбасары булып хезмәт иттем. Мин Чечняда хезмәт иткәндә, якын дусларым, разведчикларның һәлак булуын күп тапкырлар күрдем. Шуннан соң: “Өйгә кайтсам, алар истәлегенә ансамбль төзим”, – дип уйладым. Шулай булып чыкты да, туган якка исән-сау әйләнеп кайттым. Әмма минем бернинди музыкаль аппаратурам да юк иде. Аппаратура сатып алыр өчен ат белән сыерны сатарга туры килде. Беренче концертны 2000 елның февралендә туган Дүртөйле районының Тәкәрлек авылында куйдык. Тамашачылар куанды. Аннары без күрше авылларда чыгыш ясый башладык, бөтен хуҗалыкларны йөреп чыктык. Шулай башланып китте. Ансамбль республикада тиз арада танылу алды. Көненә бишәр-алтышар концерт куйган чаклар булды.
– Сезнең ансамбль яугир якташларның истәлеген мәңгеләштерү белән танылу алды. Сез ничә мемориаль такта урнаштырдыгыз?
– Ике мең ярымнан артык. Без Бөек Ватан сугышында, Әфганстанда, Чечняда, башка кайнар нокталарда һәлак булган Советлар Союзының һәм Русиянең иң яхшы улларының батырлыкларын мәңгеләштерү бурычын куйдык. Шәһәр һәм районнарда концертлар куябыз, җыелган акчага заказ бирәбез, мемориаль такталар һәм һәйкәлләр ачабыз, эзләү эшләре алып барабыз.
Бу эш белән без Русиянең төрле почмакларында: Башкортстанның район-шәһәрләрендә, Удмуртия, Татарстан Республикаларында, Мордовия, Чувашстан, Самара, Ырынбур, Чиләбе өлкәләрендә, Себердә булдык.
Минем туган Тәкәрлек авылында да яхшы һәйкәл куелган. Туган ягым Дүртөйле районын бик яратам, ул бервакытта да алдынгылыкны бирми. Мәктәптә укыганда мин Октябрь революциясе орденына лаек булган атаклы Карл Маркс исемендәге колхозда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Патриотизм балачактан килә.
– Чечняда Сезнең хезмәт нинди булды?
– Мин алты ел контракт буенча хезмәт иттем, Төньяк Кавказның барлык төбәкләрендә булдым. Безнең Әфганстандагы сугышны үткән яхшы, тәҗрибәле командирларыбыз бар иде. “Беркут” отрядының разведка взводы командиры урынбасары булуым белән горурланам – анда иң кыю егетләрне сайлап алалар иде.
– Ни өчен Сез махсус хәрби операциядә катнашырга булдыгыз?
– Шундый вакытта ничек итеп читтә калыйм? Безнең барлык җырларыбыз – патриотизм, намус, хәрби бурыч турында. Бу бит буш сүз түгел, барысы да йөрәктән чыга. Без Донбасста чыгыш ясадык. Махсус хәрби операциягә Башкортстан батальоннарын озатканда ике-өч концерт бирә идек. Мин шунда ук аларга кушылырга теләвемне аңладым. Әйе, миңа инде 63 яшь. Ләкин мин җитди әзерләндем, көн саен бишәр километр йөгердем, гер күтәрдем. Медицина тикшерүен яхшы үттем.
“Әхмәт” полкында хезмәт иттем, анда барлык милләт вәкилләре җыелган, ә иң ышанычлылары – Башкортстаннан, дип саныйм. Бүләкләү бүлегеннән офицерлар килгәндә дә: “Кайсы төбәктән килдең?” – дип кызыксындылар. “Башкортстаннан”, – дип җавап бирдем. “Беләбез, – диләр, – сезнекеләр барысы да кыю егетләр!” Минем позывноем – “Батя”. Окопка мина төшеп шартлаудан аягым яраланды. Ләкин мин, яралар төзәлгәч, хезмәтемне дәвам итәргә планлаштырам. Пулеметтан ата алам. Безне командирлар өйрәтте: “Разведчиклар сугышсыз бирелми. Җиңү яки үлем – тик дан белән!”
– Сезнең сугышта саклый торган талисманыгыз бармы?
– Мин үзем белән махсус хәрби операциягә әниемнең фоторәсемен һәм догалар алдым. Ә тагын Чечняда хезмәт иткәндә һәрвакыт үзем белән йөрткән комсомол билеты. Без бит совет чорында тәрбия алган кешеләр, “Яшь гвардия” геройлары батырлыгы үрнәгендә тәрбияләндек, идея өчен көрәштек. Хәзер дә көрәшәбез – шундый буын. Миңа моңа кадәр алган тормыш чыныгуы ярдәм итә. Махсус хәрби операция – мин лаеклы узарга тиешле тормышымның чираттагы бите.
Светлана БЕЛЛЕНДИР әңгәмәләште.
Фотолар Рашат Фазлыйәхмәтовның шәхси архивыннан.