+20 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Батырлар дәвере
8 апрель 2024, 14:33
СВОда катнашучыларга яңа төр ярдәм чарасы гамәлдә
Аларга акчалата сертификат биреләчәк. Аны нәрсә өчен кулланып була?
СВОда катнашучыларга яңа төр ярдәм чарасы гамәлдә
Башкортстанның СВОда катнашучы кешеләре сертификат хисабына реабилитация уза алачак. 52 478 сумлык сертификатлар бирүне якын арада башларга планлаштыралар. Хәзерге вакытта реестрга кертү өчен потенциаль хезмәтләр күрсәтүчеләрдән документлар кабул ителә, дип хәбәр итте ЦУРдагы оператив киңәшмәдә республиканың финанс министры Лира Игътисамова.
- Монда безнең бурыч — яраланганнан соң өйләренә кайткан һәм реабилитациягә мохтаҗ булган махсус хәрби операциядә катнашучыларга мөмкин кадәр ярдәм итү, - дип билгеләп үтте вице-премьер.
Ул шулай ук республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә, дип өстәде. Бу максатларга 2023 елда 5,1 млрд сум юнәлтелгән.
Башкортстанда барлыгы 39дан артык СВО катнашучыларына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чаралары гамәлдә. Ярдәм чараларының тулы исемлеге белән түбәндәге сылтама ана танышырга мөмкин:
https://mintrud.bashkortostan.ru/activity/39327/
Фото: "Башинформ" агентлыгы
Автор:
Ример Насретдинов
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"