+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
9 апрель 2024, 12:15

Александр Скорняков: "Җиңүне без бергә якынайтабыз!"

Бүген Президент Владимир Путин белән очрашуы вакытында республика Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операциягә ярдәм турында да сөйләде.

Александр Скорняков: "Җиңүне без бергә якынайтабыз!"Александр Скорняков: "Җиңүне без бергә якынайтабыз!"
Александр Скорняков: "Җиңүне без бергә якынайтабыз!"
Чыннан да, Башкортстан әлеге операциягә бик зур ярдәм күрсәтә. Республикада тиз арада популярлык яулаган "Молись, брат, я прикрою" картинасын язган Уфа рәссамы Александр Скорняков та безнең белән сөйләшкәндә Башкортстан халкының җиңүне якынайтуга керткән өлешен бик югары бәяләде.

- Махсус хәрби операция зонасында Ислам һәм Православие диннәрен тотучы якташларыбыз бергә сугыша. Һәр яугир полкташының диненә ихтирам белән карый. Бу картинаны язу теләге протоиерей Виктор Иванов белән сөйләшүдән соң туды. Ул Хәмзә хәзрәт белән СВО зонасында яугирләр белән очраша, аларга дини тәгълиматларны сеңдерә, үзара дуслыкка өнди. Сугышта барысы да тигез: монда мөселман намаз укый, тегендә православие динендәге гыйбадәт кыла.

Без республиканың Рәссамнар берлеге җитәкчесе Владислав Пегов белән СВОга багышланган күчмә күргәзмә оештырдык. Аның белән республика төбәкләре буенча йөрибез. "Арт-поддержка" дип аталган күргәзмәдә әлеге операциянең асылын аңлатырга тырышабыз, Уфа, Агыйдел, Нефтекама шәһәрләрендә булдык. 12 апрельдә шәхси күргәзмәмне ачарга ниятлим. Анда бу тема кызыл җеп булып үтәчәк. Максатыбыз - әлеге сугыш турында уйланмыйча, үз көйләренә яшәп ятучы кешеләрне бераз сискәндереп җибәрү. Әгәр дә барыбыз да әле илебез чигендә сугыш баруын, андагыларга ярдәм итәргә кирәклекне аңласа һәм аз гына ярдәм күрсәтсә, тылдагылар һәм сугыштагылар бердәм булса, җиңүне якынайту да җиңелрәк булачак.

Республикада яугирләргә дә, аларның гаиләләренә дә бик күп ярдәм чаралары билгеләнгән. Шунысы да мөһим: аларның саны көннән-көн артып тора. Тагы да Русиянең яңа төбәкләренә өзлексез ярдәм күрсәтелә. Монда шуны гына әйтә алам: ул җирләр борын-борыннан Русия җирләре булган. Бу - безнең җирләр. Аларның туган илләренә кире кайтарылуы - хуплауга лаек күренеш. Без аларга хәзер дә, киләчәктә дә ярдәм итәргә бурычлы.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас