Күпләрегезнең хәтерендәдер әле: Украина армиясе Горловканы утка тотканда кечкенә сабые белән егерме өч яшьлек кенә яшь әни һәлак булганнар иде. Карина һәм Кристина Жук. Аларны “Горловка Мадоннасы” дип атадылар. Паркта ял иткән әни белән кыз яшел чирәмдә кан эчендә табылды. Кристина кызын кочкан иде. Моннан соң социаль челтәрләрдә шушы җанны өшеткеч фото белән “Горловская Мадонна” дигән шигырь таралды.
Анда мондый юллар бар:
“...Где-то звери
в людском обличии
У детей отбирают жизнь,
А я дома сижу привычно,
Я – здоровый вполне
мужик!”
Фаҗига күптән, 2014 елда булса да, “Архитектор”ның кулларына бу шигырь хәрби операция барган мәлләрдә килеп керә. Әлеге юлларны укыгач, шушы фотоларны күргәч, илле яшьлек Марат өйдә кала алмый, үзе теләп, контракт төзеп, хәрби операция зонасына китә.
– Балалар, хатын-кызлар берничек тә үзләрен яклый алмый. Аллаһы Тәгалә безне, ирләрне, физик яктан көчле итеп яраткан, димәк, без аларны якларга тиеш. Горловкадагы яшь әни, сабыйлар кан эчендә ятсын, ә без арытаба да җылы өйдә диванда ятыйкмы? Мин алай булдыра алмадым. 2014 елдан бирле барган бу вәхшилекне туктатып, арытаба тыныч, матур итеп яшәргә кирәк. Югыйсә, сугышның әллә кайда Горловкада гына түгел, безнең йортларыбызга килүе дә бик ихтимал, – ди “Архитектор” позывнойлы солдат.
Армиядә Төньяк Кавказда туксанынчы елларда хезмәт иткән “Архитектор”га хәрби хәрәкәтләрдә моңарчы да булырга туры килә. Ул вакытта авиациядә хезмәт итә, отделение командиры була, ә хәзер – мотоукчылар гаскәрләрендә.
– Безнең полкта күпчелек Башкортстан һәм Саратов өлкәсе егетләре. Барысы да күтәренке рухта, җиңүнең никадәр кирәк икәнлеген, дошманның никадәр әзерлекле икәнлеген яхшы аңлыйлар. Дөрес, тыныч тормыштан килгәч, алгы сызыкта психологик яктан авыр, әмма тиз җайлашасың, чөнки башкача мөмкин түгел. Каршыңда нинди дошман торуын, аның безнең илне никадәр яратмавын биредә ачык аңлыйсың, – ди “Архитектор”.
Сирәк төшкән ял вакытларында, якташыбыз әйтүенчә, солдатлар коралларын көйли, китап укый, техниканы төзәтә.
– Үзебез өчен спорт мәйданчыгы эшләп куйдык, шунда шөгыльләнәбез. Землянкада тычканнар күп, шуңа берничә песи асрыйбыз, – ди ул.
Ә өйдән, балалардан килгән хатлар, “Архитектор” әйтүенчә, солдатларның җанына тынычлык бирә, аларны укып, күңелгә ял алабыз, ди алар. Шулай ук тылдан килгән посылкалар өчен зур рәхмәт әйтәләр.
– Сугыш берзаман бетәр, әмма һәркемнең үз-үзенә “Ә мин тыныч тормыш яулар өчен нәрсә эшләдем?” дигән сорауга җавап бирәсе бар бит. Бәлки, беркем дә бу турыда сорамас, ләкин үзеңнең намусың сорар. “Дошман Горловкада сабыйларын кочкан яшь әниләрнең гомерен кыйганда син нәрсә эшләдең?” дип, үз-үзеңә юллаган сорауга җавап нинди булыр? Сүз дә юк, өйдә барыбызга да рәхәт. Әмма бу рәхәт тормыш арытаба да дәвам итсен өчен бүген көрәшергә, яу кырында булырга кирәк! – ди “Архитектор”.
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Нефтекама шәһәре.