Соңгы ике елдагы иҗтимагый-сәяси вәзгыять илебез халкын гына түгел, бөтен дөнья халыкларын яңа тарихи шартларда моңа кадәр булган күп кенә тотрыклы хәлләргә, кыйммәтләргә, мөнәсәбәтләргә карашын үзгәртергә мәҗбүр итте. Шул ук вакытта кешеләр гомум хәл-вакыйгаларга гына түгел, хәтта бер-берсенә икенче төрле күзлектән карарга өйрәнде. Ил гомум авырлык кичергән вакытта күп кенә билгеле шәхесләрнең моңа кадәр тышкы ялтыравының мишура, икейөзлелек булуы ачыкланды, “фронт сызыгы” СВО территориясендә генә түгел, бер ил эчендә яшәп ятучы кешеләр арасыннан да үтте. Ләкин шунысы куанычлы: моңа кадәр без бары тик яңгыравык лозунглар дип исәпләгән кайбер гомум кыйммәтләр, гади сүз генә булып калмыйча, без онытып барган мәгънәсе, эчтәлеге белән ачылды. Шуларның иң мөһиме – патриотизм, ватанпәрвәрлек.
Бу хис-тойгы Украина белән мөнәсәбәтләр киеренкеләнгән баштагы мәлләрдә дә бик күпләребездә йоклаган, оеган халәттә булса, җәмәгатьчелек тора-бара реаль хәлләрне аңлый, уяна башлады, ә инде операция зонасында газизләрен, якын кешеләрен югалтулар башлангач, халык шунда гына чын-чыннан сискәнеп китте кебек. Аннары инде моның чын канкоеш, сугыш икәнлеген, үз илеңнең иминлеген яклау-саклау зарурлыгын, нацизм-фашизм тамырының бер дә корымаган булуын, аның шул ук Көнбатышта яңадан баш калкытуын, моның Туган илебезгә нинди зур куркыныч янавын илебез әле онытмавын, чын патриотизмның нәрсә икәнлеген аңлау килде. Шуңа да явыз фашист газиз әтиләренең, туганнарының башына җиткән бүгенге әбекәйләр, күз яшьләрен сөртә-сөртә, иң беренчеләрдән булып хәзер инде оныклары өчен фронтка оекбашлар бәйли башлады...
Махсус хәрби операция башлану белән бөтен илнең икътисады үзенең җитештерүен заман таләпләре, ихтыяҗлары рельсларына күчерде. Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, яшьләребез генә түгел, аларның әтиләре яшенә җиткән ирләр дә үз теләкләре белән хәрби комиссариатларга юнәлде. Шул көннәрдә үк зур илебезнең барлык субъектларында армиябез, якташ яугирләр өчен гуманитар ярдәм җыю акцияләре оештырылды, бу хәрәкәткә торган саен күбрәк халык кушылды. Һәм, әйтергә кирәк, Башкортстан бу җәһәттән илнең бик күп төбәкләренә үрнәк күрсәтте һәм бу мактаулы миссиясен бүген дә дәвам итә. Иң беенчеләрдән булып республиканың үз “Башкортостан” полкын булдыру башлангычын башка төбәкләр дә күтәреп алды. Аннары әлеге полкка гына түгел, ә республикабыз ир-егетләре сугышкан башка хәрби подразделениеләргә дә ярдәм күрсәтү даими төс алды.
Болардан тыш, Русиянең яңа субъектларындагы төбәкләрен илебезнең һәр өлкәсе, республикасы, крае шефлыкка алды, шуның өчен дә бу гуманитар ярдәм СВО территорияләре белән генә чикләнми. Луганск Халык Республикасының Башкортстан шефлыкка алган Красный Луч шәһәрендә һәм тирә-як поселок-авылларында үзем дә командировкада булып кайтканлыктан, анда республикабызның никадәр зур һәм мөһим эш башкаруын бик яхшы беләм: болар – юллар да, мәктәпләр дә, социаль-көнкүреш объектлары да, медицина ярдәме дә...
Хәрби хезмәткәрләребезгә ярдәм – аерым мәсьәлә. Моның мөһимлеге республика Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан беренче көннәрдән үк алгы планга куелды, һәм “Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” дигән лозунг бер дә буш сүзләр түгел. Бу хакта бер атна элек Башкортстаннан юбилейлы – 120нче гуманитар конвойны озатканда республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов та телгә алды.
– Бүген без Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча СВО зонасына чираттагы – юбилейлы 120нче гумантар конвойны озатабыз, аны республикабызның дистәгә якын муниципалитеты әзерләде, – диде ул. – Без аларны һәр атна-ун көн саен махсус хәрби операция территориясендә сугышучы мобилизацияләнгәннәргә, иреклеләргә һәм контрактчыларга җибәрәбез. Бүгенгесе Русиянең яңа өч субъектында урнашкан 13 хәрби частьта хезмәт итүче безнең полк һәм батальоннар яугирләренә тәгаенләнгән. Һәрвакыттагыча, бу конвойны да республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре озата бара, аларның кайберләре инде билгеле бер тәҗрибәгә ия, чөнки беренче тапкыр гына бармый. Сезгә бу җәһәттән аерым рәхмәтләремне белдерәм.
Шунысын да ассызыклыйсым килә: Башкортстан киләчәктә дә бу ярдәмне күрсәтүдән туктамаячак, яугирләребезгә кирәк булган барлык нәрсәне илтәчәкбез, чөнки сез барыгыз да бик яхшы белеп торасыз – “Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз!”
Колоннаның җитәкчесе – МЧС полковнигы Алексей Юрков, аның сүзе – закон. Тәгаенләнгән урынга барып җиткәч тә урындагы хәрби командирлар сүзеннән чыкмавыгызны сорыйм, алгы сызыкка ук бармагыз, үзегезне саклагыз! Сакланганны Ходай саклармын, дигән. Имин барып, исән-сау йөреп кайтыгыз! Хәерле юл!
Колонна кузгалганчы без бүгенге гумконвойны әзерләгән, вице-премьер телгә алган дистәгә якын муниципалитет исемлеген ачыкларга булдык. Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының гуманитар-коткару операцияләре бүлеге начальнигы Фәргать Арсланов әйтүенчә, бүгенге ярдәм олавын туплауга республика Башлыгы Хакимияте, Стәрлетамак, Туймазы һәм Октябрьский шәһәрләре, Караидел, Федоровка, Архангель, Бишбүләк, Гафури, Бүздәк, Мәчетле, Мәләвез, Зилаер, Учалы һәм Белорет районнары көч салган.
– Шул ук вакытта “120нче конвой” дип әйтү шартлы рәвештә генә, – ди Фәргать Ишмөхәммәт улы. – Без үзәкләштереп озатылганнарын исәплибез, болардан тыш, район-шәһәрләр үз исәбен алып бара, чөнки урыннардан гуманитар ярдәм йөкләре аерым да озатыла. Өстәвенә, район-шәһәрләрнең үз малтабарлары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, волонтерлар, ярдәмнәрен үзләре илтеп тапшырып, чын-чыннан ватанпәрвәрлек үрнәге күрсәтә.
Форсаттан файдаланып, моңа кадәр дә еш очрашып-күрешеп торган дус-танышларым белән дә сөйләшеп алырга тырыштым. Шундыйларның берсе – хәзер юлга чыгачак, Караиделдән тупланган ярдәмне СВО зонасына озатып барачак “афганец”, район хакимияте башлыгы Айдар Шәйдуллинның социаль сәясәт буенча урынбасары Рамил Вәлинуров.
– Район хакимияте башлыгы Айдар Әнгам улы белән бергә гумконвойны озата баруыбыз монысы инде бишенче тапкыр, – диде Рамил Карам улы. – Һәрвакыттагыча, чираттагы ярдәм олавы алып бару өчен район халкына мөрәҗәгать белән чыктык. Бу җәһәттән районда яшәүчеләргә зур рәхмәт белдерәсем килә: барысы да – малтабарлар да, авыллардагы Хатын-кызлар советлары да, Умартачылар берлеге, әфганчылар, чик буе сакчылары, башка хәрби туганлык оешмалары ветераннары да, укытучылар да, гади халык та әлеге акциягә дәррәү кушылды, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты, мәктәп укучылары якташ яугир абыйларына туган як сәламнәре белән сугарылган хатлар язды, аларның исән-имин һәм Җиңү белән кайтуын теләде.
Рамил Карам улы сөйләвенчә, якташ яугирләргә бу юлы да күп кенә төр ярдәм чаралары җыелган. Шул исәптән “буханка” дип йөртелүче ике “УАЗ” машинасы (аларның берсен “АгроРесурс” җәмгыяте биргән), бензопычкылар, генераторлар, төзелеш материаллары (кадагына кадәр), такталар, борыслар, эш кораллары, маскировка челтәрләре, хатын-кызлар тушенка ясаган, чәк-чәк, перәннек пешергән, токмач кисеп киптергән...
– Кыш барганда егетләр утын да сораган иде, аны да кисеп, ярып алып бардык, – дип дәвам итә вакытында үзе дә Әфганстан сугышын башыннан кичергән яугир-интернационалист. – Егетләр мунча, “буржуйкалар” эшләде. Район умартачылары бер тоннага якын бал китерде, без аларны барган саен өлешләп илтәбез. Тагын шунысы да кызыклы: окоп шәмнәрен хәзер умартачылар биргән балавыздан ясыйбыз, чөнки парафиннан ясалганы төтәсли, тиз дә янып бетә.
Күптән түгел районыбызның игелекле малтабары Артур Ибраһимов үзе генә дә якынча 800 мең сумлык ярдәм илтеп кайтты. Аның төп өлешен төзелеш материаллары тәшкил итте, чөнки алар гаскәрләр алга барган саен яулап алынган территорияләрдә яңа блиндажлар төзү өчен бик кирәк. Өстәвенә, махсус заказ биреп, теләсә нинди юллардан үтәргә сәләтле “УАЗ” эшләтте. Кыскасы, аның игелекле эшләре турында иркенләп сөйләргә әле вакыт кысынкы, үзегез районга килгәч, җентеклерәк сөйләшербез. Әйткәндәй, бу ярдәмнәре хакында ул чакта язып чыккан “Кызыл таң” гәзитенә аерым рәхмәт!
Горурлыгыбыз – Караидел егетләре сынатмый. Орден-медальләр белән бүләкләнгән якташ яугирләр саны инде дистәдән артып китте. Аларны кыска вакытлы ялга кайткан саен район хакимияте башлыгы үзе янына очрашуга чакырып ала, анда чәй табыны артында ихлас күңелдән аралашабыз, проблемаларны уртага салып сөйләшәбез. Биредә гаиләләренең якланганлыгын, алар турында хәстәрлек күрелүен белгәч, ялдан соң үзләре дә СВОга тыныч күңел белән китә.
– Менә шул ярдәм чаралары республика Башлыгының аерым контролендә. Бу җәһәттән районда эш ничек куелган?
– Билгеле булуынча, һәр районда Шәйморатов исемендәге штаблар эшли. Бездә аны Юлия Габдрахманова җитәкли, ә координаторы – Зарина Вәлинурова. Менә шушы ике ханым, структураларны берләштереп, искиткеч күләмле эш башкара. Кыскасы, яугир гаиләләренә республикабызда нинди ярдәм чаралары каралган булса, Караиделдә дә аларның барысы да гамәлгә ашырыла: әти-әниләренә дә, хатыннарына да, балаларына да. Бу эшләрдә әлеге штаб волонтерларына бөтен район халкы ярдәм итә, дисәм һич арттыру булмас. Нәкъ менә шушы ватанпәрвәрлек хисе, теләктәшлек, уртак максатка эшләү район халкын берләштерүдә зур роль уйный.
Ярар, кайткач, сөйләшеп бетерербез...
“По машинам!” – Колонна җитәкчесе, полковник Алексей Юрковның әлеге командасы яңгырау белән барысы да юлга чыгуны инде күптән көтеп торучы “фура”ларына таралышты. Форсаттан файдаланып, мин Алексей Викторовичка якташ яугирләребезгә үзебезнең “Кызыл таң” гәзите, “Тулпар” журналы редакцияләре исеменнән әзерләнгән кечкенә күчтәнәчләребезне – гәзит-журналларыбызны тапшырырга ашыктым.
Хәерле юл сезгә! Ир-егетләребезгә туган яклардан, республика халкыннан кайнар сәламнәребезне тапшырыгыз! Без беләбез: Җиңү безнең якта булачак! Иң мөһиме – үзләрен сакласыннар, туган якларыбызга исән-сау әйләнеп кайтсыннар!
Фәнис ГӘРӘЕВ.