+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
18 апрель , 15:30

Батыр даны – мәңгелек

Бүген Уфаның 84нче Татар гимназиясендә тантаналы чара үтте – биредә белем алган, махсус хәрби операциядә һәлак булган Вячеслав Опольский истәлегенә тактаташ ачылды.  

Батыр даны – мәңгелек
Батыр даны – мәңгелек

Тактаташ ачуда гимназия укучылары, укытучылар, хакимият вәкилләре, Вячеслав Опольскийның хатыны, кызы, туганнары, якыннары, хәрби иптәшләре катнашты.

Башта батырның тормыш һәм хезмәт юлы турында сөйләп кителде.
Вячеслав Опольский 1977 елның 17 октябрендә Уфада туган. Егет балачактан ук очучы булырга хыяллана. Мәктәптә активлыгы, кызыксынучанлыгы белән аерылып тора, һәрвакыт игътибар һәм вакыйгалар үзәгендә була. Төрле спорт төрләре белән шөгыльләнә: гигант слалом, хоккей, бокс, көрәш. 84нче мәктәптә 9 сыйныфны тәмамлый (хәзерге 84нче Татар гимназиясе), Башкортстан архитектура, төзелеш һәм коммуналь хуҗалык колледжына сәнәгать гражданлык төзелеше факультетына укырга керә.

Ике ел колледжда укыганнан соң, үз хыялын якынайтырга карар итә һәм яшерен рәвештә Һава-десант гаскәрләренең Рязань хәрби училищесына керү өчен документлар тапшыра. Барлык сынауларны үтеп, училищега уңышлы укырга керә. Чыгарылыш алдыннан өлкән сержант дәрәҗәсендә була һәм 7нче ротаның 4нче взводы командиры урынбасары вазыйфасын башкара.

2000 елда лейтенант дәрәҗәсендә училищены алтын медаль белән тәмамлый һәм хезмәт урынын сайлау өстенлекле хокукы ала. Иң киеренке хәрби бүлекчәләренең берсен сайлый: Кубинка шәһәрендә 45нче аерым разведка полкы.

Анда хезмәт иткәндә Чечен кампаниясендә катнаша. Авыр яралана, бер ел диярлек Вишневский һәм Бурденко хәрби госпитальләрендә дәвалана һәм реабилитацияләнә. Дәваланудан соң хезмәтен дәвам итә һәм тагын берничә тапкыр Чечняга командировкага бара. Хәрби бурычларын уңышлы үтәгәне өчен «Батырлык өчен» һәм башка медальләр белән бүләкләнә.

2008 елда майор дәрәҗәсендә запаска китә. Төрле өлкәләрдә эшли, әмма һәрвакыт үз полкы һәм сугышчан дуслары белән элемтәдә була. Актив иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә.

2022 елның октябрь ахырында, 100 процент медотвод булуга карамастан, подполковник дәрәҗәсендә полк командирының хәрби әзерлек буенча урынбасары вазыйфасында үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китә. 2022 елның декабреннән турыдан-туры Херсон өлкәсендәге элемтә зонасында була. Сугыш операцияләрендә актив катнаша, Днепрда диверсантларның һөҗүмнәрен кире кагу өчен елга десанты подразделениесен оештыра һәм әзерли. Офицерлар һәм полкның шәхси составы арасында хөрмәт һәм абруй белән файдалана. "Хәрби батырлыклары өчен" медале белән бүләкләнә.

Вячеслав 2023 елның 12 маенда хәрби бурычын үтәгәндә артиллерия утыннан һәлак була. Исән калырга мөмкинлек бирмәгән күпсанлы ярчыклы яралар ала. Үлемнән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Ватанны саклаучылар пантеонында хәрби хөрмәт белән җирләнә (Мәскәү өлкәсенең Мытищи шәһәрендә мемориал).

Уфа шәһәр советы депутаты Николай Романов үз чыгышында батырның якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде һәм Ватанны саклап һәлак булганнарның истәлеге мәңгелек булырга тиешлеген ассызыклады.

Уфаның Октябрь районы хакимияте башлыгы урынбасары Руслан Бикимбәтов Вячеслав Опольский кебек егетләрнең безнең армиянең горурлыгы булуын билгеләде.

Октябрь һәм Совет районарының хәрби комиссары Вадим Виноградов әйтүенчә, Җиңү кыйммәт бәя белән килә, ләкин Җиңү безнеке булачак.

Тактаташны ачу хокукы Вячеслав Опольскийның әнисенә, хатынына һәм кызына бирелде. Әлбәттә, батырның якыннарының күзләрендә яшьләр җемелдәде. Һәммәсе дә хәрби бурычын намус белән үтәгән һәм Туган иле өчен гомерен кызганмаган ир-егетне бер минут тынлык белән искә алды. Бүген 84нче Татар гимназиясендә Вячеслав Опольскийга багышланган сыйныф сәгатьләре оештырылуы турында әйтелде.

Вячеслав Опольскийның җәмәгате Виктория иренең бик кыю, батыр кеше булуын искә алды. Алар икесе дә бу мәктәптә бер сыйныфта белем алган, алтынчыда укыганда ныклап дуслашып киткәннәр. Ул Вячеславның зур уңышларга ирешкән офицер булуын һәм шуңа дошманнарның аны юк итүне максат итеп куюын һәм моңа ирешү өчен озак вакыт эшләүләрен билгеләде. Үткән елның апрелендә Вячеслав белән Виктория Кырымда ике көнгә очрашып алуга ирешә. Ә бер айдан ире һәлак була... Виктория чарага иренең хәрби киемен иңнәренә салып килгән, алар медальләр белән тулы. Юкка түгел – яшьләр Вячеславның никадәр батырлыклар кылуын күрсен өчен.

Вячеславның бик батыр кеше булуын аның хәрби иптәшләре дә искә алды. Һава-десант гаскәрләре ветераны Руфат Хузгалиев аларның Рязань училищесына кергәндә бер урынга егерме биш кеше булуын, Вячеславның бик яхшы укуын, һәр эштә беренче булуын, активлыгын, ярдәмчеллеген билгеләде. Укып бетергәннән соң алар төрле якка таралышса да, бәйләнештә торганнар, 2021 елда бергәләп Уфадагы Җиңү паркында “Десантчылар буыннары берлеге” мемориалын ачканнар.

Вячеслав Опольский хөрмәтенә тактаташ ачу тантанасында гимназия укучылары да чыгыш ясады. 3 ”Е” сыйныфы укучысы Оливия Хисмәтуллина “Туктатыгыз сугышны!” җырын шулкадәр күңелләргә үтәрлек итеп башкарды, хәтта урамнан үтеп баручылар да туктап, тын калып тыңлады.
Барлык җыелучылар тактаташка чәчәкләр салганнан соң гимназия укучылары тынычлык яклы булуларын исбатлап, һавага ак күгәрченнәр очырды.
Соңыннан кунаклар мәктәп музеенда Вячеслав Опольскийга багышланган почмак белән танышты.
Гимназия директоры Равил Идрисов билгеләвенчә, бу тактаташны ачу тантанасы - балаларны патриотик рухта тәрбияләүгә этәргеч бирүче чараларның берсе.

Динар Кәлимуллин фотолары.

Батыр даны – мәңгелек
Батыр даны – мәңгелек
Батыр даны – мәңгелек
Батыр даны – мәңгелек
Батыр даны – мәңгелек
Батыр даны – мәңгелек
Батыр даны – мәңгелек
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: