+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
19 апрель , 19:00

Аскынның лачын егетләре сынатмас!

Шушы көннәрдә Башкортстаннан янә ике кеше махсус хәрби операция уздыру зонасында хезмәт итәргә карар кылган. Аскын районы хакимияте башлыгы Денис Йосыпов якташларының бу гамәле турында сөйләде.

Аскынның лачын егетләре сынатмас!
Аскынның лачын егетләре сынатмас!
Ир-егетләрнең берсе – Аскын, икенчесе Барахаевка авылларыннан. Аларга 39 һәм 36 яшь. Денис Йосыпов сүзләренчә, Аскын егете күптән түгел гаилә корган, хатыны белән бала тууын көтәләр. Ә Барахаевка кешесе яраткан кызына тәкъдим ясаган.

Район башлыгы белдерүенчә, егетләр Башкортстан сугышчыларына ярдәм итү өчен СВО зонасына барырга карар иткән.

Шулай ук, Аскын районының тагын алты егете алгы сызыкта хезмәт итә. Алар барысы да махсус хәрби операциядә үз теләге белән катнашырга карар кылган.

“Алар неонацистларны юк итәргә вакыт җитте, дигән ныклы карарга килде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: аларның берсе инде СВОда катнашкан иде. Демобилизацияләнде. Ләкин ярты елдан соң яңадан сафка басарга карар итте. Егетләр арасында хәрби хезмәт тәҗрибәсе булганнар да, беренче тапкыр баручылар да бар”, – дип язган Динис Йосыпов үзенең “Телеграм-канал”ында.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: