+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
19 апрель , 18:30

СВО ветераннары тылда да алгы сызыкта кала!

Эчке эшләр министрлыгы ветераны Камил Мос­тафин әле күптән түгел генә Миңлегали Шәймора­тов исемендәге батальон составында хәрби операция зонасында иде. Кайтканына күп тә түгел, әмма ул фронт белән бәйләнешне өзми.

СВО ветераннары тылда да алгы сызыкта кала!
СВО ветераннары тылда да алгы сызыкта кала!
— Безгә монда җиңел, андагы егетләргә ярдәм итәргә кирәк, Җиңү өчен һәрберебез үз өлешен кертергә тиеш, — ди Камил Мирсәгыйть улы.

Һәм кулыннан килгәнчә булыша да. Шушы көннәрдә Эчке эшләр министрлыгы ветераннары полиция хезмәткәрләре белән берлектә “УАЗ” автомобиле сатып алып, ремонтлап, хәрби операция зонасына озатты. Ветераннар бергәләшеп сатып алган “УАЗ”ны яңарткан, запас тәгәрмәчләр комплекты алган, аңа Нефтекама Эчке эшләр бүлеге начальнигы биргән дизель генераторын төягән, шулай ук янгын сүндерүчеләр огнетушительләр биргән. Камил Мостафин сүзләренчә, алар алгы сызыкта бик кирәк.
— Егетләргә янгын сүндерү җайланмасы да бик кирәк, чөнки хәзер коптерлар гранаталар гына түгел, окопларга һәм блиндажларга ут төртүче ягулык катнашмасы ыргыта. Шуңа күрә һәркемнең огнетушителе булырга тиеш, — ди Камил Мирсәгыйть улы.

Моңарчы да эчке эшләр хезмәте ветераннары һәм полициянең бүгенге хезмәткәрләре алгы сызыкка бер машина җибәргән иде. Ләкин анысы анда бер айдан артык кына “хезмәт итәргә” өлгерде, ул бомба астында калып янган, солдатлар чыгып котыла алган. Шуңа да хокук саклау органнары ветераннары яңа машина җибәрергә карар кылган. Бу эштә башлап йөрүче Камил Мостафин — Әфганстан сугышы ветераны, озак еллар ППСның Нефтекама батальонында хезмәт иткән, аннан пенсиягә чыккан. Әмма хәрби операция башлангач, үзе теләп СВОга киткән иде. Бер уйласаң, инде Туган ил алдында бурычын үтәгән кебек, әмма ветеранның күңеле әле дә тыныч түгел.
— Сугыш беткәч кенә безнең җаннар тынычланачак. Үз Ватаныңны, гаиләңне якларга кирәк, — ди ул. — Тыл ныклы булырга тиеш, егетләр алгы сызыкта моны белеп торсын, без кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез. Алар бүген ут эчендә, шуңа да бергәләшеп ярдәм итү — һәрберебезнең бурычы!

Менә шулай: хәтта пенсиягә чыккач та алар “сафта” кала, чөнки “әфганчылар”, хокук саклау органнары ветераннары башкача булдыра алмый: башкаларны, җәмгыятьне, Ватанны яклау һәм саклау аларның канына сеңгән, шуңа да ил өчен авыр минутларда алар берничек тә читтә кала алмый.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе,
Нефтекама шәһәре.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: