Күптән түгел яугир кыска вакытлы ялга кайтып, улын күргән.
"Мин әти булдым, улым туды! Кызганычка каршы, бала тудыру йортыннан каршыларга өлгермәдем, иң мөһиме - хәзер өйдә, гаиләм янында" - дигән ул.
"Улым" 2022 елның көзендә СВО зонасына җибәрер алдыннан өйләнә. Хатыны сугышчының таянычы була. Күптән түгел яшь парның улы туган. Шул вакыт гаилә башлыгы планлы ялга кайткан. Хәзер хәрби хезмәткәр вакытын улы белән үткәрә.
"Яшь әти-әнине уллары туу белән котлыйбыз, сабыйның нык һәм сәламәт булып үсүен, ә ата-аналарга сабырлык, үзара аңлашу һәм гаилә бәхете телибез", - дип яза "Кармаскалинская новь" порталы.
Фото: "Кармаскалинская новь"