+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
26 апрель , 11:05

Хәрби хезмәткә чакырылыш ничек уза?

25 апрельдә Башкортстан Хөкүмәтендә Премьер-министр урынбасары Ирек Сәгыйтов агымдагы елда чакырылыш комиссиясенең үберенче утырышын үткәрде.

Хәрби хезмәткә чакырылыш ничек уза?
Хәрби хезмәткә чакырылыш ничек уза?
Ирек Сәгыйтов ассызыклаганча, хәрби хезмәткә чакырылучылар Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территориясендә хәрби хезмәт үтү өчен җибәрелмәячәк, шулай ук махсус хәрби операция уздыру зонасында катнашмаячак. Аның сүзләренчә, узган ел хәрби хезмәткә чакырылган егетләр исән-имин өйләренә кайткан.

- Башкортстаннан 5 меңнән артык кеше чакырылачак. Республика Үзәк хәрби округында хәрби хезмәткә җибәрелә торган гражданнар саны буенча гына түгел, ә гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру белән бәйле чаралар комплексын оештыру буенча да чакыру мәсьәләләрендә лидер булып тора. Яшьләрнең физик һәм психологик әзерлек дәрәҗәсен күтәрү өчен максималь көч куярга кирәк, – дип хәбәр итте Премьер-министр урынбасары.

Чакыру комиссиясе утырышы кысаларында гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруга әзерлек нәтиҗәләре, хәрби командаларны һәм эшелоннарны Башкортстанның җыю пунктыннан комплектлауга һәм җибәрүгә әзерлек; медицина оешмаларының хәрби комиссариатлар юнәлешләре буенча медицина тикшерүе үткәрүгә әзерлеге каралды.

Утырышны тәмамлап, Ирек Сәгыйтов гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру мөһим дәүләт бурычы булуын һәм шуңа күрә югары оештыру дәрәҗәсендә башкарылырга тиешлеген ассызыклады.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: