Әнием ял көннәрендә кайтып төшкән чакларда йортыбызга бәйрәм төсе керә. Өстәл өстенә коймак, тәбикмәк менеп кунаклый, бүлмәгә тәмле кәкре исләре тарала. Ә менә 1953 елның җәй урталарында, үзе белән кечкенә Зилә сеңелкәшемне алып, әнием авылга бөтенләйгә кайтты. Дөресрәге, Хөснулла абзыкай Мәтәүбашка барып аларны алып кайтты. Чөнки тиктомалдан әниемне паралич суккан, ике аягы да йөрмәс булган. Табибларга да күрсәтеп карадылар үзен, тик биргән даруларының көче җитмәде, күрәсең. Өч ай буе урын өстендә селкенми ятты ул. Баш очына утырып, тәүлегенә биш намазын калдырмаучы Гыйльмиҗиһан әбекәем Коръән сүрәләреннән төрле аятьләр дә укыды, мәшкә төтәтеп тә өшкерде, үлән сулары да эчереп карады. Шул аркада миңа да авыл Советының шкаф башыннан төшеп, өйгә күченергә туры килде. Вазыйфам — бишектә ятучы сеңлемне тирбәтү һәм ашату иде.
Барчабызның бәхетенә, ниһаять, көз урталарында әнием савыгып, яңадан аягына басты. Өебезгә янә бәхет кошы кунды. Тиздән ул бу юлы авылдашыбыз, сугыш ветераны, көләч йөзле, сабыр холыклы Усманов Миргарифан Гариф улы белән бергә урындагы почта бүлекчәсендә яраткан эшенә кереште.
Илленче еллар азагында, район халкы Куйбышев гидроэлектростанциясеннән яктылык алуга күчте. Әмма аңа кадәр дә тузлыкушлылар “Ильич лампалары” астында яшәде. Чөнки егәрле авылдашыбыз, Башкортстанның халык комиссары Гыймад Җиһангир улы Яһүдин, Өсән елгасын будыртып, 1935 елда кече гидроэлектростанция төзеткән. Ул Тузлыкушны гына түгел, авыл Советына караган кече авылларны да электр энергиясе белән тәэмин итте. Барча төзелеш эшләре кул белән башкарыла: елганы буу, су каналын көрәк белән казу, станциянең үзен төзеп утырту һ.б. Тузлыкуш, Әзәкәй, Чаганлы, Байрак, Ирек авылларының халкы җиң сызганып шушы яңарыш эшендә көч түгә. Тузлыкуш авыл Советына өч колхоз карый. Өч колхозда да электр көче белән ашлык сугалар, тегермән тарталар, такта ярдыралар. Алар, мисал өчен 1950 елда, дәүләткә ашлык тапшыру планын вакытыннан алда, Бәләбәй районында беренче булып төгәлләгәннәр. Мин үскән дәвердә, гадәттә, станцияне күбрәк иртәле-кичле эшләтәләр иде. Сафтан чыккан чаклары да булгалады. Ешрак двигательне әйләндерүче озын, киң тасма каешлар өзелә иде. Тирә-юньдә бердәнбер станция булгач, запчасть табу да кыен булгандыр. Шуңа күрә һәрбер йортта кечкенә җиделе лампадан алып куыклы, түшәмгә асмалы уникеле лампага кадәр яктырткычлар кулланылды. Алар керосинда эшли. Керосинны кибет артындагы җиргә чокып күмелгән цистернадан сатучы озын саплы калай чүмеч белән алып сата. Авыл үсеш юлында. Азык-төлек кибете янында “Промтоварлар” кибете дә ачылды. Кибеттә авыз гармуныннан алып “хромка” гармунга кадәр сатыла. Хаклар да “тешләшерлек” түгел. Әтием үзенә — гармун, миңа язлы-көзле кияргә юка пальто сатып алып бирде.
Ул буш вакытларында гармун күрекләрен тарта, көйгә кушылып җырлап та җибәрә. Әни белән икәүләшеп халык җырларын җырлап яшәде алар.
Пальтоны өстән саласы да килми. Кыш айлары өчен аеруча әйбәт икән ул. Әти белән икәүләшеп Өсән буеннан тал кисеп алып кайтып, мичкә чи тал ягабыз. Чыжлап сүлпән генә януын яна да, җылысы чамалырак. Бөтен авылны җылытты ул елларда Өсән таллары. Шуңа да елганы юан өянкеләр капламады. Өянке булмагач, агач кимерүче кондызлар да үрчемәде ул елларда. Язын авыл абзыйлары төз, нәзек тал чыбыкларыннан каз һәм тавык оялары, балык тотар өчен мордалар үрде. Җәйләрен елга суы җылы. Барча бала-чага күмәкләшеп су керәбез. Балык ифрат күп. Еш кына әтием ятьмә белән балык сөзеп, һә дигәнче икешәр чиләк балык тотып ала. Бәләкәйдән Өсән балыгы ашап үстек, дисәм, һич арттыру булмас. Вак балыкларны чиләк-чиләк күтәреп әти фермадагы тавыкларга илтә. Һәр чиләк балык өчен бригадир аңа бер хезмәт көне яза. Хезмәт көненең хакы 15 тиен. Гомумән, әтием оста балыкчы булды. Язгы ташкын вакытларында боз ерып, кулына ятьмә сабы тотып, март ае дип тормый, балык тотарга Өсән эченә кереп китә иде. Яр башыннан өсләренә җылы киенгән халык, яше-карты, кызык күреп, аны күзәтте. Әрәмәгә ат җигеп барып, имән туйрасын төяп тә алып кайтабыз. Урамга чыгып, үзем ише яшьтәшләр белән чана шуып, карга чумып уйнап кергәлим.
Берчак авырдым. Әти Бәләбәй табибларына алып китте. Көннең дә зәһәр салкыны туры килде — төкерек җиргә төшкәнче туңа. Юл уңарга охшаган, чөнки колхозның “ГАЗ-51” маркалы машинасы булса кирәк, шәһәргә капчык-капчык бер арба иген төяп илтә. Төялгән иген өстенә бер өер халык утырган. Җылы тун һәм калын шәлләргә төренгән апаларның борын очлары гына күренә. Ачык машина өстендә янә өсләренә юкә чыпта ябынып алдылар.
— Бу сабыйны кабинага утырт, юкса юлда “ката” бит, — дип, шоферга әйтеп карасалар да, теге тыңламады. Янындагы ярдәмчесе утырттырмады. Ул елларда колхозның һәр шоферына машинаның рукояткасын борып кабызып җибәрешергә, техника ватыла калса, ярдәм итәргә махсус ярдәмче беркетәләр иде. Дөрес, тиздән ул вазыйфа бетерелде.
Әтиемә рәхмәтлемен, юл буе җылы куенына кочып алып барды. Исән-имин кайтып кердек. Соңрак, 60нчы еллар башында, без — үсмерләр, колхозның “бензовоз” яисә “молоковоз” машиналарына куелган цистерналарга атланып утырып та шәһәрне урап кайткаладык. Машина селкетүдән, я кул өшеп катудан очып төшеп тә кала идек. Кызганычы шул, әни бәйләп биргән йон бияләйләр, бозга кату сәбәпле, бензовоз тоткасына ябышып торып калгалады, ә без — очып төшкәннәр, калган юлыбызны җәяү дәвам итә идек. Моннан тыш, Өсән елгасының аргы ягы үзле балчыкка бай булды. Экскаваторлар үзле балчыкны “самосвал”ларга төяп, шәһәрнең төзелеш оешмаларына озата иде. Гомумән, Тузлыкуш — казылма байлыкларга бай җир. Гомер буе урындагы халык “акбалчык чокыры”ннан ондай ап-ак балчык казып алып, өй тышларын, морҗаларны агартты. Янә килеп, шәһәргә урман буеннан кызыл балчык, ком ташыдылар. Карьердагы техниканы Вишневка авылыннан Андрей исемле бабай каравыллый иде. Күпчелек авылдашлар шул йөк ташучы техникага да утырып йөреп, шәһәрдәге йомышларын үтәде.
Болардан тыш, авыл яныннан узучы “әби патша” төзеткән таш юлдан Бәләбәй — Октябрьский, Бәләбәй — Туймазы маршрут автобуслары да йөреп торды. 60нчы еллар башында Анновка белән Чаганлы авыллары арасыннан тау ярып асфальт юл салынгач кына, әлеге автобуслар шул тарафка күчеп, маршрутларын үзгәртте.
“Чаганлы-Байрак” колхозының басу-кыр эшләрен бераз җайга салгач, Хөснулла абзыйны сәләтле җитәкче буларак Нуриманов исемендәге колхозга, ягъни Тузлыкушка рәис итеп күчерделәр. Өч класс белемле абзыйның җитәкчелек стиле үтә нык җаваплы булуында һәм коры, корыч характерында. Техника җитешми, сугыштан соң атлар юк дәрәҗәсендә. Ярый әле немец концлагерьларыннан тәмуг утларын күреп, исән-имин кайткан Закир абый Баһаманов тимер тәгәрмәчле “Нати” тракторына “җан” өреп, сабан тагып, басуларны эшкәртергә кереште. Гаян апа Сафина ашлык ургыч машинадан тора-бара комбайнга күчеп, басу-кырларда иген урды. Алар икесе дә — Тузлыкушның тәүге механизаторлары. Ә гомумән алганда, алда әйтеп үтүемчә, барча хезмәтләр кул көче белән башкарылды. Илне кабат аякка бастыру өчен олы хезмәт фронтында кулында бераз көче булган олысы-кечесе – барча халык бердәм катнашты.
Иң тәүдә Хөснулла абзый таң әтәчләре белән торып Гөлсем җиңгәчәйне басуга эшкә чыгара:
— Без үрнәк күрсәтмәсәк, халык иң әүвәл сиңа, миңа төртеп күрсәтәчәк бит! — ди. Җиңгәчәй моны әйтмичә дә аңлый. Салкын җилләрдә ул, җылы булсын диптер инде, фуфайкасын каеш белән буып йөрде. Җиңгине басуга озаткач, Хөснулла абзый чабыш айгырын тарантаска җигеп, йорт буенча йөреп, халыкка көнлек наряд бирә. Кулында — кара каеш чыбыркы. Эшкә әйдәгән чакларында кайчак чыбыркысын шартлатып та ала, кирәк чакта сызгырып та җибәрә. Эштән торып калган хатын-кызлар, абзыйның урам буйлап чаптырып килүен күреп калса, бер-берсенә кычкырып хәбәр бирешә:
— Кызлар! Хөсни килә! Исән чакта качып котылыйк!
Ләкин абзый йөгәнне кыска тота. Беркем дә колхоз эшеннән качып кала алмый. Коры характерлы фронтовик аларны биетеп эшкә җигә. Сугыштан яраланып кайткан инвалидлар да кул кушырып утырмады. Әйтик, аягы яралы Муса абый Харисов ындыр табагында иген кабул итте, кыш айларында язгы чәчү өчен орлык агулау белән шөгыльләнде. Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Габидуллин Мәүлетҗан Зәйнулла улы, сугыштан кулы яраланып кайту сәбәпле, төнге каравылга басты. Фашизм тоткынлыгының ачысын күргән Терегулов Исмәгыйль Кәлимулла улы мәктәптә балалар укытты, үз үрнәгендә патриотик тәрбия бирде, аеруча гитлерчыларның генерал Карбышевны җәзалавын үз күзләре белән күрүе хакында җаны әрнеп сөйли иде. Өченче дәрәҗә Дан ордены кавалеры Хәбибрахманов Мияссәр Гыйльфан улы, күрше Байрак авылыннан йөреп, озак еллар Әзәкәй сөтчелек фермасын җитәкләде.
Ул елларда колхозның идарә йорты булу-булмавын хәтерләмим. Идарә Хөснулла абзыйның өендә иде. Районнан килүче һәр вәкил, райкомнан яисә райсоветтан булсынмы, җигүле тарантаста туп-туры аның капка турына килеп туктый. Бераздан йорт алдында хуш исле чәчәкләргә күмелеп утыручы сирень куаклары арасыннан ачылмалы тәрәзә аша урамга патефон моңнары тарала, “Аппакай-алмакай” җыры яңгырый. Килгән җитәкчеләр үзләре дә, кушылып, җыр суза:
Ат та кирәк, эт тә кирәк,
Кыр төлкесен тотарга.
Дус та кирәк, иш тә кирәк,
Бу дөньяны көтәргә...
5. Яңарыш юлында
Сугыш арты елларында халыкны байларга һәм ярлыларга бүлү күренеше бетте. Хәзер барыбыз да — горур ярлы сыйныф вәкилләре. Ә дөресрәге, ярлылыктан чыгарга омтылып яткан чагыбыз. Ашаган азык, әлбәттә, мичтә пешкән арыш икмәге. Арыш онына алабута орлыгын да тарттырып кушып пешерәләр. Ач карынга ул да бик тәмле. Авыл эчендә ара-тирә ярты ягы читәннән тизәк белән катырылып үрелгән кечкенә өйләр дә серәешеп утырды. Идән урынына салам түшәлгән өй эчләрен дә күрдем. Күрше авыллардан ачлыктан шешенгән хәер сорашучылар килгәләде. Гадәттә, үзләре ачлык-ялангачлык күргән, якыннарын сугышта югалткан апалар, алар белән соңгы сыныкларын бүлеште. Безнең авыл ярлылары, киресенчә, чит авылларга барып хәер эстәде. Ә вакытлы эш юллап тапканнары шуннан сәгадәт кичерә иде. Шулай әти белән Чаганлыдан сукмак буйлап кайтып килгәндә өлкән генә яшьтәге бер абзыйны куып җиттек. Арыган, бахыр, әмма кәефе күтәренке:
— Беләсеңме, Нәҗметдин туган, — ди, — Анновка авылына барып, урыс Федяга атна буе кар базы казыдым. И-и сыйлады инде. Булгач та була бит юмарт кешеләр. Ипине күкрәгенә куеп, менә шулай олы итеп телеп, өстенә бармак калынлык май ягып ашатты. Ышансаң ышан, бер атна буена!
Ярлылыкны җиңү йөзеннән авылда һәрбер өйгә радио керде. Иртәнге 6 сәгатьтә диктор илдә барган яңалыклар белән таныштыра, коммунизм төзү юлында ирешкән уңышлар турында сөйли. Оптимистик җырлар яңгырый. Радионың эшләве өчен Байрак авылыннан килеп йөрүче Рәис абый Юлдашев җаваплы.
Үсмер генә булсам да, барча кешеләрнең дә байлыгы тигез булырга тиешлеген аңладым. Һәр ихатада 1 сыер, 2 сарыктан артмаска тиеш. Бусы — бер. Икенчедән, шәхси бакчалар да 10 сутыйдан артмаска тиеш икән. Арттымы — кисәләр, ягъни арткан өлешкә берни дә чәчә алмыйсың. Безнең бакча, Өсән ярына терәлеп тору сәбәпле, өчпочмак рәвешендә. Менә бер көнне сажин күтәреп җир үлчәүче килеп керде. Бакчаның бу башы киң дә бит, теге башы сажин түгел, аршин да юк.
— Моны ничек үлчәргә икән, Нәҗми? — ди. Шаян холыклы әтиемә җитә калды:
— Вак-төяк як-якларын калдыр. Бакча уртасына кереп үлчә дә, иңен буена тапкырла.
Нәтиҗәдә, бакчабыз авылда иң бәләкәе булып чыккан — нибары 6 сутый. Идарәдә, дөрес үлчәнмәгән дип, кабат үлчәүче җибәргәннәр. Бу юлы мәктәпнең математика укытучысы килде. Ул үлчәгәч, җиребез 15 cутыйга әйләнде. Бакча башыннан 5 сутый җирне кисеп аттылар. Баксаң, күршеләрнең дә бакчалары киселгән, кайсыберләренеке, хәтта, 10 сутыйга кадәр... Тиздән ул эшкәртелмәгән урыннарны шайтан таяклары, тигәнәк басты. Өстән караганда бакчалар парикмахерскаяда чәч алдырып, маңгай чәче калдырган үсмерләргә охшаш иде.
50нче елларда авылда өлкән яшьтәгеләр арасында сирәк-саяк тула оек өстеннән чабата киючеләр очраштырса да, без туганнарым белән чабата киеп үсмәдек. Яшьтәшләрем, чордашларым да чабатаны күрмәде. Икесе дә акчалы эштә эшләгәч, әти-әни өс-башыбызны яңартып, пөхтә йөртергә тырыштылар. Әнием керне һәрчак эссе суда кайнатып юып, киемнәребезне күмердә кызган үтүк белән үтүкләп, чиста-пөхтә йөртте. Әтидә генә түгел, шаянлык, җор теллелек әнигә дә хас күренеш. Кайчак икәүләшеп безгә кызык-мызык та күрсәтеп алалар иде, әйтик, “сәер сөйләшү”. Ул сүзләрнең иҗек урыннарын күчерүдән гыйбарәт:
— Милка дә өй лышамыбу?
— Канны куш итү.
— Ләзи наргауй тымычык?
— Бәттәл.
(— Камил өйдә булышамы?
— Кушканны үти.
— Зилә уйнарга чыктымы?
— Әлбәттә.)
Без — сабыйлар, берни аңламыйча бу тамашаны әсәрешеп карап торабыз. Әти төрле уеннар да өйрәтә. Мәсәлән, күктән йолдыз санау уены. Сәкегә ятасың да, өстеңә ябылган фуфайка җиңен сузып, җиң очыннан йолдыз күзәтәсең.
— Күренәме? — дип сорый.
— Юк.
— Ә син күзләреңне зур ачып, әйбәтләбрәк кара!
Тасыраеп карап торган мәлдә генә, һич көтмәгәндә, җиң эченнән биткә су чәчрәп агып төшә. Баксаң, әти шаяртып җиң эченә бер йомры су салган икән.
Яисә икенче бер уен:
— Менә кайсыгыз да булса учыгызга яшерегез, — дип, әти кечкенә шар бирә. — Шарның кемдә икәнлеген бүрек әйтәчәк.
Ул бүрекне мич эчендә “әпсәхирләп” башына кия һәм шарның кемдәлеген белү өчен безне исни башлый.
— Яңадан бер тапкыр иснәми булмас, нык яшергәнсез,— ди мут елмаеп. Бәй, бала-чага бер-беребезгә карасак, көлке хәлдән тәгәрәп китә яздык — барчабызның да битләре, маңгайлары корымга буялган. Мичкә тыгып, ул бүрекне “әпсәхирләмәгән”, корымга өйкәгән икән.
Әти авыл клубы белән тыгыз элемтәдә яшәде. Бу аңлашыла да: биергә гәүдәсе килешле, җырга маһир, үзе гармунчы һәм коеп куйган көлке остасы. Шуңа күрә спектакль куя калсалар, рольнең иң көлкелесен аңа тапшыралар. Әйтик, Нәкый Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” пьесасында төп рольне ул башкарды. Авыл халкы спектакль куеласы көнне белдерүне укыгач:
— Нәҗми катнашамы соң? — дип бер-берсеннән кызыксыналар. Әти тамашага җитди әзерләнә. Мәсәлән, Хуҗа, я Дәрвиш ролен уйнаганда иске тун табып, аны тискәре ягы белән әйләндереп кия, кәҗә койрыгын сакал итеп тага, аягында тула оек белән чабата. Спектакль барышында автор язган сүзләргә үзенең дә шаян сүзләрен кыстырып җибәргәли.
Элекке мәчет бинасында үтә иде ул мәдәни чаралар. Мәчет манарасын утызынчы еллар уртасында кисеп төшергәннәр. Ә менә күрше Анновка авылындагы чиркәү алтмышынчы еллар башына кадәр чаң какты. Алар үзләренең дини учагын тырнашып сакларга тырышты.
Тузлыкушлылар манарасыз мәчет ишегенә “Тузлыкуш авыл клубы” дип, язу элгәннәр. Гомумән, совет чорында яңалыкка омтылган халык клубка атлыгып йөрде. Күпчелеге юньле-башлы хәреф танымаса да, концертларда, спектакльләрдә теләп катнашты. Берчак Гражданнар сугышы ветераны Абзал абый Фәрраховка кайсыдыр пьесадан Мөхәммәтша ролен биргәннәр. Рольне укып әзерләнер иде, абзый хәреф танымый. Сәхнәгә чыгуы була, суфлер аңа пышылдый:
— Мөхәммәтша казан болгата.
Абзал абзый:
— Әйе, мин Мөхәммәтша казан болгатам, – ди дә кулына чүмеч ала.
Суфлер:
— Мөхәмәтша сүгенә.
Тормышта усал Абзал абзый чүмечне болгап атып бәрә дә, тотына тозлап-борычлап сүгенергә, һич тыярлык түгел! Залда утырган тамашачылар куркышып, клубтан чыгып, кайсы кая качышып беткән...
Уку-язуга чамалырак булса да, халык белемгә омтыла. Һәрбер өйдә район, республика гәзит-журналларына теләп язылдылар. Әйтик, “Кызыл таң” гәзитенең, “Һәнәк” сатирик журналының тиражы 60 меңгә җиткән чорлар бит бу! Күп укылу сәбәпле, китап битләре таушалып, тишкәләнеп бетә. Фикеремне куәтләү йөзеннән ул чорда “Кызыл таң” гәзитенең Бәләбәй районы буенча үз хәбәрчесе Исмәгыйль Латышинның гәзитнең 1950 елның 7 ноябрь санында басылган “Тозлы Куш авылы бүген” дип аталган мәкаләсеннән өзек китереп үтәм: “Гәрдән Сыйраев үзенең җәфалы үткән яшьлеген еш кына хәтерли. Бу юлы ул Репьев боярында батраклыкта йөргән чагындагы каһәрле көннәрнең берсе турында сөйләде.
— Син кайда укыдың, Гәрдән абзый? — дип сорады аңардан яшьләрнең берсе.
— “Сафа карт университетында...”
— Максим Горький укыган университетта икән, — диде авыл Советы секретаре Фазлетдинов. Бу сүзләрдән соң тыңлап торучылар “Сафа карт университетының” авыр тормыш мәктәбе икәнлеген аңлады.
Революциягә кадәр 300дән артык хуҗалыктан торган Тозлы Кушта бернинди дә мәктәп булмаган. Авыл кешеләре, әбиләрдән бары тик “догалык”лар гына өйрәнеп, “Сафа карт университетын” үткән.
Хәзер без Тозлы Кушта бөтенләй икенче хәлне күрәбез. Биредә урта мәктәп бар һәм быел аңарда 345 бала укый. Ләкин хәзерге Тозлы Куш авылының бик күп яшьләрен урта белем генә канәгатьләндерми. Мәстүрә Галимованың кызы Зөбәрҗәт медицина институтын тәмамлады, ә уллары Шамил һәм Фаәд — авыл хуҗалыгы институты студентлары. Быел Тозлы Куш авылыннан 14 укучы, шулар исәбеннән аталары Ватан сугышында һәлак булган Динара Кадыйрова, Сания Усманова төрле югары уку йортларында укый.
Тозлы Куш егете Гайнанов Мәскәүдә Ломоносов исемендәге университетны тәмамлады һәм хәзер аспирантурада укый.
Октябрь революциясенә кадәр Тозлы Кушта чәчәк авыруы бигрәк тә каты хөкем сөргән. Бик күпләр үлгәннәр һәм физик яктан гарип булып калганнар. Ул авыруга каршы, авыруның кулларын бәйләүдән башка, бер чара да күрү мөмкин булмаган. Хәзер авылның үзендә фельдшер-акушерлык пункты эшли һәм хезмәт ияләренә квалификацияле медицина ярдәме күрсәтә.
Китапханә авылның культура учагы булып тора. Аның киштәләрендәге китаплар саны 2500 томнан артып китә. ... Китапханәдән һәр көнне 30-40 кеше китап алып укый”.
Мәкалә авторы умартачы иптәш Юлаев укып чыккан китаплар исемлегенә карап (А. Шамовның “Сайланма әсәрләр”е, А. Фадеевның “Яшь гвардия”се, умартачылык турында берничә китап һ.б.) “авыл хезмәт ияләренең культура таләпләре ничек үсүен” күрсәтә.