Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучыларның сайлау мөмкинлеге бар: шифаханәдә үзләре ял итәргә, дәвалауны туганнары белән тигез өлешләргә бүлергә яки дәвалану хокукын якын туганнарына тормыш иптәшенә яки ата-аналарының (уллыкка алучыларның) берсенә тапшырырга.
- 2024 финанс елына Башкортстан Республикасы бюджетыннан әлеге ярдәм чарасын гамәлгә ашыру өчен 100 миллион сум каралган. Без шифаханәләр белән субсидияләр бирү турында килешүләр төзедек, касса үтәлеше 86,1 милион сум тәшкил итте, – ди җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская. - Махсус хәрби операциядә катнашучыга шифаханәне үзе сайларга һәм юлламаны броньларга кирәк. Хәзерге вакытта 2956 катнашучы һәм аларның гаилә әгъзалары сайланган 15 шифаханәдә шифаханә-курорт дәвалану курсын узган, 190 гариза бирелгән.
Шулай ук шифаханә-курорт дәвалануын бер тапкыр алу хокукыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның, һәлак булганнарның (үлгәннәрнең) яки хәбәрсез югалганнарның, Башкортстан Республикасы территориясендә туган яки махсус хәрби операция зонасына чакырылу вакытында Башкортстан Республикасы территориясендә яшәү урыны буенча теркәлгән туганнары файдалана ала. Бу очракта шифаханә-курорт дәвалану вакыты бер туган өчен 14 көн яки ике туган өчен 7 көн тәшкил итә.
Башкортстан Республикасы бюджетыннан түләнә торган шифаханә-курорт дәвалануына юллама бәясе 14 көн дәваланганда 60 200 сум һәм 7 көн дәваланганда 30 100 сум тәшкил итә, республика буенча 1 койка-көннең уртача бәясе 4 300 сум күләмендә исәпкә алына.