Анда министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Русия төбәкләре белгечләре, коммерцияле булмаган берләшмәләр вәкилләре һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
- Без яшьләр белән җитди патриотик эш алып барырга тиеш. Алар кызыксынган темаларны аңлап, кирәкле мәгълүмат җиткерергә кирәк. Әлбәттә, бер генә чара булырга тиеш түгел. Бу өлкәдә системалы алымнар белән эшләргә кирәк. Шулай эшләгәндә генә яшьләргә патриотик тәрбия бирергә мөмкин.
Шуны аңларга кирәк: яшьләр белән традицион алымнарга нигезләнеп эшләп булмый. Алар төрле интерактивлар, заманча алымнар ярата. Шуңа күрә дә бу өлкәдә эшне көчәйтергә кирәк.
Яшьләребез Интернетта шактый вакыт үткәрә, шул исәптән безнең илдә тыелган социаль челтәрләрдә дә. Әйе, без үзебез алардан чыгып киттек, әмма алар калды. Һәм алар ул социаль челтәрләрдән начар мәгълүмат белән тәэмин ителә һәм без моның белән ничек булса да көрәшергә тиеш.
Безгә яшьләр ихтыяҗларына җавап бирергә кирәк. Шул уңайдан министрлык алар белән төрле сораштырулар үткәрә һәм алар кызыксынган сорауларга җавап бирергә тырыша, - диде Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Вито Сабиров.
- Безнең филиал җитди эш алып бара. Һәрбер районда социаль кординаторларыбыз эшли. Шул ук вакытта без иҗтимагый, хәрби, ветеран оешмалары белән актив эш алып барабыз. Бүген, махсус хәрби операция барганда, яшьләргә патриотик тәрбия бирү темасы алдынгы урыннарда тора. Шуңа күрә дә бу өлкәгә җитди игътибар бирелә. Махсус хәрби операция ветераннарын яшьләрне патриотик тәрбияләүгә җәлеп итү филиалның мөһим эш юнәлешләренең берсе булып тора. Безнең геройларыбыз шактый күп. Яшьләребез алардан үрнәк алырга тиеш.
Филиал үз эшен башлаганнан бирле патриотик тәрбия бирү буенча 500дән артык чара үткәрде. Әлбәттә, анда алдынгы рольләрдә СВО ветераннары булды, - диде "Ватанны саклаучылар" фондының Башкортстан филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина.
Шулай ук, чара барышында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче эшкуарлар билгеләп үтелде. Бүген җәмгыятебез тагын да ныграк берләшә, димәк, Җиңү дә көннән-көн якыная гына.
Ример НАСРЕТДИНОВ фотосы.