+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бәйрәмнәрдә 6 меңнән артык хокук сакчысы хәвефсезлекне саклаячак

Башкортстанда Бөек Җиңү көнендә гражданнарның җәмәгать тәртибен һәм хәвефсезлеген тәэмин итү, шулай ук террорчылык һәм экстремистлык күренешләре фактларын булдырмау өчен эчке эшләр органнары, "Росгвардия", Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, шәхси сак оешмалары хезмәткәрләре, халык дружиналары әгъзалары һәм хокук саклау юнәлешендәге иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре җәлеп ителәчәк.

Бәйрәмнәрдә 6 меңнән артык хокук сакчысы хәвефсезлекне саклаячак
Бәйрәмнәрдә 6 меңнән артык хокук сакчысы хәвефсезлекне саклаячак
Бу хакта бүген ЦУРда узган оператив киңәшмәдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов хәбәр итте.

- Эчке эшләр органнарының 4000нән артык хезмәткәрен, ЧОПның 400гә якын хезмәткәрен һәм хокук саклау юнәлешендәге иҗтимагый берләшмәләрнең һәм оешмаларның 800дән артык вәкилен җәлеп итү планлаштырыла. Чаралар үткәрү белән бәйле оператив хәл катлауланса, резерв составында 800дән артык эчке эшләр бүлеге хезмәткәре һәм 50гә якын "Росгвардия" хезмәткәре булу каралган, — дип хәбәр итте Ирек Сәгыйтов.

Аның сүзләренчә, вандализм актларын булдырмау өчен республика шәһәрләре һәм районнары хакимиятләре башлыкларына Хәрби Дан, Бөек Ватан сугышы яугирләре истәлегенә куелган һәйкәлләрне һәм алар җирләнгән урыннарны саклауны оештыру йөкләнгән. Визуаль контроль өчен «Имин шәһәр» аппарат-программа комплексының видеокүзәтү камералары кулланылачак.

Фото: Башинформ


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: