- Тәмле бүләкләр белән хәрби госпитальдә дәваланучы хәрбиләр янына бардык. Аларны кайгырту һәм игътибар белән әйләндереп алырга теләдек, - дип ассоциация рәисе Наталья Чибрикина.
Мәсәлән, хәрбиләр өчен Уфа Индустрия, азык-төлек һәм сервис колледжы укытучысы Рөстәм Нигъмәтуллин талкан, бал, чикләвек һәм киптерелгән җиләк-җимеш нигезендә кәнфитләр әзерләгән.
Шулай ук «Элио» пиццериясе дә егетләрне тәмле ризыклар белән сөендерде. Болардан тыш, хәрбиләргә как һәм мармелад тапшырдылар. Барлык сыйлар «Купер» махсус савыт-саба кибете пакетларына салынган.
Моннан тыш, ассоциация медицина хезмәткәрләренә 14 пакет калдырган, алар, үз чиратында, бу пакетларны башка госпитальләрдә дәваланучы сугышчыларга тапшырачак.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте