Зианчура районының Сакмар авылы биләмәсе үзәге Арсен авылында фронт этенә багышланган һәйкәл барлыкка килде. Ул шушы авылда туып-үскән, илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче якташлар башлангычы белән "Атайсал" проекты кысаларында гамәлгә ашырылган.
Бөек Ватан сугышы елларында "Сакмар" совхозында хәрби этләр әзерләү өчен питомник эшләгән булган.
Монда өйрәтелгән этләр фронтта солдатларыбыз белән бергә Җиңүне якынайткан.
Фото: ejansura.ru