Авторлары шушы авылдан чыккан күренекле шәхесләр — әтиле-уллы Яхъя һәм Ильяс Мөнировлар булган “Карыш” китабын уникаль дими, башкача атап та булмый! Һәрхәлдә, шәхсән үземнең аерым бер авыл тарихына, аның кешеләренә багышланган 600 битлек (!) китапны әлегә кадәр очратканым булмады. Аннары китапның илебез башкаласындагы абруйлы нәшриятларның берсендә дөнья күрүе дә күп нәрсә турында сөйли.
Хәер, китапның төп кыйммәте аның күләмендә һәм кайда дөнья күрүендә түгел, билгеле, ә биш гасыр дәвамындагы тарихи вакыйгаларны колачлап, Карыш авылына нигез салынган көннән алып, аның бүгенгесенә кадәр чынбарлык тарихны бар тулылыгында һәм объектив рәвештә ачып салуында; ул гына түгел, тарихи документлар нигезендә төбәк үсешендәге кайбер сәхифәләргә дә ачыклык кертеп, төгәлсезлекләрне төзәтүендә; Мәскәү, Уфа, Казан башка шәһәрләр архивларында тирән гыйльми эзләнүләр үткәреп, авыл тарихын татар ханлыклары, Русия дәүләтенең үсеш этаплары белән тыгыз бәйлелектә тикшерүдә; ахыр чиктә карышлыларның югары ватанпәрвәрлек рухын, аларның чын Ватан сакчылары булуын һәм шулай ук илнең рухи сагында да ныклы торуын анык тарихи дәлилләр белән раслаучы бай эчтәлегендә!
Китапны шартлы рәвештә ике өлешкә бүлеп карарга мөмкин. Беренче өлештә Алтын Урда, Болгар дәүләте, Казан һәм башка халыклар тарихыннан да бай мәгълүмат бирелә. Беренче карашка, боларның әллә кайдагы, бүгенге Башкортстан җирлегендәге Карыш авылына ни катнашы бар икән, дигән фикер дә туа. Бар икән шул! “Авыл тарихына кагылышлы документларны эзлекле тикшерү Карыш күренекле сәяси һәм хәрби эшлекле, Алтын Урда бие, Ногай ханлыгына нигез салучы Идегәйнең варислары Байбөре Тинатеев, Досмаметко, Янбайко һәм Бектяшко Бекбулатовлар, Маматлейко Менлюкаев тарафыннан нигезләнгән дип расларга ныклы нигез бирә. Моннан тыш, Казан ханлыгы кенәзе Чура Нарыковның варислары Асай, Ибрай, Аит Карачуриннар һәм кенәз Баубәкнең нәсел дәвамчылары Агей Алмашев, тарихи шәхес Батыршаның картәтисе Досалей Сүнчәләев та авылга нигез салучылар исәбендә булган. Гомумән, әлеге китапта без Карыш авылында җидедән артык күренекле нәсел дәвамчылары туплануын ачыкладык. Ахыр чиктә алар бүгенге Башкортстан җирлегендәге башка бик күп торак пунктларга да нигез салган. Карышлыларда Чура Нарыков, Сүнчәләев-Даушев, Токай Ишалеев, Ижболдин, Идегәй, Агей Алмашев, Смаил Исаев, Улюкай Бекзанов, Исук Исаев, Арслан Мазинов, Янкай Уралиев, Килей Толбаев, Акмай Кудяков, Якуб Тимер-Булатов, Маметкул Исаев, Сөнәй Килмаев, Акберды Мамеделеев һәм башка бихисап тарихи шәхесләрнең каны ага”, — дип яза бу җәһәттән авторлар.
Урынлы сорау туа: ни өчен нәкъ Карыш авылы, дөнья кендеге кебек, шушы кадәр күп тарихи, күренекле шәхесләр варисларын үзендә берләштергән соң? Бу сорауга да китапта эзлекле, тарихи документлар белән ныгытылган тулы җавап бар һәм ул хезмәттәге төп гыйльми ачышларның берсе булып тора.
Эш шунда, моңа кадәр булган гыйльми чыганакларда хәзерге Балтач районының Карыш авылына 1697 елда нигез салынган һәм биредә төпләнүчеләр килешү нигезендә башкорт җирләренә килеп утыручылар, дип күрсәтелә. Китап авторлары исә тарихи документлар нигезендә хәзерге Балтач районы җирләренә татар мишәрләренең хәрби хезмәт алып бару өчен патша хөкүмәте тарафыннан 1659 елда китерелүен, аларга патша указына ярашлы, 20-60 чет (1 чет – 0,5 гектар) җир биләмәсе бирелү фактын раслаган. Моңа кадәр исә алар Алатырь, Арзамас, Кадом, Темников, Романов, Свияжск, Кумыш кебек өяз үзәкләрендә, Уфа крепостена күчерелгәнче, Идел буенда намус белән хезмәт итеп, Ватанга һәм патша Русиясенә тугрылыгын күрсәткән. Һәм, билгеле, алар арасында очраклы кешеләр булмый. Яңа урында, Карыш авылы җирлегендә бик күп күренекле, тарихи шәхесләрнең варислары туплануы да шуның белән аңлатыла. Чөнки Русия чикләрен һәм дәүләт эчендәге эчке тәртипне саклауга татар мишәрләреннән сәяси-хәрби яктан ышанычлы һәм тарихта эзле шәхесләр генә сайлап алынган.
Шул ук вакытта, китап авторлары күренекле галим Әнвәр Әсфәндияровның “История сел и деревень Башкортостана” хезмәтенә нигезләнеп, 1693 елның 6 июлендәге документка ярашлы, җир биләмәләрен киңәйтү максатында хәрби хезмәт сословиесендәге мишәрләрнең башкортлардан өстәмә җир территорияләре сатып алуын, соңрак анда үз туганнарын һәм авылдашларын кертү фактын да билгели.
Әйтергә кирәк, Карышны нигезләгән тарихи шәхесләрнең варислары да бу җәһәттән Ватанга намус белән хезмәт итә һәм Русия сагында ныклы тора. Бу уңайдан китаптагы “Пруссиядән Франциягә кадәр!” дигән бүлектә бүгенге Башкортстан территориясенең төньяк-көнбатышында хәрби хезмәт алып баручы карышлыларның хәрби походларда катнашуы, каһарманлыгы, батырлыклары һәм югары бүләкләргә лаек булуы турында ярыйсы ук тулы язылган. Әйткәндәй, алар арасында китап авторларының турыдан-туры ерак картәтиләре булган Агей Алмашев, Акберды Мамеделеевның дәвамчылары да, зур батырлыклар күрсәтеп, шактый югары хәрби вазыйфалар башкара. Мәсәлән, Борһановның улы Каһарман Фәйзуллин бик күп җаваплы операцияләрдә катнашып һәм хәрби ранг буенча үрләп, зауряд-походный старшина дәрәҗәсенә кадәр ирешә. Агей Алмашев — сотник, Әсфәндияр Сәгыйтов — зауряд-хорунжий була. Гомумән, карышлылар, шул исәптән авторлар Яхъя һәм Ильяс Мөнировларның ерак картәтиләре 200 елдан артык, хәрби сословиедән чыгарылганга кадәр, мишәр полклары составында намус белән Ватанга хезмәт итә, дәүләт җитәкчелеге билгеләгән җаваплы бурычларны үти!
Императрица Екатерина IIнең Указына ярашлы, 1788 елның 22 сентябрендә Уфада мөселманнарның Диния нәзарәте оештырыла. Бу, үз чиратында, төбәктә мәчетләр төзелешенә ныклы этәргеч бирә. Аларга имамнар исә күптапкырлар Ватанга тугрылык үрнәге күрсәткән, ышанычлы һәм төпле дини белемгә ия булган кешеләр арасыннан сайлап алына. Һәм патша җитәкчелеге, беренче чиратта, хәрби сословиедән булган кешеләргә өстенлек бирә.
Шул рәвешле 1846 елның 24 сентябреннән китап авторларының картәтиләре Карыш авылында икенче мөһим юнәлешне — имам-хатыйблар сыйфатында дини һәм халыкны рухи-мәдәни агарту эшчәнлеген җитәкли! Бу уңайдан, гомумән, Балтач төбәгендә дини тормышның аякка басуы һәм тернәкләнүе, мәчетләр төзелеше турыдан-туры аларга бәйле, дисәк тә һич арттыру булмастыр. Яхъя Мөнировның карт картәтисе Сәетбаттал Әмитов (Агиев), Карыш авылында гына ике җәмигъ мәчете салдырып, улларына төпле белем биреп, тирә-юньдә зур абруй казана. Аның уллары Габделмөнир (Яхъя Мөнировның картәтисе), Галинур имамнар да әтиләре эшен лаеклы дәвам иттерәләр. Ул чордагы күпчелек документлар Габделмөнир имам-хатыйб култамгасы белән имзаланган. Уллары Фәйзрахман белән Ногыманга да тирән дини белем бирү хәстәрен күрә Габделмөнир мулла. Шул рәвешле Мөнировларның картәтиләре 1846 елдан 1931 елга кадәр, 85 ел дәвамында Балтач төбәгендә дини лидерлар була. Түбән Карыш авылындагы үзләре салдырган барлык өч мәчеттә дә алар имам-хатыйб һәм мөгаллимнәр сыйфатында халыкка дини, рухи-әхлакый, мәдәни тәрбия бирү буенча колачлы эш алып барып, бер үк вакытта дөрес дәүләт сәясәтен үткәрүгә дә зур өлеш керткән. Ягъни бу очракта да кичәге хәрби сословиедә булган мишәрләр, тарихи шәхесләрнең варислары дәүләт дәрәҗәсендә мөһим бурыч башкарган!
Гаять зур каһарманлык һәм Ватанга тугрылык үрнәген Карыш авылы кешеләре Бөек Ватан сугышы елларында да күрсәтә. Карышлылар каһарманлыгына һәм батырлыгына китапта иң зур бүлек багышланган. “Түбән Карыш авыл Советына караучы торак пунктлардан барлык яугирләр, тыл батырлары исемлеген төзеп, тулыландырып, әлеге китапта урнаштыруны намус эше дип санадык. Илебез батырлары турында якты хәтер безнең йөрәкләрдә мәңге яшәргә тиеш!” — дип билгели бу җәһәттән авторлар.
1941-45 елларда Кызыл Армия сафларына Балтач районыннан 10700 кеше алына. Аларның 5708е яу кырында батырларча һәлак була. 3800 балтачлы күрсәткән батырлыгы өчен орден-медальләр белән билгеләнә.
Түбән Карыш авылыннан да 331 кеше, шул исәптән 6 хатын-кыз яуга китә. Аларның 165енә генә Җиңү белән туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп була, 166 кеше яу кырында башын сала.
Китапта Түбән Карыш авылының яу һәм тыл батырлары турында гына түгел, Яңа Тормыш, Анновка авыллары каһарманнары турында да тулы мәгълүмат урнаштырылган. Югары дәүләт бүләкләре, орденнар белән бүләкләнүчеләр турында исә аерым мәкаләләр дә бирелгән. Маһинур һәм Сәетгали Фәйзуллиннар, Фәттах Сәитов, Факаитдин Гаитов, Әхкәм Сәхапов, Гата Йосыпов, Мәүләви Сәхәбетдинов, Рифкать Тукаев, Фәйзелкаюм Шәяхмәтов, Фәйзелкарам Сәхапов, Габдулхак Агеев, Әхмәтфәиз Хафизов, Караметдин Зараев, Нәҗип Мөниров һәм башкалар турында язмалар шундыйлардан. Гомумән, бу җәһәттән китап Балтач районының Бөек Ватан сугышы каһарманнарына тере һәйкәл булып тора дисәк тә, хата булмастыр. Хәер, олы йөрәкле Мөнировлар берничә ел элек авылда Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышлап мемориал булдыру хәстәрен дә күрде. Ватан каһарманнарына “Кызыл таң” гәзитенең тоташ сигез санында дөнья күргән күләмле язма багышлады. Хәзер исә якташ-яугирләрнең батырлыгын алар саллы китапта мәңгеләштерде! Афәрин!
Шушы урында “Карыш” китабы белән кыскача таныштыру мәкаләсенә нокта куярга да булыр иде. Әмма түбәндә тамырлары турыдан-туры Карыш авылы белән бәйле шәхесләр, замандашларыбыз, аларның республикабыз, илебез, дәүләтчелегебез үсешендәге роле турында мәгълүмат китермәсәм, Карышның никадәр тарихи һәм никадәр данлыклы авыл булуы тулысынча ачылып бетмәс кебек. Карышны Карыш иткән шәхесләр исемлегенә тагын бер күз салыйк әле! Данлыклы Сүнчәләй варислары: Досалей Сүнчәләев — сотник, Токтаралей Досалеев — мулла, Абдулла Токтаралеев (Батырша) — мулла, Мөслим Аширов — Себер даругасының Исетск провинциясе старшинасы, Абдулла Мөслимов — ахун, Исетск провинциясендә мишәрләрдән Уложенная комиссия депутаты, Борһанов улы Каһарман Фәйзуллин — зауряд-походный старшина, Каһарманов улы Мөхәммәдйосыф Борһанов — имам-хатыйб, Беренче җәмигъ мәчете мөгаллиме, Гата Йосыпов — Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, мәктәп директоры, Сәгыйть Сүнчәләев — шагыйрь, тәрҗемәче, Шәриф Сүнчәләй — БАССР халык мәгарифен оештыручы, Башкорт дәүләт педагогия институтының беренче директоры. Бу урында шуны да билгеләп үтәсе килә: бер нәселдән булган Шәриф Сүнчәләй — БАССРда халык мәгарифен оештыручы булса, Мансур Ибраһимовның варисы Сабир Җиһаншин БАССРның соңгы мәгариф министры буларак тарихка кереп калды һәм тармак үсешен гаять югары баскычларга күтәрде. Аның исеме республика мәгарифе тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Әйткәндәй, китап авторлары Мөнировларны Җиһаншиннар белән ныклы туганлык җепләре дә бәйли.
Кенәз Баубәк варислары: Агей Алмашев — сотник, Әсфәндияр Сәгыйтов — зауряд-хорунжий, Габделмөнир Амитов-Сәетбатталов — имам-хатыйб, Галинур Амитов-Сәетбатталов — имам-хатыйб, Фәйзрахман Мөниров — имам-хатыйб, Ногыман Мөниров — мулла, Нәҗип Мөниров — Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры; Габделхак Агеев — Новосибирск өлкәсенең Кыштовка авылы имам-хатыйбы, Якуб Вахитов — Татарстанның Арча районындагы “Мөхәммәдвафа” мәчете имамы.
Ижболды варислары: Токаев Ишалеев – Тукаев Рифкать Галимҗан улы — Дан орденының тулы кавалеры, I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары иясе, СССРның мәгариф отличнигы.
Янә дә Идегәй нәселеннән Сафарали Байбуринны атарга кирәк. Ул бүгенге Чишмә районының Сафар авылына нигез салучы булып тора. Шушы ук нәселдән Мәхмүт Бикбулатов исә озак еллар Уфа шәһәренең Орджоникидзе районын җитәкләде.
Сотниклар Ибрай Исаев, Сөләйман һәм Чяпай Микулаевлар, Мещера старшинасы Яныш Абдуллинның нәсел тамырлары исә Казан кенәзе Чура Нарыковка барып тоташа.
Шушы урында Агей Алмашевның һәм Акберды Мамеделеевның турыдан-туры варислары булган авторлар Яхъя һәм Ильяс Мөнировларның да республика, ил күләмендә билгеле казанышларын аерым атап үтәсе килә. Ярты гасырдан күбрәк гомерен мәгарифкә багышлаган, 20 ел — Балтач районы мәгариф бүлеген, тагын да шулкадәр вакыт район үзәгендәге 1нче мәктәпне җитәкләгән остаз-педагог Яхъя Мөнировның фидакарь хезмәте Башкортстанның атказанган укытучысы, РСФСРның һәм БАССРның халык мәгарифе отличнигы, башка күпсанлы дәүләт бүләкләре белән билгеләнгән. 90 яшь үрендә дә иҗтимагый тормышның уртасында кайнап яшәүче ветеран-укытучы Балтач районының шәрәфле шәхесе дә! Ильяс Мөниров исә хезмәт баскычлары буенча Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасына кадәр күтәрелеп, бүген илебез башкаласы Мәскәүдә уңышлы эшчәнлек алып бара! Болардан чыгып әйтәсе килгән фикер: заманында Русия дәүләтенә тугры хезмәт күрсәтүчеләр нигезләгән Карыш авылы кешеләре бүген дә марканы югары тота, чын ватанпәрвәрлек үрнәге күрсәтеп, республика һәм ил күләмендә җаваплы бурычларны тормышка ашыра!
Һәм, ниһаять, китап авторларының зур гыйльми ачышы булган тагын бер нәрсәне билгеләп үтәргә кирәк. “Карыш” китабында Абдулла Токтаралеев — 1755-56 еллардагы халык баш күтәрүләренең төп идеологы Батырша беренче тапкыр аерым бер дин тотучыларның хокукларын гына яклап чыгыш ясаучы түгел, ә Русия дәүләтендә яшәүче барлык диннәр, милләтләр вәкилләренең һәм халыкларының тигез хокуклыгы өчен көрәшүче буларак каршыбызга килеп баса.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: китапта беренче тапкыр Батыршаның тулы шәҗәрәсе китерелә.
“Батыршаны инерция буенча бер динне яклаучы буларак кабул итүчеләр өчен ул барлык диннәрне яклап чыгыш ясаган дигән фикер, ихтимал, сәеррәк яңгырар. Әмма аның “Гарызнамә” әсәрендәге фактлар шуны сөйли: ул халыкны икенче дин тәгълиматларын көчләп тагуга каршы баш күтәрүгә чакырып, тәү чиратта, барлык диннәрнең тигез хокуклылыгын алга сөргән һәм Ислам эшлеклеләре арасыннан тәүгеләрдән булып Русия халыкларының тигез хокуклылыгы сагына баскан. Нәкъ менә Русия халыкларының тигез хокуклылыгын яклаган Батырша 1755 елда Идел-Урал буе халыкларына көчләп башка дин тәгълиматларын тагуга каршы хәрәкәтне җитәкли. Һәркемнең дин тотуга тигез хокуклы булырга тиешлеген сызык өстенә алып, ул мондый хокук бозуның кичектергесез булган кире нәтиҗәләре турында кисәтә.
Русиядәге гыйльми даирә әле ХIХ йөз башында ук Батырша алга сөргән төрле дин кешеләренең тигез хокуклылыгы турында идеяне дәүләтнең иҗтимагый үсешендә һәм милләтара сәясәтендә мөһим этап буларак билгели. Ахыр чиктә бүген илдә намус һәм дин иреге Русия Федерациясенең төп законы — Конституциянең 37нче мәддәсе белән ныгытылды.
Киләсе елда 300 еллыгы билгеләнәчәк Батырша алга сөргән идеология бүген шунысы белән дә аеруча кыйммәт. Америка җитәкчелегендә коллектив Көнбатыш тәү чиратта нәкъ менә Русия халыкларының бердәмлеген какшатырга тели. Бу җәһәттән Батырша үткәргән идеологиянең әһәмияте бүгенге заман шартларында тагы да арта төшә”, — дип шәрехли китап авторлары.
Кыскасы, бер авыл, аның тарихи шәхесләре белән тыгыз бәйлелектә, Русия дәүләтенең күп гасырлык тарихын колачлап, бүгенге дәүләт үсешендәге, тышкы һәм эчке сәясәттәге көнүзәк мәсьәләләрне дә кыю күтәреп чыга китап авторлары. Һәм гасырлар дәвамында Русиягә тугрылык белән хезмәт итүчеләрнең варислары язган әлеге китап башыннан ахырына кадәр көчле ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган, Русиянең иминлеген, куәтен ныгытуга хезмәт итә, тышкы агрессорның бүген дә йокламавы турында кисәтә. Афәрин авторларга!
Илдар ФАЗЛЕТДИНОВ.