Наҗар абый Алман җиренә куылган хатын-кызларны Плецензее төрмәсеннән азат итүдә катнаша. Аннары немец тәмугыннан котылган тоткыннарның йөзен бик озак вакыт оныта алмый.
Әлеге төрмәдә унбер татар егете Муса Җәлил, Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Баталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаровның башларын чапкан гильотинаны күрә. Бу җан тетрәткеч вакыйга турында ул “Кичер мине” (Муса Җәлилгә) шигырендә тасвирлый:
Хәтерлимен төрмә
коймаларын,
Бәреп кергән тимер капканы.
Үз күзләрем белән
күргәнмен мин,
Үз кулларым белән
тотканмын мин
Сине харап иткән балтаны.
Бу хәтерләү нигә кирәк
хәзер —
Синең даның шуңа калганмы?!
Палачларга сине бирмәс идем,
Кичер мине — соңлап
барганмын!
М. Г. Хәмидуллина 2015 елда дөньяга чыгарган “Публицистика” китабында абыйның сугыштан кайткан көннәрен тасвирлаган бер фрагментка тап булдым.
Менә ни сөйли абый: “Әйе, сугыш беткәнгә күп еллар үтеп китте. Сугыштан кайткан көннәрем, исән калган авылдашларым белән күрешкәннәрем, сөйләшкәннәрем кичәгедәй күз алдымда. Алар барысы да дип әйтерлек миңа агай кешеләр иде. Ни өчендер яшьтәшләремнең, чордашларымның шул елларда ничек булганнарын бик үк хәтерләмим, аларның дүрт саннары да тигез булгангамы, безнең очрашулар гадәти булып калган, ә менә гарипләнеп кайтканнар күз алдымда. Алар — Вәгыйзь абзый, Ямалетдин абзый, Нурлыгаян абзый, Имаметдин абзый, Дәүләтхан абзый. Хәзер алар барысы да вафат, алар гына түгел, исән-сау кайтканнары да. Колхозны аякка бастыру өчен көчләрен аямаганнары да, бер-икедән башкасы, гүр иясе булдылар, аларның сөякләре Миңеште зиратында ята. Ә инде кайтмаганнар? Кайтмаганнар, һәлак булганнар бер авылдан гына — 165. Аларның исемнәре мәрмәр ташка уеп язылган.
Бераз артка чигенеп, шуны да әйтеп китим әле. Ул обелискны шул вакыттагы колхоз рәисе Фәйзелгаян Фәйзрахманов белән икәү эшләдек. Башта мәктәп балаларын өй буенча йөртеп, һәлак булганнарның исем-фамилияләрен яздырып алдык. Шуннан исем-фамилияләрне алфавит буенча тезеп, исемлек төзедек.
Шул эшләрне эшләгән көннәрдә сугыш башлануга 24 ел үтеп киткән иде һәм ул кешеләр онытылган кебекләр иде, ләкин исемлекне төзегәндә һәрберсенең йөзе, күз карашлары, сөйләшкән чагында тавышлары, йөрешләре, хәтта Галихан абзыйның балачактан калган күз төбендәге яра эзе дә күз алдыма басты. Шул 165 исемне Уфада мәрмәр ташка яздырдым. Шуннан авылга алып кайттым. Архитектор Гомәров минем үтенечем буенча обелиск сынын бушлай эшләде.
Ниһаять, обелискны ачу тантанасында катнаштым, Фәйзрахманов белән безнең эшләгән эш эзсез калмады: шул елларда ВЛКСМның өлкә комитеты секретаре Поройковның Башкортстан комсомолларының эше турында язган кечкенә китабында шундый юлларны укыдым: “Силами комсомольцев колхоза “Восток” (ул безнең колхозның исеме) установлен обелиск погибшим на фронтах Великой Отечественной войны”. Менә сиңа мә, дидем эчемнән генә”.
Абый Белоруссия фронтында 2нче танк армиясе сафында сугышкан, Молдавияне, Польшаны, Белоруссияне азат итүдә, Берлинны алуда катнашкан.
1999 елның 9 маенда аны Дүртөйле телевидениесенә Бөек Җиңүгә багышланган тапшыруга чакырдылар. Ветераннарның күкрәкләрендә — медальләр, орденнар, Наҗар Нәҗми гап-гади костюмда, түшендә бер медаль дә, орден да юк. Югыйсә, ул ике тапкыр икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены, “Октябрь революциясе” ордены, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен” медальләре һәм башкалар белән бүләкләнгән.
— Абый, нигә орденнарыңны тагып бармадың? — дип кызыксындым.
— Әй, икенче елга тагармын әле...
Сиздем-тойдым, эчендәгесен әйтеп бетермәде. Ул сугыш турында сөйләргә яратмый иде. Ә менә туганнары пулеметчы, отделение командиры Карам һәм хәбәрсез югалган Гыйләҗ Нәҗметдиновларга багышланган “Бертуганнар” исемле поэмасында сугыш фаҗигасен җан тетрәткеч итеп тасвирлый. Ул бу әсәре белән абыйларына һәйкәл куйды дияргә була:
Нинди көчле иде безнең агай,
Көчле иде җаны-бәгыре.
Ә ул ята әнкәй белән бергә,
Миңештедә аның кабере.
Ә синеке, Гыйләҗ агай,
кайда?
Күңелләрдә авыр җәрәхәт...
Тик үлемсез бөек шул өч
таган:
Безнең Иман, Өмет,
Мәхәббәт.
Сугыш тәэссоратлары Нәҗметдиновлар гаиләсендә тынып тормады. Гыйләҗ абый утыртып киткән миләш әле дә күз алдымда. Наҗар абыйның бу хакта да шигыре бар. “Миләш” шигырендә улын югалткан ана кайгысын ике юлда сурәтли:
“Миләшкә карый да әнкәй,
Кабатлый: Гыйләҗ, Гыйләҗ!”
Миләш агачына бәйле тагын бер тарих, искә төшеп, йөрәк кысылып куя. Җимешләре кып-кызыл булып пешеп утырган мизгел. Бергә уйнаган кызлар арасында Гадилә исемле кыз да бар. Бәләкәй абыйдан (Рамилгә шулай дәшә идек) миләш өзеп бирүен сорыйбыз. Ә ул: “Сезгә бирмим, сезнең әтиегез бар, Гадиләгә бирәм — ул ятим”, — ди торган иде.
Гыйләҗ абыйның иң кече улы Рамил әтисен бер дә күрмәгән. Ул сугыш башлангач туган бала, һавада самолет очкан саен: “Әтиемне алып ка-а-а-айт”, — дип, артыннан йөгергән...
Мин сугыштан кайткан елны
Син кечкенә малай идең.
Самолет күрсәң, артыннан
Кычкырып кала идең.
“Эй, самолет, самолет,
Әтиемне алыйп кайт!”
Миләш ишекне ачуга ук күзгә ташлана иде. Наҗар абыйның да алмагачлары өйдән чыгуга күренеп тора. Шушы алмагачларга карап, мине искә алырсыз, дип әйтүе бүгенгедәй хәтердә.
Гыйләҗ абыйның хатыны Галия җиңги турында да бер-ике сүз әйтми булдыра алмыйм. Балалары үсеп, төрле якларга таралгач та без аны ташламадык, һәрвакыт хәлен белешеп тордык. Берчак мин аңа: “Җиңгәчәй, Гыйләҗ абыйны оныткансыңдыр инде”, — дип әйтеп салдым. Аның җавабы мине таң калдырды: “Юк, кичә генә чыгып киткән кебек, әле булса колагымда аның сүзләре яңгырап тора. Онытылырлык түгел...”
Наҗар абыйның сугышта кадерлеләрен югалткан һәркемгә кагылучы тагын бер шигырен гел искә алам:
Сугыш утларында күпме
Кала, авыллар янды.
Туган-үскән өйдән күпме
Көл-күмер торып калды.
Безнең якта дошман уты
Өйләрне яндырмады.
Әмма бер генә өйне дә
Хәсрәтсез калдырмады.
Өй рәтеннән күпме ятим,
Күпме тол хатын калды.
Күпме йөрәк, күпме язмыш
Кайгы утында янды.
Йорт янса, аны яңадан
Матурлап салып була.
Әй, ятимлек... Ул — янган
йорт,
Гел янган көе тора.
(“Янган йорт”).
Лена Нәҗметдинова.
Дүртөйле районы.