Үзенең чыгышында Белоусов Оборона министрлыгындагы эшләр белән таныша башлавын әйтте. Беренче чиратта элекке вице-премьер, Русия Кораллы Көчләрен комплектлау төп мәсьәлә булып тора, диде. Шул ук вакытта мобилизация турында сүз бармый.
– Сүз планлы чаралар турында бара, әмма шуңа да карамастан, бу процесс бара, биредә гражданнарны чакыру да, контракт мәсьәләсе дә мөһим, – дип ассызыклады Андрей Белоусов.
Моннан тыш, сугыш хәрәкәтләренең яңа ысулларын эшләргә кирәк. Шуңа бәйле рәвештә Русия Армиясенә укырга гына түгел, ә дошманнан өлгеррәк булырга кирәк.
Шулай ук Русия Оборона министрлыгы башлыгы вазыйфасына кандидат хәрби белем бирүдә кайбер проблемалар туплануын таныды.
СВОда катнашучыларга ташламалар рәсмиләштергәндә җитди бюрократик тоткарлыклар бар. Шулай ук дәваханәләрдә сугышчыларга хезмәт күрсәтү проблемалары. Бүген еш кына гражданнар табиблары ветераннарны дәвалаудан баш тартып, хәрби госпитальгә мөрәҗәгать итүләрен сорый. Барысы да бюрократик тәртипсезлек аркасында.
Царьградның сәяси күзәтүчесе Андрей Перла билгеләп үткәнчә, Белоусов "хәрби социалка"дан башлады һәм шулай итеп хәрбиләрнең, гамәлдәге армия сугышчыларының, иреклеләрнең, волонтерларның һәм аларның гаилә әгъзаларының бик күп өлешендә үзенә яхшы караш тудыра алды.
фото: мк.ру