Бөек Ватан сугышы ветераннары Шәриф Мөсәгыйтов һәм Петр Алексеевның йортлары алдында үткән парадлар бәйрәм төсе алды. Анда район хакимияте башлыгы Арслан Шәһәретдинов катнашты һәм, Җиңү көне белән тәбрикләп, ветераннарның рух көченә соклануын әйтте.
– Өлкән яшьтә булуларына карамастан, ветераннарыбыз көчле рухлы һәм нык булып кала. Моңа сокланмый мөмкин түгел. Бүгенге яшьләр – шул вакыйгаларның тере шаһитларын күрү, авыр вакытлар һәм совет халкының батырлыгы турында алардан ишетү мөмкинлегенә ия булган соңгы буын, дисәң дә була. Ветераннарыбызның акыллы киңәшләре һәм үгет-нәсыйхәте яшьләргә тәэсир итә, чөнки ветераннар – бар яклап та үрнәк булып тора, – диде Арслан Нәзир улы, парадта чыгыш ясап.
Әйткәндәй, Бөек Җиңү көне алдыннан гына Шәриф абый Мөсәгыйтов 99 яшен билгеләде һәм күркәм гомер бәйрәме уңаеннан ихлас котлаулар кабул итте. Шәриф Гади улының Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары күпсанлы бүләкләр белән билгеләнгән, шулар арасында – II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре бар.