19 майдан 20 майга каршы төндә хәрби заданиене үтәгәндә Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Алексей Локотченко яраланган.
Бу хакта парламент Рәисе Константин Толкачев хәбәр итте.
- Бахмут шәһәре янындагы сугыш вакытында безнең егетләр Украина артиллериясе утына эләгә. Алексей Локотченко зур кан югалту белән оператив рәвештә хәрби госпитальгә китерелә. Ул аңында, иртән мин аның белән телефоннан сөйләштем, аның хәле тотрыклы дип бәяләнә. Депутатлар элемтәдә тора һәм һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер. Кызганычка каршы, шул ук сугышта Алексейның хезмәттәше – безнең якташыбыз һәлак булган, ул командирны үз гәүдәсе белән каплаган һәм шуның белән аның гомерен коткарган, ди Константин Толкачев.
Алексей Локотченко 2024 елның февралендә СВО зонасына китә, беренче көннәрдән үк алгы сызыкта була. Артиллерия расчеты командиры булып хезмәт итә, соңрак взвод командиры итеп билгеләнә.
- Бер атна элек, сәфәр вакытында мин Алексей Локотченко хезмәт иткән подразделениегә бардым. Сугышчылар белән очраштым, алардан депутатыбызга карата җылы, ихтирамлы сүзләр ишеттем, – диде Константин Толкачев.
Исегезгә төшерәбез, СВОда, шулай ук, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Яков Кугубаев катнаша.
Фото: башинформ