+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Әсән" кайткан

Яраланганнан соң реабилитация үтәргә кайткан җырчы Радик Динәхмәтов СВО ихтыяҗларына 3 миллион сум акча күчергән.

"Әсән" кайткан
"Әсән" кайткан
Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтов, үз теләге белән генерал Таһир Кусимов исемендәге батальонның медвзводына хезмәт итәргә киткән иде.

Ул СВО ихтыяҗларына 3 млн сум акча күчергән, дип яза "Башинформ".

СВО зонасында "Әсән" җәрәхәтләнгән, кабыргаларын сындырган. Хәзер 20 көнлек реабилитациягә кайткан. Якташыбыз, хәрбиләрнең алгы сызыкта алган яралары белән чагыштырганда, аның җәрәхәтләре кечкенә, дип саный. Шуңа күрә Оборона министрлыгы бүлгән компенсацияне махсус хәрби операциядә катнашучыларның ихтыяҗларына бирергә карар иткән.

Республика Башлыгы киңәшчесе Алик Камалетдинов белән бергә «Башкортостан» полкының медицина ротасы өчен пилотсыз аппаратлар һәм башка җиһазлар, ә калган суммага Бишбүләк һәм Дүртөйле районнарында маскировка челтәрләре үрүче волонтерлар өчен кирәкле материаллар сатып алу яхшырак булыр, дигән фикергә килгәннәр.

"Мин бу егетләр белән, алар белән бергә булуым һәм санитар, шофер буларак кечкенә өлешемне кертүем 
белән горурланам. Барыбыз да бергәләп бу күптән көтелгән җиңүне якынайтыйк!" - дип Радик Динәхмәтовның сүзләрен китерә "БСТ" каналы.
 
фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: