+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
27 Май 2024, 02:05

"Өч миллионны СВОга тапшырып, дөрес эшләдем"

Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтовның махсус хәрби опрациядән яраланып кайтуы турында язган идек. Бу хакта аның үзе белән сөйләшеп алдык.

- Радик, хәлләрегезне белешмәкче идек.

- Аллага шөкер, хәлем аруланды. 5 апрельдә позициядә булганда мина шартлау нәтиҗәсенә яраланган идем. Кабыргаларым сынды. Госпитальдә яттым. Аннары 20 көнгә реабилитация үтәргә кайтарып җибәрделәр. Бүген Дүртөйледәмен, оныгым, улым белән кайткан идек. Туганнар белән күрештек. 11 июньдә юлга чыгам.

- Сез быел июньдә кайтырга тиеш идегез бит инде...

- Минем контракт 5 июльдә тәмамлана. Аннары командование ничек хәл итә инде.

- Яраланган өчен алынган 3 миллион сум акчагызны СВО ихтыяҗларына тапшыргансыз дип ишеттек...

- Дөрес. Госпитальдә ятканда килеп төште ул акча. Шунда ук аны махсус хәрби операциягә юнәлтү теләге туды. Госпитальдә 1 ай да 10 көн яттым, бик күп авыр яралы егетләрне күрдем. Аларның 90 проценты диярлек алгы сызыктан китерелгән. Менә кемнәр чын герой! Аларның шулкадәр интегүләрен, газапларын күрдем. Минем җәрәхәт һәм алгы сызыкта безнең батырлар алган жәрәхәтнең аермасы зур. Һәм шушылардан соң СВО өчен 3 миллионны тапшырып дөрес эшләдем дип уйлыйм. Анда булган һәркем шулай эшләр иде.

- Ул акча нәрсәгә юнәлтеләчәк?

- Акча мәсьәләсендә шунда ук республика Башлыгы киңәшчесе Алик Камалетдиновка шалтыратып, киңәш сорадым. Монда шуны да ассызыклыйсы килә: Алик Финзирович - бик тырыш кеше, ул СВОдагы бөтен хәлләр белән хәбәрдар, барысын да белә һәм һәрвакыт дөрес киңәшен бирә. Моның өчен аңа зур рәхмәт. Бер миллион сумны пилотсыз очкычлар сатып алуга юнәлтергә булдык. Икенче миллионы - үзебезнең медрота ихтыяҗлары өчен. Безнең медрота Башкортстан кешеләреннән генә төзелгән, иң изге күңелле медицина хзмәткәрләре алар. Өченче миллион Бишбүләк һәм Дүртөйле районнарыннан СВОга маскировка челтәрләре үреп җибәрүчеләргә кирәк-яраклар алырга тотынылачак. Алар Уфага килде, күрештек, бергә материаллар сайлап алдык.

- Радик! Бу эшләрегез өчен зур рәхмәт Сезгә! Савабын күрегез!

- Аллаһ авырлыкны һәркемгә күтәрердәен генә бирә. Сабыр, түзем булып, дөрес юл табып, гел алга барырга кирәк. Башкортстан, алга, дибез бит. Бу ярдәм итә! СВОда күп нәрсәгә карашым үзгәрде. Күпләр шулай ди. Күп нәрсәнең кадерен аңлый башлыйсың. Аллаһ бирса, 31нче "Башкортостан" полкы командованиесе җитәкчелегендә һәм безнең батыр солдатлар белән җиңеп кайтырга язсын. Башкортстан АЛГА! Жиңү бездә булачак! Амин.   -Амин шулай булсын! Рәхмәт, Радик!

ДАН СИҢА , ДАН, РАДИКЖАН
(Кыю яугир, Башкортстанның халык артисты, милли горурлыгыбыз Радик Динәхмәтовка)

Куркыныч килсә Ватанга,
Бронежилет кияләр.
Радик кебек янып-көеп,
Илне шулай сөяләр.

Фашист явы баш күтәргәч,
Түзәләме ир-егет?
Басты батыр ил сагына,
Кирәкмәде һич үгет.

Иманы бар калебендә,
Кулларында автомат.
Бәгырьдән агылган моңы —
Дошманнарга шах та мат.

Батыр яраларсыз түгел
Басты янә сафларга.
Яраларын ямаштырып,
Ватан данын якларга.

Илне дә акчага түгел,
Саклау тиеш, ди, бушка.
Өлеше өч миллион — бүләк
Жиңү өчен алышка.

Бар да бәйле намуска,
Байлык бер айлык, юкса.
Акча булыр бер мукча,
Илдә тынычлык булса.

Себереп түгү насыйп итсен
Фашизмдай зәхмәтне.
Калкан булыр изге дога —
Газиз халкың рәхмәте.

Дастаннарда дан жырланган
Нәселебез Алыптан.
Илгә авырлык килгәндә,
Булма куркак сарыктай.

Таракандай посып кына
Карап ятмас ярыктан
ДинӘхмәтов РадикЖАН.
Бар яктан да халыкчан,
Кыю! Батыр! Арыслан!

Рафига Усманова
25.05.2024 
Фото: җырчының шәхси архивыннан

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас