+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
31 Май 2024, 06:18

Кызларыбыз да алгы сызыкта!

Күмертаудан фельдшер СВО зонасында 2023 елдан хезмәт итә. Әле “Фиби” позывнойлы кыз кыска вакытлы ялга кайткан.

Кызларыбыз да алгы сызыкта!Кызларыбыз да алгы сызыкта!
Кызларыбыз да алгы сызыкта!
Күптән түгел ул 12нче мәктәпнең 5нче сыйныф укучылары белән очрашкан. Укучылар махсус хәрби операциядә катнашучылар белән күптәннән дуслык мөнәсәбәтләре урнаштырган. 8 Март бәйрәме хөрмәтенә алар “Фиби” өчен махсус котлау видеосы төшереп җибәргән. Хәзер исә “Фиби” 5нче сыйныф укучылары янына кунакка үзе килгән.

Очрашу әңгәмә форматында узды. Балалар хәрби тарихларны кызыксынып тыңлады, хезмәт турында сораулар бирделәр. “Фиби” медицина хезмәткәре һөнәрен сайлавына һич тә үкенмәвен әйтте.

– Бу безнең бурыч – авыр һәм хәвеф янаган урында булу. Шәфкать туташлары анда кирәк, егетләрнең гомерен саклап калучылар без, – ди “Фиби”.
Ул 1993 елдан Күмертау шәһәр дәваханәсендә эшли. Хезмәт юлын анестезиология һәм реаниматология бүлегендә башлый. Актив хезмәткәр була, коллективның иҗтимагый тормышында катнаша. Махсус хәрби операция башлангач, шунда ук СВО зонасына барырга карар кыла, чөнки аның осталыгы белән меңләгән кешенең гомерен саклап калырга мөмкин. Хезмәткә психоневрология бүлегеннән китә.

“Фиби” дүрт тапкыр үз теләге белән хезмәткә алуга гариза тапшыра, хәрби шәфкать туташы булырга тели, ләкин ул вакытта хатын-кызларны алмыйлар. Ниһаять, “Башкортостан” полкына медиклар җыюларын белгәч, 10 минуттан кадрлар бүлегендә була ул, волонтерлар исемлегенә беренчеләрдән булып языла. Өч ай Самара өлкәсендә хәрби укулар урынында була, аннары СВО зонасына китә.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас