Ул кыска вакытлы ялга кайткан. Узган ел якташыбыз Русия Милли гвардиясе гаскәрләренең Саратов хәрби институтын тәмамлаган. Быел гыйнвардан взвод командиры булып хезмәт итә. Туй көнендә егет 24нче туган көнен дә билгели.
Шул ук көнне тагын бер махсус хәрби операциядә катнашучы сөйгән кызы белән мөнәсәбәтләрен законлаштырды, дип хәбәр иттеләр шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәтеннән. Яшь гаиләләрне хакимият башлыгы Азамат Юлдашбаев котлады. Сугышчыларга хәрби бурычларын лаеклы үтәгән өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.
– Кадерле яшь парлар, сезне зур вакыйга белән чын күңелдән котлыйм! Алгы сызыкта хезмәт итүчеләр – чын ир-егетләр, без сезнең белән бик горурланабыз! Барлык ир-егетләребезгә – тизрәк исән-сау өйләренә кайтырга, ә хатын-кызларыбызга зур сабырлык телим. Барысы да яхшы булыр, авырлыклар артта калыр, – диде Азамат Морзагали улы. – Бер-берегезне яратыгыз, бер-берегезне саклагыз һәм хәзерге кебек бәхетле булыгыз!