“Әхияр” позывнойлы сугышчы Кушнаренко авылында туып-үсә. 1нче урта мәктәпнең тугызынчы сыйныфын тәмамлаганнан соң авыл хуҗалыгы һөнәрчелек училищесына укырга керә.
Таза һәм сәламәт егет булып үсә, спорт белән шөгыльләнә. Чаңгыда узышуны һәм велосипед спортын аеруча үз итә. Җиңүләре һәм призлы урыннар алган өчен күп медаль һәм грамоталар белән бүләкләнә. Аларны республика һәм район дәрәҗәсендәге төрле ярышларда яулый. Училищены тәмамлаганнан соң “В” һәм “С” категорияләренә таныклык ала.
2012 елда егетне солдат хезмәтенә чакыралар. Хәрби бурычын Пермь краенда ракета һәм артиллерия гаскәрләрендә үтә. Армиядән кайткач, Мәскәүдә сәнәгать альпинисты, кран машинисты булып эшли.
2022 елның июлендә үз теләге белән махсус хәрби операциягә китәргә карар итә, Русия Герое Александр Доставалов исемендәге укчылар батальонына языла. Түбән
Новгород өлкәсендә хәрби әзерлек үтә. Бер айдан якташыбыз хезмәт иткән подразделениене – Ростов өлкәсенә, аннан махсус хәрби операция барган төбәккә озаталар.
– Бер ай дәвам иткән хәрби әзерлек барысына да кирәк. Бу вакыт психологик яктан әзер булу өчен җитәрлек. Корал белән эш итү күнекмәләрен яңартырга, хезмәттәшләрең белән уртак тел таба белергә өйрәнергә кирәк бит, – ди “Әхияр”.
– Мин кая баруымны, анда җиңел булмаячагын яхшы белдем. Әлбәттә, баштагы мәлләрдә курку булды. Акрынлап ату тавышларына, шартлауларга, дроннардан мина һәм гранаталар ташлауларына күнегелде. Һәрвакыт көтелмәгән хәлләргә әзер торырга кирәк. Алгы сызыкта спиртлы эчемлекләр кулланудан тулысынча баш тарттык, чөнки алкоголь кешенең реакциясен киметә, ул хәвефне тоймый башлый. Сугышта үз-үзеңне югалтырга ярамый, – ди әңгәмәдәшем.
“Әхияр” миномет батареясендә водитель булып хезмәт итә. Аңа алгы сызыкка сугыш кирәк-ярагы ташу, яралыларны эвакуацияләү йөкләтелгән. Батареяне икенче урынга күчергәндә дә аның автомобиле җәлеп ителә.
Ике ел эчендә ул “Сугышчан казанышлары өчен” медале, Русия Герое Александр Доставалов исемендәге батальонның аерым билгесе белән бүләкләнә.
“Әхияр” өченче тапкыр кыска вакытлы ялга кайтты. Туган якта вакыт сизелми дә үтә. Узган ел үз йортына нигез салган. Быел төзүчеләр аның стеналарын күтәрәчәк.
– Алгы сызыкта туган яклар, әти-әни, туганнар төшкә керә. Кушнаренколылар һәм республика җыеп җибәргән гуманитар йөкләрне алып торабыз. Бу бик күңелле. Бөтен нәрсә белән тәэмин ителсәк тә, ярдәм артык булмый. Республикадан өч “Урал” автомашинасы, ветеран десантчылар күчмә мунча җибәрделәр. Төзелеш материалларын блиндажлар төзү өчен кулланабыз. Кыр шартларында көнкүрешебезне үзебез җайга салырга тырышабыз, – ди якташыбыз.
Әлеге вакытта Донецк юнәлеше – иң “кайнары”. Безнең сугышчылар һөҗүмгә бара. “Әхияр” хезмәт иткән подразделение дошманның терәк пунктларының берсе булган Новомихайловканы азат итүдә катнашкан.
– Бөтен фронт буенча безнең армия өстенлек итә. Үз илебезне, Ватаныбызны яклап, алга барабыз. Җиңү безнеке булачак, – дип сүзен тәмамлады батыр сугышчы.
Альберт ВӘЛИЕВ.
Кушнаренко районы.