+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
10 июнь 2024, 04:55

Хөкүмәт хезмәткәре янә фронтка җыена

Биш бала әтисе, "Кайтыр" позывнойлы яугир яудашлары янына ашкына.

Хөкүмәт хезмәткәре янә фронтка җыенаХөкүмәт хезмәткәре янә фронтка җыена
Хөкүмәт хезмәткәре янә фронтка җыена

Башкортстан Хөкүмәтенең элекке хезмәткәре узган елның ноябрендә үз теләге белән СВОга китә. Алгы сызыкта "Кайтыр" чакырулы хәрби хезмәткәр взвод белән командалык итә. Апрель башында ул сугышчан иптәшләре белән бергә заданиегә китә, әмма алар кирәкле ноктага барып җитә алмыйлар һәм пилотсыз аппаратлар һөҗүменә эләгәләр.

- Миңа контузия булды, кулларым һәм аякларым яраланды, - дип искә ала ул. - Мин хәрәкәт итә алмадым. Авыртуны баса торган беренче уколны, мөгаен, өч сәгатьтән соң ясаганмындыр һәм мин үземә бүтән бернинди ярдәм күрсәтә алмадым. Жгут та сала алмадым, чөнки кулларым бөтенләй эшләми иде.

Өлкән лейтенант биш тәүлек буе җимереклекләр астында ята, ярдәм көтә һәм берничә тапкыр аңын югалта. Аны 8 апрельдә табалар. Калган хезмәттәшләре һәлак була, шуңа күрә "Кайтыр"ны да исән табарга өметләнмиләр дә.

Аны Бишбүләктән килгән «Голос» позывнойлы якташы һәм тагын берничә егет күреп кала. Ләкин алар аңа шунда ук якынлаша алмый, чөнки бөтен җирдә дошман дроннары оча.

Бер сәгатьтән соң "тәрәзә" ачыла һәм аны күтәреп алып чыгалар.

Госпитальдә яугир янына гаиләсе килә. Ул һичшиксез яудашлары янына барырга җыена.

Фото: "Моя Уфа".

Автор:Резида Валитова
Читайте нас