+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Җиңү белән кайт, Илнур!

Яугир якташыбыз кыска вакытлы ялында Туймазы сылуы Чулпан белән никахын теркәде.Дүртөйле районының Тәкәрлек авылында күптән түгел яше-картына якты, онытылмас тәэссоратлар бүләк иткән вакыйга — махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан яугир Илнур Раянов­ның Туймазы сылуы Чулпан белән никах тантанасы узды. Күркәм чара авыл мәчетендә оештырылды.

Җиңү белән кайт, Илнур!
Җиңү белән кайт, Илнур!
Илнур фронтка 2022 елның 18 октябрендә юллана. Аңа кадәр егет Дүртөйле районының “Еникеев” хуҗалы­гында терлекче булып хезмәт сала. Уңган, ярдәмчел егетне авылдашлары бик ихтирам итә, инде бакыйлыкка күчкән әтисе һәм әнисе дә шундый булдыклы, ачык йөзле кешеләр иде, диләр.
Бу көнне батыр яугирнең никахы хөрмәтенә авылдашлары Тәкәрлек мәче­тенең зур, якты залында сый-хөрмәттән сыгылып торган табын әзерләгән, чарада катнашучы һәркемнең йөзендә аның өчен сөенеч балкый иде.
– Илнур – минем укучым, — диде тәбрикләү чыгы-шында Русиянең халык мәгарифе отличнигы, Башкортстанның атказанган укытучысы, хезмәт ветераны Венера Карамова. – Сыйныфларында 41 бала белем алды. Бик бердәм, тату коллектив иде алар. Илнур сыйныфташлары арасында һәрчак ярдәмчел, ихлас, эшсөяр булуы белән аерылып торды. Минем, сыйныф җитәкчесенең, һәр башлангычта уң кулы булды. Аның әнкәсе Дамира ханым да мәктәбебездә хезмәт салды. Әтисе гомер буе механизатор булып эшләде. Уңганлык, һәр эшне җиренә җиткереп башкару – аларның нәселенең төп гүзәл сыйфаты ул. Илнур, балакай, гомерең озын булсын. Синең иңнәреңдә бүген үтә дә зур җаваплылык, син – илебез сакчысы. Догаларыбыз сине дошман ядрәсеннән ышанычлы сакласын. Фронттан исән-сау, җиңү белән кайтып, өй тутырып сабыйлар үстерүегезне күрергә насыйп булсын!
“Еникеев” хуҗалыгы вәкилләре исе­меннән аграр предприятиенең баш агрономы Ирек Гыйльметдинов җәмәгате Фатыйма ханым белән яшь парга истәлекле бүләк тапшырды, матур теләкләрен җиткерде.
“Ак калфак” татар хатын-кызларының Дүртөйле оешмасы җитәкчесе, шагыйрә Светлана Васикова, чик сакчылары ветераннарының Тәкәрлек авылы бүлек­чәсе җитәкчесе Ришат Фәхретдинов та никахлашучыларны ихлас тәбрикләде. Ә күптән түгел Мәккәдән кайткан хаҗия Фируза Садретдинова мәҗлестә катнашучы һәркемгә зәм-зәм суы эчерде.
Илнур булачак кәләше белән социаль челтәрләр аша таныша. Виртуаль танышлык тора-бара зур сөюгә әверелә. Яшьләр никах укытырга сүз куеша.
— Минем абыем да махсус хәрби операция зонасында бит, — дип уртаклашты Чулпан. — Мин аңа Илнур белән танышуым хакында хәбәр иттем. Баксаң, алар бер-берсеннән 10-15 километр ераклыкта гына хезмәт итә икән. Абыем, бер җаен табып, булачак кияү белән танышырга барган. “Менә дигән егет! Кияүгә чык, сеңлем, фатыйхамны бирәм”, — дип миңа шалтыратты. Менә шулай бер-беребезне телефон экраннары аша гына күреп, гашыйк булып, кавышырга карар иткән кешеләр без.
Чулпанның да, Илнурның да әти-әниләре күптән бакыйлыкка күчкән. Кыз да, егет тә бу тормышта үз урынын тапкан, тырышып хезмәт салучы, дөнья көтүче, җәмгыятебезгә файда китереп гомер итүче шәхесләр кавеменнән. Илнур, алдарак әйтеп үтүебезчә, аграр тармак уңганы булса, Чулпан зур заводта кранчы булып эшли.
— Мин өченче тапкыр кыска вакытлы ялга кайттым, — диде Илнур. — Тиздән, дошманны тар-мар итеп, бөтенләйгә тыныч тормышка кайтырмын, дип ышанам. Ә кулга корал алып, Ватан иминлеген саклау үзен ир-егетмен дигән һәркемнең төп бурычы ул.
Илнур белән Чулпанның никахын авыл халкы бик күркәм итеп билгеләде. Тәкәрлекнең имам-хатыйбы Габдрәфыйк Галиев аларга никах укыды, мәҗлестә катнашучылар, матур теләкләрен җит­кереп, бүләкләр тапшырды. Яшь пар, мул табын әзерләп, үзләрен шулай хөрмәтләгән өчен авыл старостасы Зөләлә Шәйхетдиновага һәм барлык ак яулыклы, изге күңелле авыл апаларына, абзыйларга ихлас рәхмәтләрен җиткерде, ә авылдашлары Илнурга яу кырыннан исән-сау һәм җиңү белән әйләнеп кайтуын теләде.

Автор фотосы. 


Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: