Флүс Фәнәви улы – Дүртөйле районының Миңеште авылы егете. Мәктәпне тәмамлагач, Уфада медицина училищесына укырга керә. 1984 елда армия хезмәтенә чакырыла. Ашхабадта сержантлар әзерләү үзәгендә укый, аннары Әфганстанга эләгә. 181нче укчылар батальонында хезмәт итә.
– Җәен Әфганстанда 35-40 градус эсселек, ачы җил. Кышын салкынлык әллә ни булмаса да, шушы зәһәр җил үзәкләргә үтә, сөякләргә кадәр туңдыра, өшетә иде, – ди әңгәмәдәшем. – Әфганстанда искитмәле корылык, без хезмәт иткән ике ел эчендә анда бер генә тапкыр да яңгыр яумады. Кишлакларда (авыллар) электр энергиясе дә, “зәңгәр ягулык” та юк. Биредә күпләп сарык асрыйлар, җирне, ишәк җигеп, агач сука белән тырнап, бераз бодай чәчкән булалар. Кып-кызыл мәк басуларын күреп хәйран калганыбыз хәтердә. Әфганлылар алардан наркотик әзерләп сату белән шөгыльләнгән икән. Үзләренең дә күбесе шул әфьюн корбаны булып көн күргән.
Берничә кишлакны бер бандит “тота” иде. Ир балалар, унсигез яшькә җитү белән, берничә ел аңа хезмәт итәргә тиеш булуын да белдек.
Хатын-кызлар күзләре генә күренеп торган пәрәнжә бөркәнеп йөри, бер ирнең алты-җиде хатыны булырга мөмкин. Безгә, совет солдатларына, әфганлыларның йортына түгел, ихатасына да аяк басарга ярамый иде. Бу үзебезнең командование тарафыннан бирелгән фәрман булды. Шул аркада күпме бандит кишлакларда яшеренеп калгандыр – исәбен беркем белми...
Флүс Фәнәви улы сөйләвенчә, сугышта иң авыры – яугир дусларыңны югалту. Аның күз алдында бик күп коралдашлары һәлак булган. Бер хәрби операция вакытында ул үзе дә яралана. Күрсәткән каһарманлыгы өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.
1986 елда Флүс Әхмәтов туган авылы Миңештегә кайта. Төзелеш техникумына укырга кереп, аны уңышлы тәмамлый. Инженер-төзүче булып хезмәт сала. Җир-кадастр бюросында, “Землемер” муниципаль-унитар предприятиесендә эшли. Бүген ул – “Олимпиец” спорт мәктәбенең инженеры.
– Әфганстандагы канлы вакыйгалар йөрәктә бүген дә төзәлмәс яра булып сулкылдый, – ди әңгәмәдәшем. – Шуңа мин һәм “Хәрби туганлык” берләшмәсендәге Әфган утын кичкән коралдашларым махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ихлас күңелдән ярдәм итәргә тырышабыз. Дүртөйле районыннан фронтка озатылучы һәр гуманитар конвойда безнең саллы өлешебез бар. Яу кырындагы якташлар белән турыдан-туры элемтәдә яшибез. Алар безгә үзләренә нинди җиһазлар кирәклеге турында хәбәр итә. Без инде кыска вакыт эчендә шуларны сатып алып озатабыз. Әле күптән түгел генә легендар “Яшел беретлар” ансамбле җитәкчесе, үз теләге белән фронтка киткән Рашат Фазлыйәхмәтов шалтыратты. Ул һәр сугышчыга үзе белән йөртә торган янгын сүндерү җайланмалары кирәклеген җиткерде. Дошман квадрокоптерлар ярдәмендә сугышчылар өстенә яна торган сыекча ташлый икән. Күз алдыңда коралдашың янып һәлак булмасын өчен, янгын сүндерү җайланмасын һәрчак үзе белән йөртү кирәк, диде Рашат. Әлеге вакытта акча җыеп, шуларны юнәтү белән мәшгульбез.
Флүс Фәнәви улы үсеп килүче буынны ватанпәрвәрләр итеп тәрбияләү эшенә дә үз өлешен кертә. Мәктәпләрдә укучылар белән “Батырлык дәресләре”ндә очраша, Туган илгә сөю һәм башка рухи кыйммәтләр турында фәһемле итеп сөйли. Күптән түгел ул үз исәбенә бүләкләр алып, Мактау кәгазьләре һәм медальләр эшләтеп, мәктәп укучылары өчен җиңел атлетика ярышлары да үткәрде.
Әңгәмәдәшем үзе дә спорт белән дус. Быел, мисал өчен, ул ГТО нормаларын алтын билгегә тапшырган.
– Гаиләм, хатыным Роза, улым, ике кызым, дүрт оныгым – тылым нык минем, – ди ул. – Адәм баласы өчен бу тормышта иң мөһиме – үзеңнең кирәклегеңне тоеп, якыннарыңа, җәмгыятькә файда китереп яшәү бит ул.
– Дүртөйле районыннан Әфганстан сугышында 174 кеше катнашкан, 7се һәлак булган, – ди Флүс Әхмәтов. – Ел саен истәлекле көн – 15 февральдә район хакимияте вәкилләре белән берлектә һәлак булган коралдашларыбызның йортларына барабыз, якыннарына, рәхмәт сүзләре әйтеп, бүләкләр тапшырабыз. 2016 елда гүзәл Агыйдел ярында әфганчылар һәм илебезне саклап төрле сугышларда башын салган башка каһарман солдатларыбыз истәлегенә һәйкәл ачтык.
Тормышның ачысын-төчесен татыган, мең үлемнән исән калып, хәләл көче белән матур тормыш корган Флүс Фәнәви улының кыйбласын бернинди язмыш җилләре дә үзгәртә алмаган, аның күкрәгендә бүген дә туган илебезнең ышанычлы, тугры солдаты йөрәге тибә, гаделлек тантана итәчәгенә, тиздән илебездә Җиңү таңы атачагына аның иманы камил.
Рәсемдә: Флүс Әхмәтов (сулдан беренче) Хәрби туганлык әгъзалары Рафаэль Гыйззәтуллин һәм Раил Фәизов белән.
Автор фотосы.