+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
15 июнь 2024, 14:15

СВОдан 6 мең яугир кайтарып җибәрелгән

Моның сәбәпләре нинди?

СВОдан 6 мең яугир кайтарып җибәрелгәнСВОдан 6 мең яугир кайтарып җибәрелгән
СВОдан 6 мең яугир кайтарып җибәрелгән
Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы 6 меңнән артык кеше гаилә сәбәпләре буенча кайтарып җибәрелде, дип хәбәр итте Life.ruга омбудсмен Татьяна Москалькова.

Аның сүзләренчә, мондый шартлар буенча хезмәттән азат итү мәсьәләсе хәрби комиссариатлар каршындагы аттестация комиссияләре тарафыннан шәхси тәртиптә хәл ителә.

Москалькова гаилә сәбәпләренә, мәсәлән, яугирнең балаларын тәрбияләгән хатыны үлеме яки инвалид бала тууы керә, дип аңлата. Хәрби хезмәткәрнең әти-әнисенә карау тиеш булса да, хәрби хезмәттән азат итү мәсьәләсен карарга мөмкиннәр.

"Һәр очракта да бу аргументлар, мотивлар, сәбәпләр бәхәсе", — дип билгеләп үтә омбудсмен.

Май аенда Хөкүмәт Украинаның хәрби хәрәкәтләр зонасында аларның берсе һәлак булган яки хәбәрсез югалган очракта мөнәсәбәтләре рәсми теркәлмәгән гражданнарны ир белән хатын итеп тануны тәкъдим итүче закон проектын хуплады. Министрлар Кабинеты проектны бу кешеләрнең башка берәү белән теркәлгән никахта булмавы турында нигезләмә белән тулыландырырга тәкъдим итте.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас