Башкортстанның милли герое, чәчәне һәм шагыйре, азатлык көрәшчесе Салават Юлаевның тууына 270 ел тулуга багышланган киң колачлы фестиваль Салават районының Яңа Каратаулы авылы янында узды. Чарага халык республикабызның төрле районнарыннан гына түгел, илебезнең бик күп төбәкләреннән дә җыелды.
Ямьле Юрүзән елгасы буендагы искиткеч гүзәл табигать кочагында бу көнне яше-картының күңелендә онытылмас тәэссоратлар калдырган зур, чагу бәйрәм гөрләп узды. “Салават җыены”нда катнашучыларны Республикабыз җитәкчесе Радий Хәбиров ихлас сәламләде. Ул Салават Юлаевны халкыбызның җаны, дәрәҗәсе, ватанпәрвәрлеге һәм батырлыгы символы, дип атады. Салават Юлаев исеме белән Башкорт сугышчылары 1812 елда Парижга барганнар, Бөек Ватан сугышында җиңү яулаганнар, бүген дә Салават токымнары илебезне батырларча яклый, махсус хәрби операция территориясендә Салават Юлаев исемендәге ике батальон Ватаныбыз иминлеге өчен көрәшә, диде Радий Фәрит улы.
Республика мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә керткән өлеше өчен бу көнне бер төркем шәхесләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Үткән белән бүгенгене ялгап
«Салават варислары» театральләштерелгән тамашасын бәйрәмнең иң якты һәм дулкынландыргыч вакыйгасы дип атасак, һич тә ялгыш булмас. Әлеге тамаша күңелдә баш имәс батыр халкыбыз өчен горурлык хисе белән беррәттән киләчәгебез якты булыр дигән өметне ныгытты. Милли каһарманыбыз Салават Юлаев образын ачуга багышланган композициядә Ватанга хәвеф янаганда, аны дошманнан кулга корал алып саклауның борын-борыннан ир-егетләребезнең изге бурычы булуы ассызыкланды. Бәйрәм мәйданында республикабызның иң оста иҗади коллективлары, сәнгать эшлеклеләре - барлыгы 700 (!) кеше чыгыш ясады. Театрлаштырылган тамашада махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан яугирләрнең катнашуы аның мәртәбәсен бермә-бер күтәрде.
Күргәзмәләр күзнең явын алды
«Салават җыены” республикабызның иң оста һөнәрчеләрен дә җыйды. Сабантуй мәйданының бер ягында урнашкан күргәзмәләр күзнең явын алырлык иде. Нинди генә эшләнмәләр юк иде биредә! Шулай булмыйни: биредә бу көнне «Оран» иң яхшы сувенир продукциясе республика бәйгесе җәелдерелде бит. Салават, Архангель, Иглин, Нуриман, Әбҗәлил, Бөрҗән һәм башка районнардан килгән осталар билгеләп үткәнчә, Башкортстан Башлыгы инициативасы белән кабул ителгән гамәли һәм һөнәрчелек сәнгатенә ярдәм итү республика программасы аларга яңа, сыйфатлырак дәрәҗәгә чыгарга ярдәм иткән. Республика казнасыннан бирелгән субсидияләрне алар кирәкле җиһазлар сатып алуга юнәлтәләр. Радий Хәбиров һөнәрчеләргә Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы белән активрак эшләргә, үз продукциясен республика һәм федераль дәрәҗәдәге зур чараларда тәкъдим итәргә киңәш бирде. Безнең башкорт җире талантларга һәм осталарга бай, махсус программа аларның үсеш мөмкинлекләрен арттыруга юнәлтелгән, һәм бу җитди нәтиҗә бирә, диде Радий Фәрит улы.
Күргәзмәдә халык сәнгать кәсепләре продукциясенең бихисап төрләре урын алган, биредә хатын-кызлар өчен бизәнү әйберләре, музыка кораллары, агачтан сувенирлар, киездән басылган сурәтле паласлар, тукылган келәмнәр һәм башка күп эшләнмәләр күрергә була иде.
Салават районы уңганы Фларис Нуриев күргәзмәгә агачтан ясаган сувенирларын алып килгән. Алар арасында төрле зурлыктагы аю, бөркет сыннары белән беррәттән, милли батырыбыз Салават Юлаевның аю белән көрәшү эпизоды да бар.
Без кечкенәдән данлы якташыбыз Салават Юлаев белән горурланып үстек, - ди ул. - Шуңа минем иҗатымда аның якты образын мәңгеләштерүгә зур урын бирелә.
Әбҗәлил районы Амангилде авылыннан килгән Минзилә Юлмөхәммәтова – палас туку остасы. Ул күргәзмәгә төрле төсле паласларын гына түгел, туку станогын да алып килгән һәм яше-картына аның белән эшләү серләрен дә өйрәтте.
«Бәрән юлы» мәйданчыгында сарык йоныннан төрле әйберләр тегүче осталар урнашкан иде. Алар кул эшләренә генә түгел, ә сарык итеннән милли ризыкларны әзерләүгә дә маһир булуларын күрсәтте.
Иң җитезләр, иң мәргәннәр монда җыелган иде
«Салават җыены” кысаларында «Акбузат» республика ат чабышлары оештырылды, мәйданчыкларда «Салават бәйгесе» милли һәм этник спорт төрләре буенча турнир үткәрелде. Теләге булганнар чукмар ташлау, таяк тарту, милли көрәш, көянтә белән су ташу, авыр ташны урынныннан күчерү кебек бәйгеләрдә катнаша алды. Җыр-биюгә мөкиббәннәр өчен берничә сәхнә корылган иде.
- Бәйрәм кунаклары һәрберсе үз көчен сынап карый ала. Без милли уеннарыбызны тергезәбез, архивларны тирәнтен өйрәнәбез, – диде Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Республика халык иҗаты үзәгенең фольклор буенча баш белгече, “Салават җыены” фольклор бәйрәменең авторы һәм кураторы Гөлгенә Байморзина, журналистлар белән аралашканда. - Гомумән, бүгенге искиткеч бәйрәмебез 10 меңгә якын кешене җыйды. Монда өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә төрле уеннар оештырылды. Ә фольклор бәйрәмебезнең төп максаты – легендар шәхес, күпкырлы талант иясе Салават Юлаевның истәлеген мәңгеләштерү.
«Салават җире”
«Салават җыены” кысаларында республикабыз тарихына тагын бер зур, истәлекле вакыйга – милли батырның туган төягендә “Салават җире» мемориаль комплексын ачу тантанасы уелды. Ул геройның туган авылы Тәкәй булган урында төзелгән. Тарихи-мәдәни комплекс 4,5 гектар мәйданны били. Паркны төзү бәясе 128,5 миллион сум тәшкил иткән. Комплексның проект концепциясен Мостай Кәримнең «Салават. Өн аша җиде төш" әсәре нигезендә эшләгәннәр. Шул ук вакытта тарихи җирлекнең табигый үзенчәлекләрен саклау мәҗбүри шарт булган. Чарада катнашучылар өчен парк буйлап экскурсия оештырылды. Гидлар биредә урнаштырылган һәр арт-объектның Салават Юлаевның данлы да, аяныч та язмышының аерым бер чорын гәүдәләндерүе хакында эчтәлекле итеп сөйләде. Комплекска керү «Батырның якты истәлегенә баш ию үзәне»ннән башлана. Биредә истәлекле стела, таш тирмә урнаштырылган. Таш тирмә эчендә Салават Юлаевның кабер ташын күрергә була. Халык азатлыгы өчен җанын-тәнен аямый көрәшкән батыр егерме елдан артык гомерен зинданда үткәрә, аның каберенең кайда икәнлеге дә билгесез. Һәрчак туган төягенә кайту хакында хыялланган бөек шәхеснең туган авылында символик булса да кабере урнашсын дип, якташлары таш тирмәне төзегән, кабер ташына: “Бисмилләәһир-Рахмаанир-Рахиим, Аллаһ юлында үтерелгәннәрне үлгән дип әйтмәгез. Юк, алар исән! Тик сез сизмисез. Коръән. Әл-Бәкара сүрәсе, 154 аять”, “Аллаһ юлында шәһит, башкорт халкының милли батыры, Аллаһның арсланы Салават Юлай улы. 1754-1800” дип язылган.
Комплекс элементларын берләштерүче күзәтү мәйданчыгы белән амфитеатр да урнаштырылган. Моннан тау битләве буенча 700 метр озынлыктагы сукмак башлана. Парк Салават Юлаев шигырьләре уелган мәһабәт тимер стендлар белән бизәлгән. Шулай ук территория ял итү урыннары белән җиһазландырылган: эскәмияләр, атынгычлар һәм башка объектлар бар. Комплексның бөтен периметры буенча видеокүзәтү куелган. Паркның төньяк-көнбатыштагы чигендә биек калкулык, аннан үзәнлеккә искиткеч матур күренешләр ачыла.
«Салават җире” комплексына аяк баскан һәркем монда ниндидер якты энергетика хакимлек итүен билгеләде. Салават Юлаевның бала чагы һәм яшүсмерлек еллары үткән урында, әйтерсең дә, аның рухы яши. Комплексны ачу тантанасы вакытында күктә бөркет пәйда булды һәм ул үзәнлек өстендә озак кына әйләнеп очты. Аксакаллар: “Бу Салават батырның җаны, ул туган авылына әйләнеп кайтты!” - дип юрады.
Салават районы үзенең сокландыргыч матур табигате белән дан тота. Башкортстан Башлыгы билгеләвенчә, биредә “Салават җире” комплексын ачу әлеге районның һәм гомумән, төньяк-көнчыгыш Башкортостанның үсешендә мөһим адым булды, монда хәзер туристлар агымы бермә-бер артачак дип көтелә.
“Салават җыены” республикабыз халкын берләштерүче күркәм чара, ә Салават Юлаевның эше бүген дә дәвам итә, батыр рухы безне җиңүгә, яңа биеклекләргә өнди, диде ул.
Шул ук вакытта. 16 июньдә Башкортстан Башлыгы Салават районында Малояз авылы мәчетендә дә булды. Республиканың барлык мәчетләрендәге кебек үк, биредә дә Корбан бәйрәме оештырылды. Республика мөселманнары Диния идарәсе рәисе Айнур Биргалин бу күркәм вакыйга уңаеннан бәйрәм вәгазе узды. Башкортстан Башлыгы мөселманнарны бәйрәм белән котлады, коллектив намазда катнашты һәм дин тотучылар белән аралашты.
Салават районына эш сәфәре вакытында республикабыз җитәкчесе махсус хәрби операциядә һәлак булган Илнур Хөснетдинов, Руслан Галимов, Руслан Сафиуллин, Айрат Заһитов, Максут Халджанов, Фәрхәт Клычев, Салават Рафиков, Руслан Мөхетдинов, Алмаз Әхтәров, Марсель Ишмөхәммәтов, Руслан Басыйров, Марат Басыйров, Рәмзит Йосыпов, Айбулат Хөснетдинов һәм Валерий Баһаветдинов гаиләләре белән очрашты. Төбәк җитәкчесе һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләренең, хатыннарының һәм балаларының кайгысын уртаклашты һәм аларга генерал Шәйморатов орденнарын тапшырды.
16 июньдә Салават районында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республиканың геопарклары буенча Попечительләр советының күчмә утырышын уздырды. Ул «Салават җире” тарихи-мәдәни комплексы территориясендә үтте. Фикер алышуда ЮНЕСКО һәм фәнни оешма вәкилләре, төбәк хөкүмәте әгъзалары, муниципалитетлар башлыклары, туристлык оешмалары җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендә Башкортстан геопарклары эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм аларның алга таба үсешенең төп юнәлешләре каралды.
Автор фотосы.