+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
18 июнь 2024, 08:54

Яраланып савыккач та, ул янә утка керә!

Динар Латыйпов Дүртөйле шәһәрендә туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң һөнәри белем алып, вахта ысулы белән ерак Себер тарафларында эшләгән. Балачактан сугыш турында кинофильм­нар карарга яраткангамы, Украина башкисәрләре Донбасс халкын җәберли башлагач, аның тыныч тормыш өчен көрәшүче кешеләренә ярдәмгә бару теләге уяна аңарда.

Яраланып савыккач та, ул янә утка керә!Яраланып савыккач та, ул янә утка керә!
Яраланып савыккач та, ул янә утка керә!
Шул теләге махсус хәрби операция зонасына барырга этәрә. Русия Кораллы көчләре сафларына ул, 2022 елның маенда Русия Федерациясенең Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, үз теләге белән баса. Танк батальонында механик-водитель булып хезмәт итә.
Кызганычка каршы, ике ай ярым хезмәт иткәннән соң, Лисичанск шәһәрен штурмлаганда Динар Латыйпов авыр яралана. Нәтиҗәдә, аңа икенче группа инвалидлык бирәләр. Хәрби госпитальдә дәваланганнан соң, узган елның 19 августында ул янә сафка баса. Туган илебезнең азатлыгын, бәйсезлеген һәм бөтенлеген саклау өчен кулына корал алган Дүртөйле егете, 80нче танк полкының штурмлаучы отряды составында граната ыргытучы буларак, канкойгыч алышларда катнаша. Янә яралана. Аягына ярчык кергән Динарга озак вакыт Мәскәү, Уфа шәһәрләрендәге хәрби госпитальләрдә, район үзәк дәваханәсендә дәваланырга туры килә. Бу юлы аңа кабат яугирләр сафына басарга рөхсәт ителми һәм ул демобилизацияләнә. Яу яланында күрсәткән каһарманлыгы “Батырлык өчен” медале белән билгеләнә.
Тыныч тормышка – туган ягына кайткач та, махсус хәрби операциядә катнашкан ветеран, кече сержант Динар Латыйпов иҗтимагый тормышның уртасында кайнап яши. Бүгенге көндә ул сөекле хәләл җефете, яраткан балалары – улы һәм кызы белән бергә шәһәребездә игелекле гомер итә һәм эшкуарлык белән шөгыльләнә. Үсеп килүче яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү максатында, шәһәр һәм райондагы җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша.

Рәфил Саматов.
Дүртөйле районы.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас