Брест шәһәрендә Башкортстанда туган Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган мемориаль тактаташ ачылды. Бу вакыйга турында Башкортстан Хөкүмәтеннән хәбәр иттеләр.
Истәлекле чарада Русия Федерациясенең Беларусь Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге каршындагы республика вәкиле Константин Климин катнашты. Ул Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның сәламләү мөрәҗәгатен укыды, анда республика җитәкчесе белорус халкына Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында истәлекне саклау өчен рәхмәт белдерде.
"Кадерле дуслар!
Хәтер һәм кайгы көне, Беларусь Республикасы Бәйсезлеге көне һәм Бөек Ватан сугышында Беларусьны немец-фашист илбасарларыннан азат итү көне алдыннан без халыкларыбыз батырлыгына баш иябез.
Һәрберебез өчен Брест крепосте — батырлык, каһарманлык, ныклы ихтыяр һәм Ватанга мәхәббәт символы булып тора.
Крепостьны саклаган геройлар арасында Башкортстанда туганнар да булган. 1941 елның маенда Уфа шәһәр хәрби комиссариаты аларны 44-нче танк полкы командиры карамагына җибәрә.
Без һәрвакыт безнең геройлар, корбаннар турында истәлекне саклаячакбыз. Тарихны бозарга һәм ялганларга, Бөек Ватан сугышы нәтиҗәләрен үзгәртергә, нацистларны һәм аларның әшнәләрен акларга тырышуларга бергәләп каршы торачакбыз.
Белорус дусларыбызга тарихи хакыйкатьне саклауга, яшьләрне әхлакый һәм патриотик тәрбияләүгә, әтиләребез һәм бабаларыбыз истәлегенә тугрылыклы булуга зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерәм.
Брестны саклаучыларның батырлыгы гасырлар дәвамында яшәячәк. Җиңүчеләргә мәңгелек дан!”— дип әйтелә Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның мөрәҗәгатендә.
Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева билгеләп үткәнчә, ике республика арасында төрле өлкәләрдә ныклы хезмәттәшлек саклана, шулай ук Бөек Ватан сугышы яугирләре турында истәлекне саклау буенча уртак эш алып барыла.
Фото:pravitelstvorb.ru