Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтов үз теләге белән Советлар Союзы Герое генерал Таһир Кусимов исемендәге өченче батальонның медвзводына хезмәт итәргә киткән иде. Яраланганнан соң ул 20 көнлек реабилитациягә кайтты. Ялы вакытында Радик Биктимер улы очрашуларда, төрле чараларда катнашып, яу кырындагылар белән тылдагылар арасында рухи күперне тагы да ныгытты дисәк, һич арттыру булмас. Ул Башкортстанның төрле төбәкләрендә бер көнгә өчәр очрашуда булды. Мәсәлән, Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы вәкилләре белән очрашуга ул Дүртөйледәге чарадан соң килде. Ә кичен, аны тагын бер очрашу көтә иде.
Танылган музыкант, популяр җырчы Радик Динәхмәтовның махсус хәрби операциягә үз теләге белән китүен ишеткәч, күпләр гаҗәпләнде, кемдер горурланды, кемдер соклануын яшермәде. Шәхсән мин бу хәбәрне ишеткәч, Радик Биктимер улы белән булган очрашу күз алдына килде. “Ихлас” мәчетендәге очрашуда ул бик дулкынланып яугирләребезне оркестр составында сугышка озатуын сөйләде һәм йөрәге әрнүен әйтте... Ә инде озакламый үзе дә илебез сагына басты. Күрәсең, аның һәрвакыт кешеләргә ярдәм итәргә әзер торучы иманлы һәм нечкә күңеле башкача карар кабул итә алмагандыр.
Үзе яраланып та, башка яугирләрне хәстәрләп, Оборона министрлыгы бүлгән компенсацияне махсус хәрби операциядә катнашучылар ихтыяҗларына бирергә карар итүе билгеле булгач, барлык халык “ах” итте. Бу аның олы йөрәкле, мәрхәмәтле булуын, чын ир-егетләрчә эш итүен янә бер тапкыр күрсәтте.
“Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү форматындагы чара Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегендә узды.
Радик Динәхмәтов сүзен “Сабырлык” догасын укып башлады. Әйтергә кирәк очрашу вакытында ул үзе турында түгел, күбрәк яудашлары, алгы сызыктагы ир-егетләребезнең батырлыгы, каһарманлыгы хакында сөйләде. Радик Биктимер улы, шулай ук, очрашуда катнашучыларның бихисап сорауларына ихлас һәм җентекле җавап бирде.
– Балалар язган хатларны укып, күңелләр тула, алар рухны күтәрә, ышаныч бирә. Ә инде туган яклардан килгән посылкаларны алу аеруча дулкынландыра. “Сәхибҗамал” оешмасының да яугирләргә посылкалар җибәрүен беләм. Җиңү хакына үз өлешегезне кертүегез өчен зур рәхмәт сүзләре җиткерәм. Без бердәм булырга тиеш! – диде Радик Биктимер улы.
Очрашуда Роза Якупова Дилә Булгакова сүзләренә иҗат ителгән мөнәҗәтне әйтте. Резида Шәрәфетдинова Венера Шәрипова сүзләренә Флера Шәрипова көй язган “Балакаем исән кайтыр” җырын башкарды. Радик Динәхмәтовның якташы, шагыйрь Эльверт Хаматшин шигырьләр укыды.
“Сугышта җырлап буламы?” дигән сорауга Радик Динәхмәтов болай җавап бирде: “Җыр, музыка аша кешеләрнең рухын күтәрү – минем миссиям. Блиндажда, окопта, госпитальдә булуга карамастан, кирәк икән – җырлыйм”.
Очрашу ахырында оешма вәкилләре СВОга җибәрү өчен кирәк-ярак, бал һәм Радик Биктимер улының үзенә йокы капчыгы, портретын бүләк итте.
Күңелләрне дулкынландырган, яшәүнең мәгънәсен аңлауга, тормышка башкача карарга этәргән очрашу Радик Динәхмәтовның мөнәҗәт башкаруы белән тәмамланды.
Теләкләрне ихлас күңелдән теләсәң, ул, һичшиксез, чынга аша, диләр. Кичәдә Радик Биктимер улының туган ягына исән-имин кайтуын, киләчәктә матур очрашулар насыйп булуын теләдек.
Зөһрә ИСЛАМОВА.