Нефтекама шәһәрендә "Военторг" кибете хуҗасы, татар милли үзәге активисты Альберт Харипов Хәтер һәм кайгы көненә багышлап әзерләгән Совет Армиясе һәм Русия армиясе формаларыннан торган күргәзмә "Мундир намусы" дип аталды.
Ул шәһәр паркында оештырылды. Биредә төрле елларның формаларын күрүдән тыш, хәрби киемнәрең барлыкка килү тарихы белән танышырга, бик күп кызыклы фактлар ишетергә мөмкин иде.
Мәсәлән, ни өчен "Афганка" барлыкка килгәч тә сугышчыларга ошамаган? Гомумән ул ничек барлыкка килгән? Нәрсә ул "кубарь"? Офицер формасы нинди юл үткән, ничек үзгәргән? "Комок" нәрсә була, хәрбиләр телендә «березка», «арбуз», «пычрак кар» ни дигәнне аңлата? Ә "мультикам" - "мох"тан, ә "пиксель" "цифра"дан нәрсә белән аерыла? Альберт Заһит улы бик кызыклы һәм мавыктыргыч итеп болар турында бәян итте. Шулай ук монда гаскәрләрнең парад формасын, "нашивка", эмблема, погон, баш киемнәрен күрергә, хәтта "уставлы" һәм "уставсыз" формалар белән танышырга мөмкин иде.
- Музейларда, әлбәттә, Совет Армиясе һәм Русия армиясе киемнәре саклана, әмма күп очракта аларда - яңа формалар, ә бездә сакланып калганнар борынгы, тарихи, "чын" үрнәкләр. Боларны яшь буын күрергә, безнең форма белән горурланырга тиеш. Үзем, хәрби буларак, шуны әйтә алам, безнең ил һәрвакыт уңайлы һәм сыйфатлы хәрби кием текте, - дип күргәзмәнең барлыкка килүе белән уртаклаша Альберт Заһитович.
Биредә чыннан да бик күп төрле формалар бар: 1918 елгы шинельдән башлап, бүгенге СВО солдатлары формасына кадәр.
Бер сүз белән әйткәндә, барысы да бик кызыклы, фәһемле. Альберт Заһит улы кебек, югарыдан күрсәтмә буенча түгел, ә үз инициативасы, үз теләге, үз белдеге, үз ихтыяҗы буенча безнең тарихыбызны саклаучы һәм аны башкалар белән дә юмарт уртаклашучы кешеләр булуы яхшы. Хәрби форма тарихы турындагы беренче карашка гади генә тоелган күргәзмә бик мавыктыргыч булып чыкты, тамашачылар бик күп кызыклы фактлар ишетте, килгән халык армиянең төрле елларда нинди булуын, ничек киенүен белде.
- Без әлеге күргәзмәне шәһәрнең ял һәм мәдәният паркы активы, ГСВГ активистлары белән бергә оештырдык, хәрби формалар белән кызыксынучылар булуы яхшы, - ди "Военторг" хуҗасы.
Ватанны саклаучыларның экипировкасы, җиһазлары һәм коралларының төрле елларда ничек үзгәрүен бәяләргә мөмкинлек бирүче уникаль күргәзмә өчен активистыбыз Альберт Хариповка зур рәхмәт. Болар турында Хәтер һәм кайгы көнендә искә алуыбыз үзе үк бер символга ия. Чыннан да, форма күп нәрсә турында сөйли икән!
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.
Нефтекама шәһәре.
Автор фотосы.