+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Югалып калмаган!

Иртә таңда үсмерне янгыннан чыккан тавыш уяткан. Бу вакытта өйдә биш бала булган....

Югалып калмаган!
Югалып калмаган!

Башкортстанда 14 яшьлек кыз гаиләсен уттан коткарган.

Янгын 23 июньдә Ишембай районының Карайган авылында дөрләгән.

Янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына иртәнге сәгать биштә килгән. Бу вакытта йортта янгын сүндерелгән була инде. Янгында гаиләнең милке - туңдыргыч тартма, электр щиты һәм кухня түшәме зыян күрә.

МЧС тикшерүчесе янгын чыккан вакытта йортта хатын-кыз һәм ике яшьтән 14 яшькә кадәр биш бала булуын ачыклаган.

Янгыннан чыккан тавышны 14 яшьлек Эльвина ишеткән. Бүлмәдә бераз төтен чыга, электр щиты яна. Үсмер кычкырып әнисен уята. Аннары розеткадан суыткыч, туңдыргыч, су җылыткыч һәм кер юу машинасы тоташтырылган озынайткычны тартып ала.


Шуннан соң Эльвина бүлмәгә кереп, тәрәзәне ача һәм балаларга урамга чыгарга ярдәм итә. Бу вакытта әнисе өйдән чыгып, шланг ала, һәм суны кабызып, янгынны сүндерә.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе кызны бүләкләү турында документлар әзерли башлаган.

Фото:telegram-канал Baza

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: