Әбҗәлил районының "Очкын "гәзите хәбәрчесе Әбделгази авылы егете, контракт хезмәте кече сержанты Әлфир Искаков белән шушы хакта әңгәмә корган.
"Ут эчендә йөргән якташыбыз Әлфиргә күпләрне борчыган сораулар биреп, ниндидер дәрәҗәдә күңелне җылыту максатын куйдым. Махсус хәрби операциядәге егет яу яланындагы яшәү шартлары, хәрби бәрелешләр, бердәмлек көче, гуманитар ярдәм турында сөйләде, хис-тойгылары белән уртаклашты.
Әлфир Ишмөхәмәт улының бала чагы башка балаларныкыннан һич аерылмый. Футбол, баскетбол уйный, балык тоту белән мавыга, кыш чаңгыда һәм тимераякта шуа. Төрле яклап үсешә: авыр атлетика секциясендә шөгыльләнә, гер спортында яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, ярышларда алдынгы урыннар яулый.
Амангилде урта мәктәбенең 9нчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, Уфадагы 83нче һөнәрчелек лицеенда автомеханик һөнәрен үзләштерә. Уку белән беррәттән, төрле спорт ярышларында катнаша, шул исәптән яраткан гер спорты белән шөгыльләнүен дәвам итә. Бу Әлфирне укудан берничек читләтми, киресенчә, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.
2014-15 елларда Ватан алдындагы бурычын Амур өлкәсендә үтеп кайта. 2015 ел ахырыннан хәзергәчә Чиләбе өлкәсендә — Чибәркүлдә контракт буенча хезмәт итә. Әлфир үзенең хәрби хезмәт юлын инженер гаскәрләре белән бәйли.
2021 елның ноябреннән 2022 елның июленә кадәр үзенең подразделениесе составында Таулы Карабахтагы (Әрмәнстан) Русия тынычлык контингентына командировкага җибәрелә. Ватанга намуслы, тугры эшчәнлеге «Үзәк хәрби округында хезмәт иткәне өчен» медале белән билгеләнә.
2022 елның декабреннән кече сержант Донецк һәм Луганск халык республикаларын саклау буенча махсус хәрби операциядә катнаша. Хәрби бурычны үтәгән вакытта дошманның миномет уты астында танк һөҗүме маршрутында урнашкан юлны миналардан арындырып, II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.
2023 елның июнендә даими дислокация пунктына кайта, шуннан соң тынычлык урнаштыру өчен Сүриягә китә. Анда үзенең хезмәт бурычын намуслы үтәгәне өчен «Сүриядәге хәрби операциядә катнашучы» медаленә лаек була.
Бүген Әлфир Ишмөхәммәт улы Украина биләмәсендә механик-водитель буларак хәрби бурычын үти. Авдеевка юнәлешендәге урындагы объектларны минадан чистарту һәм башка шартлаткычларны табу — аның төп бурычы.
Егетләр сирәк булса да туганнары белән телефон аша сөйләшеп тора. Әлфир республика белән бәйләнешнең нык булуын, якташларның ярдәм итүен билгеләп, эчкерсез рәхмәтен белдерде.
— Гаилә, дуслар һәм якыннар гына түгел, бөтен ил халкы ярдәм итә. Безне яхшы ашаталар, вакыты белән үзебез дә пешерәбез. Бер «нужам» да юк, дисәм дә арттыру булмас. Янымдагы хезмәттәшләрем әйбәт, Башкортстан егетләре дә бар. Иңгә-иң терәп торабыз, — дип сөйли «Башкорт» позывнойлы сугышчы.
Ул үзен чын яугирләрчә тота, күп сөйләми. Кәефе көр, ул тик җиңү белән кайту турында хыяллана. Егет хәрби операциянең барысының да тормышка карашын үзгәртүе турында да әйтте. «Алгы сызыкта, гомумән, тормышка икенче төрле карыйсың, хәтта вакыт та башка законнар буенча ага кебек. Куркыныч янаган мәлләрдә дә егетләр белән бирешмибез. Хис-тойгы көчәя, пуляның очып барганын ишетәсең, исен сизәсең, үткеррәк күрәсең», — ди ул.
Кешенең иң зур бәхете — аның гаиләсе. Якыннарыңнан аерылу берсенә дә җиңел түгел. Кемдер хатыны белән сабыен калдырып китә, баласының тәүге адымнарын күрми. Әлфирнең дә дүрт күз белән көтеп торган кадерле әнисе, сөекле хатыны, кызы бар.
Бу арада яугирне туганнары һәм якыннары каршы алачак, ул кыска вакытлы ялга кайтачак. «Барчасы белән дә исән-сау очрашырга насыйп итсен. Безне анда гаилә һәм йорт мәшәкатьләре көтә. Махсус хәрби операциядә катнашуыбызга әлегә бер тапкыр да үкенмәдек. Арытаба ничек булыр, вакыт күрсәтер», — дип тәмамлап куйды Әлфир.
Ир-егетләрне юкка гына көчле зат дип атамаганнар: иле, туган җире, гаиләсе, якыннары өчен, беренче чиратта, нәкъ алар җаваплы. Телиме-теләмиме, бу бурыч ирмен дигән ир-егетләрне физик яктан да, рухи яктан да көчле булырга мәҗбүр итә.
Батыр якташларыбызның имин-аман әйләнеп кайтуын теләп, дога кылыйк, аларга тик җылы сүзләр җиткерик".
Фото: "Очкын" гәзите.