+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
5 июль 2024, 04:10

“Ярдәмем кирәк булса, янә барачакмын!”

Красный Лучта өч ай эшләп кайткан табибә шулай ди.  

Без әле тарихта язылачак елларда яшибез. Бу еллар батырлык үрнәге күрсәткән кешеләре белән истә калачак. Әлеге исемлектә, әлбәттә, иң беренче чиратта гомерләрен аямыйча көрәшкән яугирләребез булачак. Ләкин тыныч һөнәр ияләре арасында да батырлар җитәрлек. Ә инде ике дә уйламыйча махсус хәрби операция барган урыннарга эшләргә китүче табибларыбыз бигрәк тә соклануга лаек.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле республикабызның 84 медицина хезмәткәре Русиянең сәламәтлек саклау хезмәткәрләре Профсоюзы тарафыннан “Фидакарьлек һәм һөнәри осталык өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Күптән түгел Уфада Медицина хезмәткәре көне уңаеннан Профсоюзлар йортында үткән тантанада да махсус хәрби операция барган урыннарда эшләп кайткан изге һөнәр ияләренә шундый медальләр тапшырылды. Аларның берсе — Республика клиник онкология диспансерында эшләүче эндоскопист Татьяна Бочкова. Батыр табибә белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

— Татьяна Владимировна, үзегез белән таныштырып, хез­мәтегез турында бераз сөй­ләп үтегез әле. Ничә ел эшлисез? Казанышларыгыз да күптер?
— Онкодиспансерда мин 2002 елдан. Башта анда ординатура үттем һәм эндоскопист булып хезмәт юлымны башладым. Бер үк вакытта онколог белгечлеге буенча да эшлим. Онкология буенча аспирантурада белем алдым, 2019 елда диссертация якладым, медицина фәннәре кандидатымын. Башкортстан Республикасының Мактау грамотасына ия булдым.


— Махсус хәрби операция барган урынга эш сәфәренә барырга ничек карар иттегез? Икеләнүләр булмадымы?
— Әлбәттә, ниндидер хәвефле хәл турында сүз барганда без еш кына аны безгә кагылмас дип уйлыйбыз. Шик-шөбһәләр булды бераз, әлбәттә, ләкин чакыру алгач, икеләнмәдем, ризалаштым. Безне сайлап алдылар. Красный Луч шәһәренә эндоскопик ысулларны белүче, хирургия буенча тәҗрибәсе булган табиб кирәк иде, мине сайладылар. Гәрчә безнең — онкологларның, хәрби гамәлләрдә катнашмау хокукы бирүче броне булса да, барырга карар иттем. Чөнки иң беренче чиратта мин — медицина хезмәткәре, бурычым — кешеләрнең сәламәтлеген һәм гомерен саклау.


— Сез нинди дәваханәдә эшләдегез? Гади кешеләрне дәваладыгызмы, әллә хәрби­ләрнеме?
— Ике дәваханәдә эшләдем. Красный Луч шәһәрендәге “Известия” үзәк район дәваханәсендә һәм онкология бүлеге булган “Княгининская” дәваханәсендә (алар шахта исемнәре белән шулай аталган). Гади кеше­ләрне дә, яугирләрне дә дәваладым. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән беркемнең дә үтенечен кире какмадык.


— Яшәү, эшләү шартлары, беренче тәэсир ничегрәк булды?
— Без эшләгән дәваханәдәге палаталарда яшәдек. Әлбәттә, андагы дәваханәләр безнекеләрдән бик аерыла. Алар иске, ремонтсыз, бездәге кебек шартлар юк... Өстәвенә, тирә-якта шартлаулар, шәһәр буйлап хәрби техника йөри, хәрбиләр күп, самолетлар оча... Беренче айда өйрәнү авыррак, соңыннан күнегәсең.


— Сез бу эш сәфәрендә нинди айларда булдыгыз? Башкортстаннан ничә табиб барды?
— 16 гыйнварда киткән идек, 19 апрельдә кайттык. Башкортстаннан ике бригада бардык. Шәфкать туташлары белән бергә — 20 кеше.


— Кешеләр анда ниндирәк? Бездәге халыктан аерыламы?
— Шундый ук кешеләр. Ниндидер куркынган халык димәс идем. Алар мондый хәлдә инде 2014 елдан бирле яши, адаптация үткәннәр. Күпчелеге бик кунакчыл, сыйлап та җибәрә алалар, безгә ихтирамлы мөнәсәбәттәләр. “Без сезне көттек, сезнең ярдәмгә мохтаҗбыз”, — диючеләр бар. Дәваханәдә табиблар, хезмәткәрләр җитешми, әлбәттә, булганнарына берничә эшне берьюлы алып барырга, эшләгән җирдә кунарга да туры килә. Алар да күнеккән.


— Сезгә анда хәвефле, куркыныч хәлдә калырга туры килдеме?
— Бервакыт Луганскига театрга барып килергә булган идек, куркыныч хәлгә тарыдык, бер нефть базасын бомбага тоттылар. Тавыш, шартлау... Куркыныч булды. Һәммәсен дә тиз генә эвакуацияләделәр. Төркемебез җитәкчесе тиз арада дәваханәгә кайтырга карар итте.


— Сез Уфада онкология белән авыручыларны тикшерә­сез, дәва­лыйсыз, анда төрле авыруларны кабул иттегезме?
— Әйе. Гадәттә, кичектергесез эндоскопик һәм хирургия ярдәме кирәк булганнарны. “Известия” дәваханә­сендә бүлекләр күп: хирургия, терапия, гинекология, кардиология һәм башкалар. Монда дәваланучы стационар пациентларга ярдәм күрсәттек. Авыр хәлдәге яугирләрне дә даими алып килделәр.


— Пациентлар Сезгә ешрак нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итте?
— Күпчелеге – кискен җәрәхәтләр. Кан китүле ашказаны җәрәхәте, хроник ашказаны җәрәхәтенең кискенләшүе, кискен һәм геморрагик гастритлар белән. Яугирләр күпчелек очракта кан китүле җәрәхәтләр белән китерелә иде. Онкологик профильдәге пациентларны күп дәваларга туры килде. Ашказаны, үңәч, эчәк яман шеше. Табиблар анда бик аз. Безгә эш күп булды. Диагноз куярга һәм дәвалау билгеләргә — гастроэнтеролог эшен башкарырга да туры килде.


— Янә дә шундый сәфәргә — махсус хәрби операция зонасында эш­ләргә барыр идегезме?
— Табиблар һәрвакыт һәм һәркайда кирәк. Безнең бурычыбыз — кешеләргә ярдәм итү. “Сез Красный Лучта яисә Донецк Халык Республикасында бик кирәксез”, — дип әйтсәләр, ике дә уйламаячакмын, барачакмын. Хәвеф бар, беләм, бронь да бар, ләкин минем тормыш максатым — кешеләргә медицина ярдәме күрсәтү һәм мин аннан тайпылмаячакмын.


— Без Сезгә сокланабыз! Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас