Бу хакта бүген Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин хәбәр итте. Норма быелның 10 июленнән гамәлгә керәчәк.
"Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров кушуы буенча, 10 июльдән контракт буенча хәрби хезмәткә баручы гражданнарга түләүләр суммасы арта. Әгәр моңа кадәр бер тапкыр бирелә торган түләү суммасы 205 мең сум булса, хәзер ул республика бюджеты исәбенә 505 мең сумга кадәр арта.
Контракт төзегәндә алынган акча Русия Оборона министрлыгы һәм безнең муниципалитетлар бирә торган түләүләр белән бергә 1 миллион сумга кадәр җитәчәк. Бу Радий Фарит улының безнең барлык хәрби хезмәткәрләргә: контрактчыларга гына түгел, ә хәрби хезмәткә чакырылучыларга, шул исәптән мобилизацияләнгәннәргә дә зур игътибар бирүенә бәйле. Әлеге түләүләр контракт буенча хәрби хезмәтнең абруен арттырырга мөмкинлек бирәчәк", - диде Максим Забелин.
Өстәвенә, Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләгән Башкортстан халкы аларны кызыксындырган сорауларны 122 яки (347) 218-19-19 Ситуацион үзәге номеры буенча, шулай ук «Минем документларым» КФҮ офисларында бирә ала. Сайлап алу пункты номеры - (347) 248-29-31.
Фото: башинформ