+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Каһарманлык өчен бүләк

Кырмыскалы авылы егете Ринат Ярмөхәммәтов генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләнде.

Каһарманлык өчен бүләк
Каһарманлык өчен бүләк

Мондый югары бүләккә Ринат Марат улы махсус хәрби операция зонасында барган хәрби хәрәкәтләрдә күрсәткән батырлыгы һәм хәрби бурычларын намус белән үтәве өчен лаек булды. Орденны аңа Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Бадранов тапшырды.

Ринат Ярмөхәммәтовка 42 яшь. Хатыны белән ике бала тәрбия­лиләр. Барысы да үз чираты белән бара, гаилә башлыгы эшләп йөри. Ләкин өлешләтә мобилизация игълан ителү белән аның бертуганы махсус хәрби операция зонасына китә. Ярты елдан соң Ринат та үзе өчен мөһим карар кабул итә: узган елның июнендә илебез азатлыгын саклау һәм кирәк булганда туганына ярдәм итәр өчен Оборона министрлыгы белән контракт төзи.
Менә инде бер ел Ринат алгы сызыкта. Водитель һәм янгын сүндерүче һөнәрләренең дә кирәге чыга. Чөнки хәрби хезмәткәр статусын алганчы Ринат төрле предприятиеләрдә водитель, янгын сүндерүче булып эшли, пластик тәрәзәләр кую белән дә шөгыльләнә.
Әле яугир кыска вакытлы ялда, ә тиздән ул янә үзенең хәрби бурычларына әйләнеп кайтачак.
Якташыбызны югары бүләге белән котлыйбыз һәм Җиңү белән әйләнеп кайтуын телибез!

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: