"Әйе, чөнки безнең һәр сугышчы - безнең яклаучы гына түгел, ул безнең районның бер өлеше, безнең өчен үз гомерен корбан итүче якын кеше. Шуңа күрә без аларны күрергә, ишетергә һәм, әлбәттә, булышырга һәрвакыт бик шат.
Бу юлы, «Бабай» үтенече буенча, спонсорлар һәм ваемсыз булмаган гражданнар акчасына без дошман дроннарын күрергә һәм вакытында ышык урынга барып җитәргә ярдәм итүче БПЛА детекторы сатып алдык.
Бу җайланма кемнеңдер гомерен саклап калса, без бик шат булырбыз.
Без «Бабай»га уңышлар һәм тизрәк өйгә кайтуын телибез!" - дигән ул.