+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башкортстан Башлыгы Учалыда соклангыч гаилә белән очрашты

Бүген Учалы районына эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә катнашучы майор Заһир Вәлиев гаиләсенә кунакка килде.  

Башкортстан Башлыгы Учалыда соклангыч гаилә белән очрашты
Башкортстан Башлыгы Учалыда соклангыч гаилә белән очрашты

Бер сугышта разведка батальоны командиры урынбасары Украина хәрби көчләренең терәк пунктына штурм белән җитәкчелек итә. Сугыш барышында ул мина-шартлау ярасы ала, ләкин эвакуацияләнүдән баш тарта һәм хезмәттәшләренә командалар бирүне, шулай ук дрон операторларының эшен төзәтүне дәвам итә.

Нәтиҗәдә, Русия штурмовиклары Украина милләтчеләрен куып чыгара ала. Украина хәрби көчләре БМП, миномет расчетын һәм уннан артык сугышчыны югалта. Исән калганнары техниканы һәм яраланганнарны ташлап качалар.

Заһир Вәлиев Мәскәүдә Бурденко исемендәге хәрби госпитальдә дәвалана, ә хәзер гаиләсе белән әнисе янына кунакка кайткан.
Майорның хатыны Наталья - Сүриядәге хәрби хәрәкәтләрдә һәм махсус хәрби операциядә катнашучы. Алар бер кыз һәм ике ул үстерәләр. Заһир Вәлиев генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләнгән һәм 17 медальгә лаек булган.

Башкортстан Башлыгы хәрби хезмәткәрнең киләчәк планнары белән кызыксынды һәм аңа үз командасында эшләргә тәкъдим итте.

- Барлык авырлыкларга, Заһирның авыр яралануына карамастан, бәхетлерәк гаиләне күрмәдем. Алар өчен мин бик шат. Заһир белән Натальяга минем команданың бер өлеше булырга һәм алга таба бергәләп безнең Башкортстанны үстерергә тәкъдим иттем. Алар әлегә Кораллы Көчләрдә хезмәт итәргә теләүләре турында әйтәләр, - дип яза Радий Хәбиров очрашудан соң социаль челтәрләрдә үз постында. - Аллаһы Тәгалә бу гаиләгә фатыйхасын, көч, хөрмәт бирсен. Һәм алар янында булган ата-аналарга рәхмәт. Андый кешеләр булуы белән горурланам.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: