Бу хакта социаль челтәрләрдә районнар хакимиятләре җитәкчеләре дә язып тора. Мәсәлән, Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Реканс Ямалиевның күптән күптән түгел урнаштырылган посты игътибарга лаек.
"Татарин" позывнойлы яугир 2022 елның октябрендә мобилизацияләнгән иде. Хәзер чираттагы ялга кайтты. Бүген якташыбыз белән очраштык, аның үтенечләре һәм безнең ярдәм кирәк булган мәсьәләләр турында фикер алыштык. Ул без аңа “гумконвой” белән бергә биргән УАЗ өчен рәхмәт белдерде.
Аларга техника бик кирәк. Якташыбыз Луганск Халык Республикасы территориясендәге медицина ротасында хезмәт итә. Яраланганнарны эвакуацияләүне тәэмин итә, аларга беренче ярдәм күрсәтә.
"Алгы сызыкта булганда, үзең турында уйламыйсың. Иң мөһиме - мөмкин кадәр күбрәк гомерне саклап калу", - ди яугир.
Яшь булуына карамастан, бик җитди һәм җаваплы. Күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен II дәрәҗә "Үлем куркынычы янаганнарны коткарган өчен" һәм "Хәрби батырлык өчен" медальләре белән бүләкләнгән.
Чакмагышлыларның намус һәм дәрәҗә белән хезмәт итүе белән горурланабыз. Чын патриотларны, Ватанны саклаучыларны тәрбияләгән өчен ата-аналарга рәхмәт. Аларга җиңү белән тизрәк өйләренә кайтуларын телибез!” – дип язган Реканс Ямалиев.
Фото: "https://vk.com/yamaleev_rf"