+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Батырга да ял кирәк!

Бу әйтем белән килешми булмый - ял иткән батыр яңа көч белән соклангыч хезмәтен дәвам итә. Моны махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан якташларыбыз да исбат итеп тора.  

Батырга да ял кирәк!
Батырга да ял кирәк!

Ялга кайткан яугирләребез турында республикабызның район хакимияте башлыклары да социаль челтәрләрдә даими язып бара. Шунысы сөенечле, батыр ир-егетләребезне туган якларында зурлап, җылы итеп каршы алалар, очрашулар оештыралар, уңышларына, казанышларына сөенәләр, аларның якыннарына ярдәм итеп торалар.

Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуровның социаль челтәрдәге посты шул хакта.

“Якташларыбыз махсус хәрби операция уздыру зонасында хәрби бурычларны намус белән үтәүләрен дәвам итәләр.
Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен тагын бер сугышчыбыз генерал Шәйморатов медале белән бүләкләнде.
Аның белән аралашканнан соң, Ватаныбызның шундый лаеклы ир-егетләре белән без барлык авырлыкларны җиңә алачагыбызны аңлыйм. Һәм җиңү һичшиксез безнең якта булачак!
Сугышчының әти-әнисенә Ватаныбызның чын патриотын лаеклы тәрбияләгәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
Героебыз белән горурланабыз! Уңышлар, көч һәм тизрәк өйгә кайтуын телим!» — дип язган Ришат Әнис улы.

Аның җылы сүзләренә без дә кушылыйк.

Батырга да ял кирәк!
Батырга да ял кирәк!
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: